Маврикий: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Eniisi Lisika (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Eniisi Lisika (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 34:
|Халык тыгызлыгы=635,19
}}
'''Маври́кий''' ([[Инглиз теле|ингл.]] ''Mauritius'', [[Француз теле|фр.]] ''Maurice'') [[Африка]] кыйтгасына кергән [[утрау-дәүләт]].
 
Илнең составына Маврикий утравы, Родригес утравы (көнчыгышка 560 км) һәм тышкы утраулар (Агалега, Сент Брендон һәм ике бәхәсле территория) керә. Маврикий һәм Родригес (көньяк-көнчыгышка 172 км) француз диңгез арты территориясе якындагы Реюньон белән бергә Маскарен утрауларның өлешен тәшкил итә. Илнең мәйданы 2040 квадрат км. Илнең башкаласы һәм иң зур шәһәре — Порт-Луи.
Юл номеры - 61:
1507-нче елда Португалия диңгезчеләре кеше яшәмәгән утрауга килгәннәр һәм килеп тора торган базага нигез салганнар. [[Португалия]] сәяхәтчесе Диого Фернандес Перейра Маврикийда төшкән беренче европалы булган. Ул утрауны "Сирне утравы" дип атаган. Португалиялеләр озак тормаганнар, чөнки алар утраулар белән кызыксынмаганнар.
 
=== Голландия Маврикие (1638–17101638—1710) ===
1598-енче елда Адмирал Вибранд Ван Варвик җитәкчелеге астында эскадра Гранд Портта җиргә төшкән һәм утрауны илнең хакиме хөрмәтенә, Принц Морис ван Нассау хөрмәтенә "Маврикий" дип атаганнар. Голландиялеләр утрауда 1638-енче елда кечкенә колониягә нигез салганнар, анда алар эбонит агачларын эксплуатацияләгәннәр һәм шикәр камышы керткәннәр, шулай ук йорт хайваннарын һәм боланнарны керткәннәр. Голландия сәяхәтчесе [[Абель Тасман]] моннан [[Австралия]]нең көнбатыш өлешен ачу өчен чыккан. Беренче Голландия колониясе егерме ел дәвамында сакланып калган. Моннан соң берничә мәртәбә эшләп караганнар ләкин колонияләр беркайчан да дивидендлар китерерлек кадәр җитештермәгәннәр һәм бу Голландиялеләрнең Маврикийны 1710-ынчы елда ташлап китүенә китергән.
 
=== Франция Маврикие (1715–18101715—1810) ===
Күрше Иль Бурбон (хәзер [[Реюньон]]) утравын контрольдә тоткан Франция Маврикий өстеннән 1715 елда контроль алган һәм аның исемен Иль де Франска үзгәрткән. 1735 елда француз губернаторы Бертран-Франсуа Махе де ля Бурдонненың килүе шикәр камышы җитештерүендә нигезләнгән икътисад үсеше белән туры килгән. Махе де ля Бурдонне диңгез базасы һәм кораб төзү үзәге буларак Порт Луига нигез салган.
 
Юл номеры - 73:
Шарль Матье Исидор Декэн Франция Инкыйлаб Сугышларында уңышлы генерал булган һәм кайбер яклардан [[Наполеон I Бонапарт|Наполеон I]] нең көндәше булган. Ул Иль де Франс һәм Реюньонның губернаторы буларак 1803 елдан 1810 елга кадәр хакимлек иткән. Британия диңгез картографы һәм ачучы Мэтью Флиндерс утрауда Генерал Декэн тарафыннан арестланган һәм тоткарланган булган, бу Наполеон әмеренең бозуы булган. Наполеон сугышлары вакытында, Маврикий француз корсарларының базасына әйләнгән, аннан француз корсарлары Британия сәүдә корабларына уңышлы рейдлар оештырганнар. Рейдлар 1810 елга кадәр дәвам иткән, ул вакытта Король Диңгез экспедияциясе оештырылган, ул инглиз-ирландия аксөяге коммандор Джозиас Роули җитәкчелегндә булган, һәм утрауны басып алырга җибәрелгән. Бу сугышлар вакытында бердәнбер Франция диңгез җиңүе булган Гранд Порт бәрелешендә җиңүгә карамастан, французлар өч ай узгач, Британиялеләрнең Малёрё Борынында төшүләрен кире кага алмаганнар. Алар рәсми рәвештә утрауга бәреп керүнең бишенче көнендә, 1810 елның 3 декабренда җир һәм милек саклап калуы һәм француз теле куллануы һәм Франция канунының җиңаять һәм граждан эшләрендә куллануы шатларында биргәннәр. Британия хакимияте астында утрауның исеме Маврикийга үзгәртелгән.
 
=== Британия Маврикие (1810–19681810—1968) ===
[[Файл:Mauritius1869.gif|мини| Маврикийның колония чагындагы байрагы (''иске дизайн, [[1869]]—[[1906 ел]]лар'')|270x270px]]
Сэр Роберт Фаркуһар губернатор булу белән башланган Британия хакимияте тиз иҗтимагый һәм икътисадый үзгәрүләргә китергән. Шулай да, ул Ратситатане эпизоды белән тап төшерелгән булган. Ратситатане, Мадагаскар Короле Радаманың энесе, Маврикийга сәяси тоткын буларак китерелгән булган. Ул төрмәдән качу бәхетенә юлыккан һәм утраудагы барлык колларны азат итү өчен фетнә күтәргән. Ләкин ул үзенең якыннарының берсе тарафыннан хыянәт ителгән һәм Британия гаскәрләре тарафыннан тотылган һәм үлем җәзасына хаким ителгән булган. Плэн Вертеда 1822-нче елның апреленда аның башы киселә һәм аның башы колларның киләчәктә күтәрелүләрне кисәтү өчен күрсәтелгән булган.