Свердловск татар театры: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 14:
* [[1922 ел]]ның [[17 гыйнвар]]ында театр исеме '''«Мәдәният учагы» мөселман пролетар театры труппасы''' итеп үзгәртелә. Шейнкман урамы, 8 йорт адресы буенча урнаша.
* [[1931 ел]]да ВКП (б)ның [[Урал өлкәсе|Урал өлкә]] комитеты карары белән [[Троицк татар театры|Троицк театры]] Урта һәм Көньяк [[Урал]] үзәге [[Свердлау]]га күчерелә. Исеме '''«Урал өлкә татар-башкорт күчмә эшче театры»''' ({{lang-ru|Передвижной татаро-башкирский рабочий театр Уральской области}}) итеп үзгәртелә. [[1932 ел]]ның 15 июлендә ВКП (б) [[Урал өлкәсе|Урал өлкә]] комитеты карары белән театрга рәсми статус бирелә. Театрда 25 кеше штатта тора (14 актер, 10 актриса, 4 музыкант, 7 хезмәт күрсәтүче).
* Театрның гастрольләр маршруты [[Чиләбе]], [[Магниттау]], [[Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Троицк]], [[Азбис]], [[Шумиха (шәһәр)|Шумиха]], Берды ([[Ырынбур]]), [[Мияс]], Ялан-Катай, [[Түбән Тагил]], [[Чусавай]], [[Пирем]], [[Сарапул]], [[Кызылъяр (Свердлау өлкәсе)|Кызылъяр]], [[Зылатаус]], [[Березники]], [[Киҗел]], [[Губаха]], [[Саликам]], [[Воткинск]] шәһәрләре, урман хуҗалыклары, яңа төзелешләр аша үтә.
 
== Ябылу ==
* [[1932 ел]]ның 13 октябренда [[Социализм юлы (гәҗит)|«''Социализм юлы''» газетасында]] театрның мөшкел хәле турында мәкалә басыла. Күчмә тормыш михнәтләре, хезмәт хакын вакытында түләмәү, авырулар сәбәпле артистлар кайсы кая таралып бетә. [[Казан]]га [[Татар дәүләт академия театры]]на һәм [[Әстерхан]] дәүләт татар драма театры|Әстерхан татар театрына]] кадрлар белән ярдәм итүне сорап язган үтенечләр җавапсыз кала.
* [[1933 ел]]ның ахырында Урал татар эшче театры ябыла.
* [[1937 ел]]да [[Свердлау өлкәсе|Свердлау өлкә]] башкарма комитетының татар театрына бина табу, 30 кешелек штат тоту өчен акча бүлеп бирү турындагы карары үтәлми.