Сәгыйть Рәмиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
Сәгыйть Рәмиев [[1880 ел]]ның [[24 февраль|24 феврален]]дә (иске стиль белән 12) [[Ырынбур]] төбәгендә Акман авылында туа. Аның гаиләсе бер урында гына тормый, вакыт-вакыт күчеп йөрергә мәҗбүр була. Сәгыйть [[1890 ел|1890]] елдан [[1902 ел|1902]] елга кадәр [[«Хөсәения» мәдрәсәсе|"Хөсәения" мәдрәсәсендә]] белем ала. Ул бу вакытта гарәп, фарсы, төрек телләрен, әдәбият үрнәкләрен нигезле өйрәнгән. Ул "Хөсәения"дә мөгаллим булып кала.
 
Сәгыйть Рәмиев [[1906 ел|1906]] ел башында [[Казан]]га килә. Анда [[Таң йолдызы (гәҗит)|"Таң йолдызы" гәҗитендә]] әдәби хезмәткәр булып эшли башлый. Ә [[19 июнь]]нән аның мөхәррире итеп билгеләнә. Тиздән гәзит ябыла, С.Рәмиев төрмәдә бер ай утырып чыга. Ул "Тавыш" исемле гәзит тә оештырып карый. "Таң йолдызы" дәвамчысы буларак "Таң мәҗмугасы" исемле журнал чыгару эшенә керешә. Реакция чорында күп гәзит-журналлар ябыла. Сәгыйть Рәмиев, бөтенләй эшсез калгач, [[Бәянелхак|"Бәянел-хак" гәзите]] редакциясендә эшли башлый.
[[1910 ел|1910]] елда [[Әстерхан]]га китеп, андагы [[Идел (гәҗит, 1907)|"Идел" гәзитендә]] сәркатип булып эшли башлый. Дөресендә әлеге басманың мөхәррире хезмәтен үти.
 
Сәгыйть Рәмиев [[1914 ел|1914]] елда өйләнә. Гаиләле булып өч ай үткәч, "Идел" гәзитен ябалар һәм Сәгыйть Рәмиевне Әстерханнан сөрәләр. Ул аннан хатынының туган җире [[Уфа]]га китә. Монда [[Рус теле|рус телендә]] чыгучы "Авыл көнкүреше журналы"на эшкә урнаша – аны татарча тәрҗемәсен чыгара.
 
[[Гражданнар сугышы]] башлангач, [[Уфа]]дан [[Урал]] өязенең Ваһапов поселогына китәргә мәҗбүр була. Анда ревком сәркатибе итеп билгеләнә. Магнитка станциясендә мәгариф эшләренә җитәкчелек итә. [[Верхнеурал]] шәһәрендә [[Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|партия]] комитетының мөселманнар секциясендә хезмәт итә, [[Чиләбе]]дә чыгучы [[Кызыл Урал (гәҗит)|"Кызыл Урал" гәзитендә]] дә эшләп ала ([[1921 ел|1921]]-[[1922 ел|1922]]), андагы педагогия техникумында татар әдәбиятын укыта. Уфага кайткач ([[1922 ел|1922]] ел ахыры), Җир эшләре халык комиссариатында нәшрият эшләре җитәкчесе була. Ләкин сәламәтлеге начарая башлый һәм ул [[1926 ел|1926]] елның [[17 март]]ында үпкә авыруыннан үлә.
 
== Шулай ук карагыз ==