Марс (планета): юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
PhilipTerryGraham (бәхәс | кертем)
Eniisi Lisika (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 71:
* '''[[Амазоннар дәвере]]''' (исемен [[Амазоннар тигезлеге]]ннән ала ({{lang-lat|Amazonis Planitia}})): 2,9-3,3 миллиард ел моннан әүвәлдән алып бүгенге көнгә кадәр. Бу дәвердә формалашкан регионнарның [[метеорит бәрелү кратеры|метеорит бәрелү кратерлары]] аз, әмма башка яктан алар төрле-төрле, бер-берсенә охшамаганнар. [[Олимп тавы (Марс)|Олимп тавы]] бу дәвердә формалашкан. Планетаның калган өлешләрендә лава ташкыннары җәелгән булган.
 
Марста әле дә геологик активлыклар бара. [[Athabasca Valles|''Athabasca Valles'']]&nbsp;— якынча 200 миллион ел элек хасил булган лава ташкыннары булган җир. [[Cerberus Fossae|''Cerberus Fossae'']] атлы [[грабен]]нардагы су агымнары 20 миллион элек пәйда булганнар, һәм шул ук замандагы вулкан интрузияләренә (магманың җир кабыгына тулуы) ишарә итәләр<ref name=ag44_4 />. 2008 нче елның 19 нчы февралендә ''[[Mars Reconnaissance орбитеры]]ннан'' килгән сүрәтләр 700 метрлы кыядан төшкән таш ташкыны өчен дәлилләр күрсәтте<ref name=dc080304 />.
 
=== Туфрагы ===
Юл номеры - 85:
{{Төп мәкалә|Марста су}}
 
Атмосфера басымының түбән булуы сәбәпле&nbsp;— Җирдәге атмосфера басымының 1 процентыннан да кимрәк<ref name="nasa.gov"/>&nbsp;— иң тирән иңкүлекләрдәге кыска вакытлардан кала, Марс өстендә су сыек килеш тора алмый<ref name="h" /><ref name=jgr110 />. Котып боз бүрекләренең икесе дә башлыча судан торырга охшаган<ref name="kostama" /><ref name=sci299 />. Көньяк боз бүрегендәге су бозлары эресә, хасил булган су планетаның бар мәйданын 11 м тирәнлегендәге "юрган" белән капларга җитәр иде<ref name=nasa070315 />. [[Мәңгелек туң]] котыптан алып якынча 60° [[киңлек]]кә кадәр җәелә<ref name="kostama" />. Марсның калын [[криосфера]]сында бик зур күләмдә [[Кояш системасының җирсыман планеталарында су|боз хәлендәге су]] саклана дип уйланыла. [[Марс Экспресс]]тан һәм [[Mars Reconnaissance орбитеры|''Mars Reconnaissance'' орбитеры]]ннан килгән радар мәгълүматы ике котыпта да (2005 нче елның июле)<ref name="specials1" /><ref name=bbc040124 /> һәм урта киңлекләрдә дә (2008 нче елның ноябре)<ref name="jsg.utexas.edu" /> зур күләмдә су бозы булуын күрсәтте. ''Феникс'' лэндеры исә 2008 нче елның 31 нче июлендә Марс туфрагында табылган су бозы үрнәкләрен китерде<ref name="spacecraft1" />.
 
[[Файл:Nasa mars opportunity rock water 150 eng 02mar04.jpg|thumb|left|«[[Оппортьюнити (ровер)|Оппортьюнити]]» марсгизәре төшергән [[фотомикрограф]]та соры төстәге [[гематит]] [[конкреция]]сен (тимер оксиды) күреп була. Формасы караҗиләккә охшаган булгач, әлеге табылдыкны "караҗиләк" дип тә атыйлар. Әлеге матдә табылу элек планетада сыек хәлдәге су булганына ишарә итә (ул минерал хасил булсын өчен сыек су булуы кирәк).]]
 
Хәзергесе көнне Марс өслегендә күренгән [[геоморфология|шәкелләр-формалар]] заманында планета өслегендә сыек су булган дип уйларга мәҗбүр итә якынча 25 урында планета өслеге гаять зур ерганаклар белән яргаланган ([[ташып чыгу ерганаклары]] дип аталалар). Бу ерганаклар җир астындагы куышлардан ташып чыккан суның җирне эрозияләве, ягъни ашавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйланыла, әмма кайберләре сыек су ташкыннары түгел, ә бозлык шуып төшү яисә лава ташкыннары аркасында барлыкка килгән, дип тә фаразлана<ref name=Kerr2005 /><ref name=Jaeger2007 />. Ул ерганакларның иң зурларының берсе ''[[Маадим үзәне]]'' исемлесе ({{lang-lat|Ma'adim Vallis}}) 700 километр озынлыгында һәм 20 километр киңлеге һәм урыны белән 2 километр тирәнлеге белән Җирдәге [[Бөек каньон]]нан күпкә зуррак. Ул ерганак Марсның бик борынгы тарихында аккан сулар тарафыннан казылган дип уйланыла<ref name=lucchita_rosanova />. Галимнәр бу ерганакларның иң яшьләре моннан “нибары” берничә миллион ел әүвәл формалашкан дигән фикердә<ref name=nature434 />. Башка җирләрдә, аерым алганда Марс өслегенең иң борынгы өлкәләрендә, ландшафтның байтак өлешендә кечерәк, бер-берсе белән тоташкан һәм бер [[үзән челтәрләре (Марс)|челтәр]] хасил итүче үзәннәр җәелгән. Үзәннәрнең сыйфатлары һәм таралышы ул үзәннәр Марсның иртә тарихында явым-төшем нәтиҗәсендә хасил булган су агымнары тарафыннан уелганлыгы хакында сөйли. Кайбер үзән челтәрләрен барлыкка китерүдә җирасты су агымнары һәм [[грунт сулары]]ның туфракны юуы ярдәмче роль уйнаган булырга мөмкин, әмма шулай да явым-төшемнәр барлык очракларда да диярлек төп сәбәп булган шикелле<ref name=CraddockHoward2002 />.
 
Марста шулай ук Җирдәге [[ерым]]нарга охшаш меңләрчә үзенчәлекләр бар. Ул ерымнар күбрәк көньяк ярымшардагы калкулыкларда урнашкан һәм [[экватор]]га карыйлар; күпчелеге 30° һәм аннан да югарырак киңлекләрдә урнашкан. Берничә галим фикеренчә, ул ерымнарның формалашу процессы сыек су белән бәйле (бик ихтимал, боз эрүеннән хасил булган су беләндер)<ref name=sci288 /><ref name=nasa061206 />, әмма башкалары углерод диоксиды бозлары яисә коры тузан хәрәкәте белән бәйле формалашу механизмнарын яклый<ref name=bbc061206 /><ref name=nasa061206b />. Өлешчә ишелгән ерымнар һәм ерымнарга метеорит бәрелү эзләре күзәтелми, ягъни болар барысы да яңа формалашкан үзенчәлекләр, ихтимал формалашулары әле дә бер актив процесс булган үзенчәлекләрдер<ref name=nasa061206 />. [[Елга дельтасы|Елга дельталары]] һәм [[аллювиаль конус]]лар кебек кратерларда сакланган башка геологик үзенчәлекләр иртә Марс тарихындагы бәгъзе инвервал йә интервалларда планетада җылырак һәм дымлырак һава шартлары булганына тагын бер дәлил<ref name=Lewis2006 />. Андый һава шартлары булсын өчен, планета өслегенең гаять зур өлешендә күп санда [[кратер күлләре]] булуы кирәк; ул күлләр өчен дә аерым [[минералогия|минералогик]], [[седиментология|седиментологик]] һәм [[геоморфология|геоморфологик]] дәлилләр бар<ref name=Matsubara2011 />.
Юл номеры - 95:
Заманында Марс өслегендә сыек су булганына өстәмә дәлил — планетада [[гематит]] һәм [[гетит]] кебек су булганда гына формалашучы минераллар табылуы<ref name=nasa040303 />. 2004 елда ''Оппортьюнити'' аппараты [[ярозит]] исемле тагын бер минерал таба. Ул минерал әчеле су булганда гына хасил була, бу да элек Марста сыек су булын аңлата<ref name=nasa101001 />. Сыек су өчен яңа дәлилләр 2011 елның декабрендә НАСА'ның шул ук Оппортьюнити роверы тарафыннан планета өслегендә [[гипс]] минералы табылудан килә<ref name="nasa" /><ref name="nationalgeographic" />. Марсның өске мантиясендә кимендә Җир мантиясендәге хәтле су бар дип уйланыла, төгәлрәк әйткәндә миллион кисәкчәгә 50-300 кисәкчә күләмендә. Моның кадәр су белән бөтен планетаны 200-1000 метр тирәнлегендәге су белән каплап булыр иде. Ул су [[гидроксид ионы|гидроксид ионнары]] формасында Марстагы минераллар эчендә саклана<ref name="nationalgeographic1" />.
 
2013 нче елның 18 нче мартында [[НАСА]] [[минералның гидратлашуы|минералларның гидратлашу]] процессы хакында [[Curiosity (ровер)|''Кьюриосити'' роверындагы]] кораллар ярдәмендә табылган мәгълүмат бирде (гидратлашу процессы — минералларның кристал структурасына суның өстәлүеннән гыйбарәт бер процесс). Аерым алганда, [[Тинтина (таш)|"''Tintina''"]], [[Марстагы ташлар исемлеге#Curiosity|"''Sutton Inlier''"]], [[Марстагы ташлар исемлеге#Curiosity|"''Knorr''"]] һәм [[Марстагы ташлар исемлеге#Curiosity|"Wernicke"]] дип исемләнгән таш кисәкләре эчендә гидратлашу эзләре, бик ихтимал гидратлашкан [[кальций сульфаты]] табыла<ref name="NASA-20130318">{{cite web |last1=Webster |first1=Guy |last2=Brown |first2=Dwayne |title=Curiosity Mars Rover Sees Trend In Water Presence |url=http://mars.jpl.nasa.gov/msl/news/whatsnew/index.cfm?FuseAction=ShowNews&NewsID=1446 |date=March 18, 2013 |work=[[NASA]] |accessdate=March 20, 2013}}</ref><ref name="BBC-20130319">{{cite web |last=Rincon |first=Paul |title=Curiosity breaks rock to reveal dazzling white interior |url=http://www.bbc.co.uk/news/science-environment-21340279 |date=March 19, 2013 |publisher=BBC |accessdate=March 19, 2013}}</ref><ref name="MSN-20130120">{{cite web |author=Staff |title=Red planet coughs up a white rock, and scientists freak out |url=http://now.msn.com/white-mars-rock-called-tintina-found-by-curiosity-rover |archiveurl=https://web.archive.org/web/20130323164757/http://now.msn.com/white-mars-rock-called-tintina-found-by-curiosity-rover |archivedate=March 23, 2013 |date=March 20, 2013 |work=[[MSN]] |accessdate=March 20, 2013}}</ref>. Ровердагы [[Curiosity (ровер)#Нейтроннарның Динамик Альбедосы (НДА)|нейтроннарның динамик альбедосы (НДА) коралы]] ярдәмендә башкарылган анализ ровер ''[[Брэдбери Лендинг]]'' дигән җирдән ''[[Гленелг (Марс)|Гленелг]]'' дигән җирнең ''Йелоунайф бэй'' исемле өлкәсенә күчкәндә җир астында, 60 сантиметр тирәнлектә, җир асты сулары булуын ачыклады<ref name="NASA-20130318" />. 2015 нче елның 28 нче сентябрендә НАСА, кайбер тау битләренең караңгырак буй-буй сырлар булып күренгән өлешләрен [[спектрометр]] ярдәмендә анализлауга нигезләнеп, ул тау битләрендә [[тозлы су]] агынтылары табылуы турында хәбәр итә<ref>{{cite web |url=https://www.youtube.com/watch?v=bDv4FRHI3J8&ab_channel=NASA.govVideo |title=NASA News Conference: Evidence of Liquid Water on Today’s Mars |date=September 28, 2015 |accessdate=September 28, 2015 |website= |publisher=NASA }}</ref><ref>{{cite web |title=NASA Confirms Evidence That Liquid Water Flows on Today’s Mars |url=http://www.nasa.gov/press-release/nasa-confirms-evidence-that-liquid-water-flows-on-today-s-mars |publisher=NASA |accessdate=September 28, 2015}}</ref><ref name='Ojhaetal2015'>{{cite journal |last=Ojha |first=L. |last2=Wilhelm |first2=M. B. |last3=Murchie |first3=S. L. |last4=McEwen |first4=A. S. |last5=Wray |first5=J. J. |last6=Hanley |first6=J. |last7=Massé |first7=M. |last8=Chojnacki |first8=M. |date=2015 |title=Spectral evidence for hydrated salts in recurring slope lineae on Mars |journal=Nature Geoscience |doi=10.1038/ngeo2546|bibcode = 2015NatGe...8..829O |volume=8 |pages=829–832}}</ref>. Әлеге күзәтүләр әйтеп үтелгән буй-буй сырларның хасил булу сәбәбен җир астында, бик сайда агучы су агымнарында күргән гипотезаның дөрес икәнен аңлата. Андый гипотеза буй-буй сырларның барлыкка килү вакыты җылы айлар һәм үсеш тизлегенә нигезләнеп туган була<ref name=SeasonalFlows>{{cite journal |last1=McEwen |first1=Alfred |last2=Lujendra |first2=Ojha |last3=Dundas |first3=Colin |last4=Mattson |first4=Sarah |last5=Bryne |first5=S |last6=Wray |first6=J |last7=Cull |first7=Selby |last8=Murchie |first8=Scott |last9=Thomas |first9=Nicholas|last10=Gulick|first10=Virginia |title=Seasonal Flows On Warm Martian Slopes. |journal=Science |date=August 5, 2011 |volume=333 |issue=6043 |pages=743–743 |doi=10.1126/science.1204816 |pmid=21817049 |url=https://sciencescape.org/paper/21817049 |accessdate=September 28, 2015|bibcode = 2011Sci...333..740M }}</ref>. Ул буй-буй сырлар эчендә гидратлашкан тозлар кристалларында су молекулалары булган перхлоратлар бар<ref>{{cite web |title=NASA Finds 'Definitive' Liquid Water on Mars |url=http://news.nationalgeographic.com/2015/09/150928-mars-liquid-water-confirmed-surface-streaks-space-astronomy/ |website=National Geographic News |accessdate=September 29, 2015 |first=Nadia |last=Drake |first2=National Geographic PUBLISHED September |last2=28}}</ref> Марста җәй һәм температура -23 Цельсий градусыннан югарырак булганда, ул сырлар тауга түбән юнәлештә үсәләр (җир астыннан су агу аркасында), салкынрак һава булганда исә үсүдән туктыйлар<ref>{{cite web |title=Water Flows on Mars Today, NASA Announces |url=http://www.scientificamerican.com/article/water-flows-on-mars-today-nasa-announces/ |accessdate=September 29, 2015 |first=Clara |last=Moskowitz}}</ref>.
 
Марсның төньягындагы уйсулыкларда элек берничә йөз метр тирән океан булган дип уйлаучы галимнәр бар, әмма бу фикер каршылыклы фикер булып кала бирә<ref name=Head1999 />. 2015 елның март аенда ул фаразланган океанның Җирдәге [[Төньяк Боз океаны]] зурлыгында булган булуы мөмкин дигән фикер әйтелә. Бу фикер хәзерге Марс атмосферасындагы суның [[дейтерий]]га чагыштырмасның шул ук матдәләрнең Җирдәге чагыштырмасы белән чагыштыруга нигезләнгән. Марста Җиргә караганда сигез тапкыр күбрәк дейтерий бар, бу элек Марста су күпкә күбрәк булганы хакында сөйли. ''Curiosity'' роверыннан алынган нәтиҗәләр [[Гейл кратеры]]нда дейтерийның өлеше югары булуын ачыклады, әмма шулай да ул кратерда элек океан булган икән дип әйтерлек дәрәҗәдә югары түгел. Башка галимнәр исә бу нәтиҗәләр расланмаган икәнен искәртә, һәм Марс планетасының климат модельләре элек планета сыек сулы сулыклар сакларлык дәрәҗәдә җылы булганын күрсәтмәделәр икәне хакында яза<ref name="NYT-20150305">{{cite news |url=https://www.nytimes.com/2015/03/06/science/mars-had-an-ocean-scientists-say-pointing-to-new-data.html |title=Mars Had an Ocean, Scientists Say, Pointing to New Data |work=[[The New York Times]] |last=Kaufman |first=Marc |date=March 5, 2015 |accessdate=March 5, 2015}}</ref>.
Юл номеры - 113:
Марсның ике даими котып боз бүреге бар. Котыпта кыш булганда, ул котып, планета өслеген суытып һәм атмосфераның 25-30 процентын тәшкил иткән [[углерод диоксиды]]ның (CO<sub>2</sub>) [[коры боз]] кисәкләренә [[десублимация]]сенә, ягъни газ халәтеннән каты халәткә күчүенә сәбәпче булып, тоташ караңгылыкта ята<ref name=icarus169 />. Котыпларга янәдән кояш нурлары ирешкәч, ул коры бозлар кире газ халәтенә күчәләр, ягъни [[сублимация]]ләнәр. Бу процесс котыплар тирәсендә сәгатенә 400 км тизлек белән исүче җилләр барлыкка килүгә китерә. Ул сезонлы җилләр исә зур микъдарда тузан һәм бу, ягъни су парларын хәрәкәткә китерәләр һәм Җирдәге кебек бәс һәм [[каурыйсыман болыт]]лар хасил булуына сәбәпче булалар. 2004 нче елда ''[[Opportunity роверы]]'' шундый су-боз болытларын рәсемгә төшереп алган иде<ref name="clouds" />.
 
Ике котыптагы бүрекләр дә башлыча (70%) боз хәлендәге судан тора. Төньяк ярымшарда, ул ярымшарда кыш булганда, туңган углерод диоксиды якынча 1 метр калынлыгындагы чагыштырмача юка бер катлам булып җыела, көньяк котыпның исә якынча 8 метр калынлыгындагы даими бер коры боз (CO<sub>2</sub> бозы дип аңларга кирәк) катламы бар. Ул көньяк котыпның даими боз катламында сай, тигез төпле, күбрәк түгәрәк, швейцар пәйнир-сырындагы тишекләрне хәтерләтүче бихисап чокырлар күренә. Ул чокырларның һәр ел саен берничә метрга киңәюе күзәтелә; бу факт көньяк котып өстендәге CO<sub>2</sub> катламының вакыт кичкән саен кимүен аңлата<ref name="malin2001">{{cite journal |author1=Malin, M.C. |author2=Caplinger, M.A. |author3=Davis, S.D. |date=2001 |title=Observational evidence for an active surface reservoir of solid carbon dioxide on Mars |journal=Science |volume=294 |pages=2146–8 |doi=10.1126/science.1066416 |url=http://www.mars.asu.edu/christensen/advancedmarsclass/malin_co2_science.pdf |bibcode=2001Sci...294.2146M |issue=5549 |pmid=11768358}}</ref>. Планетаның төньяк ярымшарында җәй булганда төньяк котып боз бүрегенең диаметры якынча 1000 километр була<ref name=mira /> һәм ул боз бүреге якынча 1,6 миллион км<sup>3</sup> боз саклый. Әгәр дә ул боз бүрек өстендә тигез булып җәелсә, аның калынлыгы 2 километр булыр иде<ref name="brown" />. (Чагыштыру өчен: [[Гренландия боз калканы]]ндагы боз күләме 2,85 куб километрга тигез.) Көньяк котып бүрегенең исә диаметры 350 километр һәм калынлыгы 2 километр<ref name="phillips" />. Көньяк котып бүрегендәге бозның һәм янәшә яткан тупланмаларның гомуми күләме 1,6 миллион куб километр дип бәяләнә<ref name=sci315 />. Котып бүрекләренең икесендә дә спираль [[трог]]лар (U хәрефе яки тагарак формасындагы профильле үзәннәр) бар. Боз эченә үтеп керә алучы ''[[SHARAD]]'' исемле радар ярдәмендә башкарылган анализ ул трогларның [[Кориолис көче]] нәтиҗәсендә исүче [[катабатик җил]] эше булуын күрсәтте<ref name="Onset and migration of spiral troughs on Mars revealed by orbital radar" /><ref name="Mystery Spirals on Mars Finally Explained" />.
 
Көньяк котып боз бүрегенә якын өлкәләрнең сезонлы туңуы җир өстендә 1 метр калынлыгындагы үтә күренмәле коры боз плитәләре хасил булуга сәбәп була. Яз килү белән, кояш нурлары ул боз астындагы җирне җылыта, һәм плитә астында сублимацияләнүче CO<sub>2</sub> газының басымы арта, нәтиҗәдә ул плитә башта кабара, һәм ахырда сына. Бу вакыйга кара базальт комы яки тузан белән буталган CO<sub>2</sub> газының боздан [[Марс гейзеры|гейзер кебек]] бәреп чыгуына китерә. Бу процесс тиз уза һәм берничә көн, атна я ай аралыгында күзәтелә. Плитәнең астыннан гейзер бәреп чыккан җиргә китүче газ боз астында үрмәкүч пәрәвезенә охшаган радиаль каналлар хасил итә. Бу процесс бер тишектән бәреп чыккан су агынтылары тарафыннан формалашкан эрозия процессының кире эквиваленты булып тора<ref name=2006-100 /><ref name=Kieffer2000 /><ref name=Portyankina /><ref name=Hugh2006 />.
Юл номеры - 123:
[[File:PIA11176 - A Recent Cluster of Impacts.jpg|thumb|Бу Марстагы яңа бәрмә кратерлар 2008 белән 2014 нче еллар арасында хасил булган. Орбитадагы иярченнән төшерелгән рәсем]]
 
Беренче чиратта [[Ай]] картасын төзүчеләр буларак билгеле булсалар да, [[Йоһанн Һайнрих Мәдлер]] һәм [[Вилһелм Беер]] беренче "ареограф" булалар һәм Айга кагылышлы гына түгел, Марска кагылышлы хариталар да төзиләр. Эшләрен алар Марс өслегендә күренгән күпчелек үзенчәлекләрнең үзгәрмәс булуын ачыклаудан һәм планетаның әйләнү периодын төгәлрәк билгеләүдән башлый. 1840 нчы елда Мәдлер унъеллык күзәтүләрне берләштерә һәм Марсның беренче харитасын төзи. Харитадагы өлкәләргә исемнәр бирү урынына, Беер һәм Мәдлер аларны хәрефләр белән генә билгелиләр; әйтик, Меридиан култыгы (''Sinus Meridiani'') "''a''" хәрефен ала<ref name=sheehan_ch04 />.
 
Хәзерге заманда Марстагы үзенчәлекләргә бирелүче исемнәр төрле чыганаклардан алына. [[Марста классик альбедо үзенчәлекләре|Альбедо үзенчәлекләренең]] исемнәре классик мифологиядән килә. 60 чакрымнан зуррак булган кратерлар мәрһүм галим, язучы һәм Марсны өйрәнүгә өлеш керткән башка шәхесләр исемен йөртә. 60 километрдан кечерәк кратерлар исә халык саны 100 меңнән азрак булган шәһәр һәм авыл исемнәре белән атала. Зур үзәннәр төрле телләрдәге "Марс" һәм "йолдыз" сүзләре белән исемләнә; кечкенә үзәннәргә Җирдәге елга исемнәре бирелә<ref name="usgs" />.
 
Зур [[альбедо]] үзенчәлекләренең шактыеның беренчел исемнәре шул килеш кала бирә, әмма еш кына ул исемнәр үзенчәлекләрнең табигате хакында яңа ачылган мәгълүматны чагылдыручы исемнәр белән алыштырыла. Мәсәлән, ''Nix Olympica'' (Олимп карлары) хәзер ''Olympus Mons'' (Олимп тавы) дип атала<ref name=viking_1950_2000 />. Марсның өслеге, Җирдән караганда төрле альбедолы булуына күрә, ике төрле өлкәгә бүленә. Тузан һәм кызыл тимер оксидларына бай ком белән капланган ачыграк төстәге өлкәләр элек Марс "кыйтгалары" дип саналганнар һәм [[Arabia Terra]] (Гарәпстан җире) һәм [[Amozonis Planitia]] (Амазоннар үзәнлеге) кебек исемнәр алганнар. Марс өслегендәге караңгы өлкәләр элек диңгез дип исәпләнгәннәр, шул сәбәпле алар ''[[Mare Erythraeum]]'' (латинча ''Эритрея диңгезе''), ''[[Mare Sirenum]]'' (латинча ''[[Сирена]]лар диңгезе'') һәм ''[[Aurorae Sinus]]'' (латинча ''Аврора (таң) култыгы'') дип исемләнгән. Җирдән күренгән иң караңгы үзенчәлек [[Зур Сирт]] платосы ({{lang-lat|Syrtis Major Planum}})<ref name=seds_huygens />. Даими төньяк котып боз бүреге [[Planum Boreum]] дип, көньяк боз бүреге исә [[Planum Australe|''Planum Australe'']] дип атала.
 
Марсның экваторы аның әйләнүенә күрә билгеләнә, әмма аның [[Нуленче меридианы]], Җирдә [[Гринвич]] сайланган кебек, очраклы бер нокта сайлап билгеләнә. Мәдлер һәм Беер 1830 нчы елда үзләре төзегән Марсның беренче хариталарында шундый бер сызык сайлыйлар. [[Маринер 9]] космик корабы 1972 нче елда Марсның күпсанлы сурәтләрен кайтаргач, [[Sinus Meridiani]]'да ("Урта култык" я дә "Меридиан култыгы") урнашкан кечкенә бер кратер (соңрак [[Эйри-0]] кратеры дип атала), Мәдлер һәм Беер сайлаган оригиналь нуленче меридиан белән тәңгәл килсен өчен, 0,0° озынлык билгеләмәсе итеп сайлана<ref name=archinal_caplinger />.
 
Марсның океаны булмаганлыктан (бу сәбәпле аның "[[диңгез өсте тигезлеге]]" дә юк), чагыштыру өчен 0 биеклегендә диелгән бер урын сайларга кирәк була; бу урын Җирдәге [[геоид]]ка охшаш рәвештә – Марсның ''ареоиды'' дип атала<ref name=NASAMola2007 /> (Җир грекча "Гео" булса, Марс исә "Арес" дип атала). Нуль биеклеге дип атмосфера басымы 610,5 Паскаль (6,105 миллибар) булган биеклек билгеләнгән<ref name=pers66 />. Бу басым суның [[өчлек ноктасына]] туры килә, һәм Җирдәге диңгез өсте тигезлегендә булган басымның якынча 0,6 процентына тигез (0,006 атмосфер)<ref name=lunine99 />. Гамәлдә хәзер бу биеклек иярченнәрдән килгән гравитация көченең үлчәмнәреннән чыгып билгеләнә.
 
==== Дүртпочмакларының харитасы ====
Юл номеры - 167:
==== Мәгарәләр ====
 
NASA'ның [[2001 Mars Odyssey|Марс Одиссей]] орбитерындагы [[термаль эмиссияне рәсемгә алу системасы]] (THEMIS) төшергән рәсемнәр [[Arsia Mons|Арсиа тавы]] исемле янар тау сыртларында җиде мәгарә авызы бар икәнен күрсәтте<ref name=cushing_titus_wynn07 />. Ул мәгарәләргә аларны ачучыларның хатыннары исемнәре бирелгән, һәм алар барысы бергә "җиде сеңел" исеме астында билгеле<ref name=nau070328 />. Мәгарә авызлары 100 метрдан алып 252 метрга кадәр киң, тирәнлекләре исә кимендә 73-96 метр дип уйланыла. Яктылык күпчелек мәгарәләрнең төбенә кадәр җитмәгәч, тәгаен әйтеп булмый – аларның тирәнлекләре алдагы җөмләдә китерелгән кыйммәтләрдән зуррак булуы һәм мәгарәләрнең җир астында киңәюләре дә бар. Бу мөмкинлек мәгарәләрнең "Дина" исемлесенә генә кагылмый аның төбе күренә һәм тирәнлеге 130 метр икәне төгәл билгеле. Бу мәгарәләрнең эче микрометеоритлардан, ультрафиолет радиациядән, [[кояштагы кабыну]]лардан һәм планета өслеген бомбалаучы югары энергияле кисәкчекләрдән сакланган булырга мөмкин — башкача әйткәндә, шушы җиде мәгарә эче Марста тереклекнең гади формалары яши алырлык бердәнбер урын булырга мөмкин<ref name=bbc070317 />.
 
=== Атмосферасы ===
Юл номеры - 173:
[[File:Mars atmosphere 2.jpg|thumb|upright|Марсның сирәк атмосферасы, офыкта күренгәнчә]]
 
Күпсанлы астероидлар сугылу аркасындамы<ref>{{cite web |url=http://www.wired.com/2011/01/mars-dynamo-death/ |title=Multiple Asteroid Strikes May Have Killed Mars's Magnetic Field |date=January 20, 2011 |work=WIRED|accessdate=18 February 2017}}</ref>, Марс үзенең [[магнитосфера]]сын 4 миллиард ел элек җуйган<ref name="swind" />. Моның нәтиҗәсендә [[кояш җиле]] Марс [[ионосфера]]сына турыдан-туры йогынты ясап, аның тышкы өлешендәге атомнарны кубара һәм атмосфера тыгызлыгын киметә. Һәм [[Mars Global Surveyor|''Mars Global Surveyor'']] аппараты, һәм [[Mars Express|''Mars Express'']] аппараты Марс артыннан космоста бер эз булып калучы ионлашкан атмосфера кисәкчекләрен таптылар<ref name="swind" /><ref name="swind2" />, һәм бу атмосфера югалуын [[MAVEN]] орбиталь аппараты өйрәнә. Җир белән чагыштырганда, Марсның [[атмосфера]]сы бик сыек, ягъни сирәк. Бүгенге көндә Марстагы [[атмосфера басымы]] [[Олимп тавы (Марс)|Олимп тавында]] күзәтелгән 30 [[паскаль]]дан (0.030 [[килопаскаль]]) алып, [[Эллада тигезлеге]]ндә күзәтелгән 1115 паскальга (1,155 килопаскаль) кадәр; планета өслегендәге уртача басым исә 600 паскаль (0,60 килопаскаль)<ref name=bolonkin09 />. Марстагы иң югары атмосфера тыгызлыгы да Җир өстеннән 35 километр биеклектә табылган атмосфера тыгызлыгына гына тигез<ref name=atkinson07 />. Нәтиҗәдә планета өслегендәге уртача атмосфера басымы Җирдәгенең (101,3 килопаскаль) 0,6 проценты гына. Атмосфераның [[шкала биеклеге]]<ref group=и>Шкала биеклеге ({{lang-en|scale height}}) – атмосфера басымы <math>e</math> тапкыр ([[натураль логарифм]] нигезе) үзгәрсен өчен күтәрелергә я төшәргә кирәк булган ераклык.</ref> якынча 10,8 километр<ref name=carr06 />, ягъни Җирнең шкала биеклегеннән зуррак (6 километр). Моның сәбәбе Марс өслегендәге гравитация көченең Җирдәге гравитация көченең нибары 38 процентын тәшкил итүендә. Бу эффект Марсның түбәнрәк температурасы һәм 50% югарырак уртача молекуляр авырлыгы белән баланслана.
 
Марс атмосферасы якынча 96% [[углерод диоксиды]]ннан, 1,93% [[аргон]]нан, 1,89% [[азот]]тан һәм берникадәр [[кислород]] белән судан тора<ref name="nssdc" /><ref name=Abundance>{{cite web |url=http://www.sciencemag.org/content/341/6143/263.abstract |title=Abundance and Isotopic Composition of Gases in the Martian Atmosphere from the Curiosity Rover |work=Sciencemag.org |date=July 19, 2013 |accessdate=03 March 2017}}</ref>. Атмосферасы бик тузанлы, тәркибендә диаметрлары 1,5 [[микрометр]] булган кисәкчекләр бар. Бу тузан кисәкчекләре аркасында Марс күге Марстан караганда җирән-көрән ({{lang-en|tawny}}) төстә була<ref name="dusty" />. Әмма [[тимер оксиды]] кисәкчекләре күп булса, [[ал]] төскә дә керә ала<ref name="Rees2012" />.
Юл номеры - 179:
[[File:PIA19088-MarsCuriosityRover-MethaneSource-20141216.png|thumb|left|Марстагы [[метан]]ның (CH<sub>4</sub>) ихтимал чыганаклары һәм чыгу юллары.]]
 
Марс атмосферасында бер миллиардта утыз кисәкчә микъдарында [[метан]] табыла<ref name="methane-me" /><ref name="methane" />. Ул озын шлейфлар булып тарала, һәм анализлар аның төрле дискрет, ягъни бер-берсенә күрше булмаган өлкәләрдән чыгуын күрсәтә. Төньяк ярымшарда җәй уртасы булганда, шлейфларның зуррагы 19000 тонна метан саклаганы билгеле, чыганак көче секундына 0,6 килограм дип бәяләнә<ref name=plumes /><ref name=hand08 />. Анализлар ике чыганакка ишарә итәләр, берсенең үзәге {{Coord|30|N|260|W|globe:Mars}} координаталарында, икенчесенеке {{Coord|0|N|310|W|globe:Mars}} тирәсендә<ref name=plumes />. Марс елына 270 тонна метан "җитештерә" дип фаразлана<ref name=plumes /><ref name="results" />.
 
Марс атмосферасында метан, таркалганчыга кадәр, чикләнгән вакыт кына тора ала&nbsp;— аның "гомер озынлыгы" 0,6 ел белән 4 ел арасында дип бәяләнә<ref name=plumes /><ref name=nature460 />. Метанның шундый кыска гомерле булуына карамастан планетада очравы ул газның даими чыганагы булырга тиеш дигәнне аңлата. [[Вулканизм|Вулканик]] активлык, [[комета]]лар тәэсире һәм [[метаноген]] [[микроорганизм]]нар ихтимал чыганаклар арасында. Метан су, углерод диоксиды һәм Марста күп булган оливин минералы белән бәйле ''[[серпентинит|серпентинлашу]]'' исемле гайре биологик бер процесс нәтиҗәсендә дә барлыкка килә ала<ref name="olivine" />.
Юл номеры - 185:
[[File:PIA18613-MarsMAVEN-Atmosphere-3UV-Views-20141014.jpg|thumb|300px|Марсның галәмгә [[Марс атмосферасы|очып китүче атмосферасы]] ([[углерод]], [[кислород]] һәм [[водород]]) [[MAVEN]] аппараты төшергән [[ультрафиолет-оптик спетроскопия|ультрафиолет сурәттә]]<ref name="NASA-20141014-NJ">{{cite web |last=Jones |first=Nancy |last2=Steigerwald |first2=Bill |last3=Brown |first3=Dwayne |last4=Webster |first4=Guy |title=NASA Mission Provides Its First Look at Martian Upper Atmosphere |url=http://www.jpl.nasa.gov/news/news.php?release=2014-351 |date=October 14, 2014 |work=[[NASA]] |accessdate=October 15, 2014}}</ref>]]
 
2012 нче елның августында Марска иңгән ''[[Кьюриосити роверы]]'' метанның төрле изотопологлары арасында аера алучы үлчәүләр башкара ала<ref>{{cite web |url=http://www.astrobio.net/news/modules.php?op=modload&name=News&file=article&sid=2765&mode=thread&order=0&thold=0 |title=Making Sense of Mars Methane |accessdate=October 8, 2008 |last=Tenenbaum |first=David |date=June 9, 2008 |work=Astrobiology Magazine |archiveurl=https://web.archive.org/web/20080923195833/http://astrobio.net/news/modules.php?op=modload&name=News&file=article&sid=2765&mode=thread&order=0&thold=0 |archivedate=September 23, 2008 |deadurl=no}}</ref>, әмма миссиянең максаты Марстагы метанның чыганагы микроорганизмнармы икәнен ачыклау булса да, андый микроорганизмнар булган тәкъдирдә дә, алар тирәндә булырга тиеш ровер ирешә алмаслык тирәнлектә<ref>{{cite news |first=Bill |last=Steigerwald |title=Martian Methane Reveals the Red Planet is not a Dead Planet |date=January 15, 2009 |publisher=NASA |url=http://www.nasa.gov/mission_pages/mars/news/marsmethane.html |work=NASA's Goddard Space Flight Center |pages= |accessdate=January 24, 2009 |language= |archiveurl=https://web.archive.org/web/20090117141425/http://www.nasa.gov/mission_pages/mars/news/marsmethane.html |archivedate=January 17, 2009 |deadurl=no}}</ref>. [[Көйләнә алучы лазер спектрометры]] ярдәмендә башкарылган беренче үлчәүләр ул үлчәү башкарылган җирдә һәм вакытта метанның микъдары миллиардта биш кисәкчәдән әзрәк икәнен күрсәтте<ref>{{cite web |url=http://www.ustream.tv/nasajpl |title=Mars Curiosity Rover News Telecon |date=November 2, 2012}}</ref><ref name="Science-20121102">{{cite web |last=Kerr |first=Richard A. |title=Curiosity Finds Methane on Mars, or Not |url=http://news.sciencemag.org/sciencenow/2012/11/curiosity-finds-methane-on-mars-.html |date=November 2, 2012 |publisher=[[Science (journal)]] |accessdate=November 3, 2012}}</ref><ref name="Space-20121102">{{cite web |last=Wall |first=Mike |title=Curiosity Rover Finds No Methane on Mars —Yet |url=http://www.space.com/18333-mars-rover-curiosity-methane-measurements.html |date=November 2, 2012 |publisher=[[Space.com]] |accessdate=November 3, 2012}}</ref><ref name="NYT-20121102">{{cite news |last=Chang |first=Kenneth |title=Hope of Methane on Mars Fades |url=https://www.nytimes.com/2012/11/03/science/space/hopes-for-methane-on-mars-deflated.html |date=November 2, 2012 |publisher=New York Times |accessdate=November 3, 2012}}</ref>. 2013 нче елның 19 нчы сентябрендә НАСА галимнәре, Кьюриосити роверы башкарган соңгырак үлчәүләргә нигезләнеп, [[атмосферик метан]]ның табылмавы турында хәбәр итте<ref name="SJ-20130919">{{cite journal |last1=Webster |first1=Christopher R. |last2=Mahaffy |first2=Paul R. |last3=Atreya |first3=Sushil K. |last4=Flesch |first4=Gregory J. |last5=Farley |first5=Kenneth A. |title=Low Upper Limit to Methane Abundance on Mars |url=http://www.sciencemag.org/content/early/2013/09/18/science.1242902.abstract |date=September 19, 2013 |journal=[[Science (journal)|Science]] |doi=10.1126/science.1242902 |accessdate=September 19, 2013 |bibcode=2013Sci...342..355W |volume=342 |pages=355–357 |pmid=24051245}}</ref><ref name="SCI-20130919">{{cite journal |last=Cho |first=Adrian |title=Mars Rover Finds No Evidence of Burps and Farts |url=http://news.sciencemag.org/space/2013/09/mars-rover-finds-no-evidence-burps-and-farts |date=September 19, 2013 |work=[[Science (journal)|Science]] |accessdate=September 19, 2013}}</ref><ref name="NYT-20130919">{{cite news |last=Chang |first=Kenneth |title=Mars Rover Comes Up Empty in Search for Methane |url=https://www.nytimes.com/2013/09/20/science/space/mars-rover-comes-up-empty-in-search-for-methane.html |date=September 19, 2013 |work=[[New York Times]] |accessdate=September 19, 2013}}</ref>.
 
[[Һиндстан]] тарафыннан җибәрелгән [[Марс Орбитер миссиясе]] Марс атмосферасында метан эзләү белән мәшгуль<ref name="payload">{{cite web |url=http://isro.org/pslv-c25-mars-orbiter-mission/payloads |title=Mars Orbiter Mission – Payloads |accessdate=December 23, 2014 |date=December 2014 |work=Indian Space Research Organisation (ISRO) |publisher=[[ISRO]]}}</ref>. 2016 нче елда җибәрелергә тиеш булган [[ExoMars Trace Gas орбитеры|''ExoMars Trace Gas'' орбитеры]] да метанны һәм метан таркалгач барлыкка килүче [[формальдегид]] һәм [[метанол]] кебек маддәләрне өйрәнәчәк дип уйланыла<ref name=Mustard>Mustard, Jack (July 9, 2009) [http://www.lpi.usra.edu/pss/july2009/presentations/05MEPAG.pdf MEPAG Report to the Planetary Science Subcommittee]. lpi.usra.edu. p. 3</ref>.
 
2014 нче елның 16 нче декабрендә НАСА, ''Кьюриосити'' роверы [[Марс атмосферасы]]ндагы [[метан]] микдарының "кинәттән 10 тапкыр артуын" ачыклады дип хәбәр итә. "20 ай эчендә алынган дистәләгән" үлчәүләр 2013 нче елның ахырында һәм 2014 нче елның башында атмосферадагы метанның артуын һәм "атмосферада уртача бер миллиард кисәкчәдә 7 кисәкчә метан булуын күрсәтә". Аннан әүвәл һәм аннан соң башкарылган үлчәүләрнең уртача кыйммәте бу санның уннан бере тирәсендә генә була<ref name="NASA-20141216-GW">{{cite web |last=Webster |first=Guy |last2=Neal-Jones |first2=Nancy |last3=Brown |first3=Dwayne |title=NASA Rover Finds Active and Ancient Organic Chemistry on Mars |url=http://www.jpl.nasa.gov/news/news.php?release=2014-432 |date=December 16, 2014 |work=[[NASA]] |accessdate=December 16, 2014}}</ref><ref name="NYT-20141216-KC">{{cite news |last=Chang |first=Kenneth |title='A Great Moment': Rover Finds Clue That Mars May Harbor Life |url=https://www.nytimes.com/2014/12/17/science/a-new-clue-in-the-search-for-life-on-mars.html |date=December 16, 2014 |work=[[New York Times]] |accessdate=December 16, 2014}}</ref>.
Юл номеры - 220:
Әгәр Марсның орбитасы Җир орбитасына охшаган булса, аның ел фасыллары Җир ел фасыллары кебек булыр иде, чөнки Марсның [[күчәр авышлыгы]] Җирнекенә охшаган. Марс орбитасының чагыштырмача югары [[Орбитаның эксцентриклыгы|эксцентриклыгының]] яки тышмәркәзлегенең әһәмиятле тәэсире бар. Көньяк ярымшарында җәй һәм төньяк ярымшарында кыш булганда Марс [[перигелий]]гә якын, көньяк ярымшарында кыш һәм төньяк ярымшарында җәй булганда исә [[афелий]]гә якын була. Моның нәтиҗәсе буларак, көньяк ярымшарда ел фасыллары көтелгәннән кискенрәк, төньяк ярымшарда исә көтелгәннән йомшаграк булалар. Көньяктагы җәйге температуралар төньяктагы эквивалент җәйге температуралардан 30 [[кельвин]]га (30&nbsp;°C; 54&nbsp;°F) кадәр җылырак була ала<ref name=goodman97 />.
 
Марс Кояш системасында иң зур [[тузан бураны|тузан бураннарына]] сәхнә булучы планета. Ул бураннар төрле-төрле кечкенә өлкә өстендә уйнаучы бураннардан алып, бөтен планетаны каплап алучы бураннарга кадәр. Бураннар күбрәк Марс Кояшка якын вакыт була. Аларның глобаль температураны арттырулары да күрсәтелде<ref name=philips01 />.
 
== Орбитасы һәм Кояш тирәли әйләнүе ==
Юл номеры - 230:
Марсның күчәр авышлыгы, аның [[орбита яссылыгы]]на карата, 25,19 дәрәҗә тәшкил итә. Бу сан Җирнең күчәр авышлыгына якын<ref name="nssdc" />. Моның нәтиҗәсе буларак, Җирдә булган кебек, Марста да ел фасыллары бар, әмма Марсның Кояш тирәли әйләнү вакыты Җирнекеннән ике тапкыр озынрак булганга, аның ел фасыллары да ике тапкыр озынрак. Хәзерге [[дәвердә]] Марсның [[төньяк котып|төньяк котыбының]] юнәлеше [[Денеб]] йолдызына якын<ref name=barlow08 />. Марс [[афелий|афелиен]] 2010 нчы елның мартында<ref name=mars2010 />, [[перигелий|перигелиен]] 2011 нче елның мартында кичә. Аннан соңгы афелий 2012 нче елның февралендә<ref name="Mars2011" /> һәм аннан соңгы перигелий 2013 нче елның гыйнварында була<ref name="Mars2011" />.
 
Марс [[орбитаның эксцентриклыгы|орбитасының эксцентриклыгы (тышмәркәзлеге)]] чагыштырмача зур һәм якынча 0,09га тигез; Кояш системасындагы калган җиде планетадан [[Меркурий]] орбитасы гына зуррак эксцентриклыкка ия. Элек Марс орбитасының түгәрәгрәк, ягъни аның эксцентриклыгының түбәнрәк булганы билгеле. Бер мәлдә, моннан 1,35 миллион Җир елы әүвәл, Марс орбитасының эксцентриклыгы 0,002 гә тигез була хәзерге көндәге Җир эксцентриклыгыннан күпкә түбәнрәк<ref name=mars_eccentricity />.
 
== Тереклек булу мөмкинлеге һәм тереклек эзләү ==
Юл номеры - 276:
[[File:HiRISE image of MSL during EDL (refined).png|thumb|''Марс фәнни лабораториясе'', парашют астында Марс атмосферасына кергәндә]]
 
Марсның өслеген, климатын, геологиясен өйрәнер өчен [[Советлар Берлеге]], [[Америка Кушма Штатлары]], [[Аурупа]] һәм [[Һиндстан]] тарафыннан Марска дистәләгән [[космик аппарат]] җибәрелде. Ул аппаратның берсе дә кеше йөретмәде. 2016 нчы ел мәгълүматларына күрә, Марста сигез функциональ космик аппарат бар иде. Шуның алтысы Марс өстендә түгел, ә аның тирәли әйләнә иделәр (болар [[2001 Mars Odyssey|''2001 Mars Odyssey'']], [[Mars Express|''Mars Express'']], [[Mars Reconnaisance Orbiter|''Mars Reconnaisance Orbiter'']], ''[[MAVEN]]'', [[Mars Orbier Mission|''Mars Orbier Mission'']] һәм [[ExoMars Trace Gas Orbiter|''ExoMars Trace Gas Orbiter'']] исемле аппаратлар) һәм икесе Марсның нәкъ өслегендә иделәр ([[Mars Exploration Laboratory|''Mars Exploration Laboratory'']] һәм [[Mars Science Laboratory ''Curiosity''|''Mars Science Laboratory <nowiki>''Curiosity''</nowiki>'']] исемлеләр). ''[[Mars Reconnaissance орбитеры]]'' ясаган күзәтүләр Марста иң җылы айларда агымсулар булуы мөмкин икәнен ачыклады<ref name="NASA&nbsp;– NASA Spacecraft Data Suggest Water Flowing on Mars" />. 2013 нче елда NASA-ның ''Curiosity'' роверы Марс туфрагында масса өлеше буенча 1.5 проценттан алып 3 процентка кадәр су булуын ачыклады (әмма ул су башка, катнаш матдәләр эчендә һәм бу сәбәпле җиңел генә ирешүле түгел)<ref name="Guardian" />. ''[[Mars Reconnaissance орбитеры]]ның'' [[HiWish программа]]сы аша теләгән кеше Марс сүрәтләрен таләп итә ала.
 
NASA'ның [[Марс фәнни лабораториясе]] программасы кысаларында 2011 елның 26 нчы ноябрендә Марска ''Кьюриосити'' ({{lang-en|Curiosity}}, ''кызыксынучанлык'') исемле марсгизәр җибәрелә, һәм ул планетага Гринвич вакыты буенча 2012 елның 6 нчы августында барып җитә. Әлеге марсгизәр Mars Exploration Rovers исемле башка марсгизәрдән зуррак һәм камилрәк була һәм сәгатенә 90 метр тизлек белән хәрәкәт итә ала<ref name="home">{{cite web |url=http://marsprogram.jpl.nasa.gov/msl/overview/ |archiveurl=https://web.archive.org/web/20090730122143/http://marsprogram.jpl.nasa.gov/msl/overview/ |archivedate=July 30, 2009 |title=Mars Science Laboratory&nbsp;— Homepage |publisher=NASA}}</ref>. Өстенә 7 метр ераклыктан да ташларның тәркибен анализларга мөмкинлек бирүче бер лазер җиһаз куелган була<ref name="laser">{{cite web |url=http://mars.jpl.nasa.gov/msl/mission/instruments/spectrometers/chemcam/ |title=Chemistry and Cam (ChemCam) |publisher=NASA}}</ref>. 2013 нче елның 10 нчы февраль көнне ''Curiosity'' үзенең боравы ярдәмендә тирәнрәктән таш мисалларын казып алуга ирешә — Җирдән башка бер планетадан алынган тәүге ташларны<ref>{{cite web |url=http://www.bbc.co.uk/news/science-environment-21399857 |title=Curiosity Mars rover takes historic drill sample |publisher=BBC |date=February 10, 2013 |accessdate=February 10, 2013}}</ref>.
Юл номеры - 282:
2014 нче елның 24 нче сентябрендә [[Һиндстан Космосны Өйрәнү Оешмасы]] тарафыннан җибәрелгән [[Марс Орбитер Миссиясе]] Марс орбитасына барып җитә. Һиндстан Космосны Өйрәнү Оешмасы әлеге космик аппаратны 2013 нче елның 5 нче ноябрендә, Марс атмосферасын һәм топографиясен анализлау максаты белән җибәргән була. Җирнең гравитация тәэсиреннән аерылу һәм тугыз айлык сәяхәткә кузгалыр өчен Марс Орбитер Миссиясе [[Һоһманн траекториясе]]ннән файдалана. Бу миссия Азия тарихында беренче планетаара миссия иде<ref>{{cite web|url=http://www.isro.gov.in/mars/home.aspx |title=ISRO: Mars Orbiter Mission |work=isro.gov.in |deadurl=yes |archiveurl=https://web.archive.org/web/20131109013110/http://isro.gov.in/mars/home.aspx |archivedate=November 9, 2013 |df= }}</ref>.
 
2016 нчы елның 14 нче мартында, [[Аурупа космик агентлыгы]], [[Роскосмос дәүләт корпороциясе|Роскосмос]] белән берлектә, Марска [[ExoMars Trace Gas Orbiter|''ExoMars Trace Gas Orbiter'']] һәм [[Schiaparelli EDM lander|''Schiaparelli'']] исемле космик аппаратлар җибәрде<ref name="bbcnews20160314">{{cite news |url=http://www.bbc.com/news/science-environment-35799792 |title=Mars TGO probe despatched on methane investigation |work=BBC News |first=Jonathan |last=Amos |date=March 14, 2016 |accessdate=October 11, 2016}}</ref> Трейс Газ орбитеры 2016 нчы елның 19 нчы октябрендә уңышлы гына Марс орбитасына керсә дә, ''Скиапарелли'' Марска төшү барышында һәлакәткә очрый.<ref>{{cite news |url=http://www.sciencemag.org/news/2016/10/update-rip-schiaparelli-crash-site-spotted-european-mars-lander |title=Update: R.I.P. Schiaparelli: Crash site spotted for European Mars lander |work=[[Science (magazine)|Science]] |last=Clery |first=Daniel |date=October 21, 2016}}</ref>.
 
=== Киләчәк миссияләр ===
 
[[Аурупа космик агентлыгы]] 2020 елның июлендә Марска, планета өслегендә тикшеренүләр үткәрү өчен, ''[[ExoMars]]'' гизәрен һәм [[ExoMars 2020|''ExoMars 2020'']] платформасын җибәрәчәк<ref name="LaunchMoved2020">{{cite press release |url=http://www.esa.int/For_Media/Press_Releases/Second_ExoMars_mission_moves_to_next_launch_opportunity_in_2020 |title=Second ExoMars mission moves to next launch opportunity in 2020 |publisher=European Space Agency |date=2 May 2016 |accessdate=2 May 2016}}</ref>.
 
[[Берләшкән Гарәп Әмирлекләре]]нең ''[[Mars Hope]]'' орбитерын, ягъни планета тирәли әйләнәчәк иярченен җибәрү шулай ук 2020 елга тәгаенләнгән. Ул иярчен Марска 2021 елда барып җитәчәк һәм Марсның атмосферасын өйрәнер өчен кулланылачак дип көтелә<ref>{{cite news |url=http://apnews.excite.com/article/20150506/ml--emirates-mars_mission-a48c414829.html |title=UAE to explore Mars' atmosphere with probe named 'Hope' |work=Excite News |agency=Associated Press |first=Adam |last=Schreck |date=May 6, 2015 |accessdate=May 31, 2015}}</ref>.
 
XX гасыр дәвамында һәм XXI гасыр башында [[Марска кеше җибәрү]] хакында берничә план тәкъдим ителә, әмма аларда 2020 елга кадәр кешенең Марска аяк басуы каралмаган. ''[[SpaceX]]'' ширкәтенә нигез салучы [[Элон Маск]] 2016 елның сентябрендә якынча 10 миллиард доллар чыгымнар таләп итүче бер планы хакында игълан итте, ул планга күрә, иң тизе, 2024 елда Марска космик туристлар бара алачак<ref name="nyt20160927">{{cite news |url=https://www.nytimes.com/2016/09/28/science/elon-musk-spacex-mars-exploration.html |title=Elon Musk’s Plan: Get Humans to Mars, and Beyond |work=[[The New York Times]] |first=Kenneth |last=Chang |date=September 27, 2016 |accessdate=October 11, 2016}}</ref>
 
2016 елның октябрендә [[Америка Кушма Штатлары]] президенты [[Барак Обама]] 2030 нчы елларда Марска кеше җибәрүне максат итеп куйган АКШ программасын янәдән раслады. Әлеге программа кысаларында [[халыкара космик станция]]не технологияләр инкубаторы буларак куллануны дәвам итү каралган<ref name="CNN-20161011">{{cite news |url=http://www.cnn.com/2016/10/11/opinions/america-will-take-giant-leap-to-mars-barack-obama/index.html |title=Barack Obama: America will take the giant leap to Mars |work=[[CNN]] |last=Obama |first=Barack |authorlink=Barack Obama |date=October 11, 2016 |accessdate=October 11, 2016}}</ref><ref name="NYT-20161011">{{cite news |url=https://www.nytimes.com/2016/10/12/science/president-obama-nasa-mars.html |title=Obama Gives New Details About Sending People to Mars |work=[[The New York Times]] |last=Victor |first=Daniel |date=October 11, 2016 |accessdate=October 11, 2016}}</ref>.
Юл номеры - 316:
==== Нисби ====
 
Марсның геоцентрик озынлыгы Кояшныкыннан 180° аермалы булган нокта [[каршы тору]] дип атала. Бу нокта Марсның Җиргә иң якын булган вакытына якын. Каршы тору вакыты Марсның Җиргә иң якын килү вакытыннан 8,5 көнгә кадәр аерыла ала. Планеталарның [[эллипс|эллиптик]] орбиталары аркасында якынлашу вакытында алар арасындагы ераклык 54<ref name="Laskar2003" /> миллион километрдан алып 103 миллион километрга кадәр була ала, бу исә [[почмак үлчәвендә]] дә бәрабәр вариациягә китерә<ref name=nasa051103 />. Соңгы тапкыр Марс каршы торуы 2016 нчы елның 22 маенда, якынча 76 миллион километр ераклыкта, урын алды<ref name=sheehan970202 />. Киләчәк Марс каршы торуы 2018 нче елның 27 нче июлендә, якынча 58 миллион километр ераклыкта булачак<ref name=sheehan970202 />. Марсның бер-бер артлы ике каршы торуы арасындагы уртача вакыт Марсның [[синодик период]]ы 780 көн тәшкил итә; әмма әлеге вакыт 764 көннән алып 812 көнгә кадәр сузыла ала<ref name="astropro" />.
 
==== Абсолют, соңгы елларда ====
Юл номеры - 344:
{{Multiple image|direction=vertical|width=200|image1=Karte Mars Schiaparelli MKL1888.png|image2=Lowell Mars channels.jpg|image3=Mars HST Mollweide map 1999.png|caption1=Джованни Скиапарелли төзегән Марс харитасы|caption2=Марс, аны 1914 нче елда Персиваль Лоуэлл күргәнчә (көньяк өстә)|caption3=Марсның ''[[Хабл телескобы]]ннан'' 1999 нчы елгы каршы торуга якын вакытта күренгәнчә харитасы (төньяк өстә)}}
 
19 гасырга, телескопларның көче Марс өслегендәге үзенчәлекләрне аермачык күрсәтерлек дәрәҗәгә җитешә. Марсның перигелик каршы торуы 1877 нче елның 5 нче сентябрь көнне була. Ул елны итальян астрономы [[Джованни Скиапарелли]], Марсның беренче детальле харитасын төзер өчен, Миланда 22 сантиметрлы телескоптан файдалана. Ул хариталарда Скиапарелли ''canali'' (үзәннәр) дип атаган үзенчәлекләр күрсәтелгән була. Соңрак ул үзәннәрнең [[оптик иллюзия]] булганлыгы ачыклана. Ул ''каналар'' фаразан Марс өслегендәге озын, туры сызыклар була, һәм Скиапарелли аларга Җирдәге атаклы елга исемнәрен бирә. Итальян телендә "canal" сүзе "үзән" (елга үзәне) дигән мәгънәгә ия. Ягъни сүз кешеләр тарафыннан төзелгән ясалма каналлар турында бармый. Шулай да ''canali'' сүзе инглиз теленә башта ялгыш "''canals''" ("каналлар") дип тәрҗемә ителә<ref name=snyder01 /><ref name=sagan80 />.
 
Бу күзәтүләрдән тәэсирләнгән ориенталист-галим [[Персивал Лоуэл]] үлчәмнәре 30 сантиметр һәм 40 сантиметр булган телескопларга ия [[Лоуэлл обсерваториясе|обсерваториягә]] нигез сала. Обсерватория Марсны тикшерү өчен 1894 нче елдагы иң яхшы форсат вакытында һәм дә аңардан соңгы отышсызрак каршы торулар вакытында кулланыла. Лоуэлл Марс һәм аңардагы тормыш хакында җәмгыятькә зур тәэсире булган берничә китап нәшер итә<ref name=basalla06 /><ref name="NYT-20151001">{{cite news |last=Dunlap |first=David W. |title=Life on Mars? You Read It Here First. |url=https://www.nytimes.com/2015/09/30/insider/life-on-mars-you-read-it-here-first.html |date=October 1, 2015 |work=[[New York Times]] |accessdate=October 1, 2015}}</ref>. Каналлар (''canali''), мөстәкыйль рәвештә, башка астрономнар тарафыннан да табыла, мәсәлән [[Ницце]]дагы ул замандагы иң зур телескоптан файдаланган [[Һенри Джозеф Перротин]] һәм [[Луи Толлон]] тарафыннан<ref name=maria_lane05 /><ref name=ba3 />.
Юл номеры - 356:
1960 нче һәм 70 нче елларда НАСАның [[Маринер программасы]] кысаларында планетага космик кораблар ирешкәч, Марстагы тереклек хакындагы әлеге күзаллаулар чәлпәрәмә килә. ''Викинг'' миссиясе кысаларындагы экспериментлар нәтиҗәсендә Марсның кискен шартлы, үле планета булуы хакындагы гипотеза гомум кабул ителә<ref name=ward_brownlee00 />.
 
''Маринер 9'' һәм ''Викинг'' бу миссияләрдә тупланган мәгълүматларга нигезләнеп Марсның яхшырак хариталарын төзергә ярдәм итте. Тикшеренүләрдә алга таба икенче зур адым ул [[Mars Global Surveyor|''Mars Global Surveyor'']] миссиясе иде. Әлеге проект 1996 нчы елда башлый һәм 2006 нчы елга кадәр дәвам итә, аның кысаларында Марс топографиясе, магнетик кыры һәм аның өслегендәге минералларның тулы һәм гаять детальле хариталары төзелә<ref name="Distant worlds: milestones in planetary exploration" />. Әлеге хариталарны Интернетта карап була, мәсәлән, [[Google Mars|''Google Mars'']] сәхифәсендә. [[Mars Reconnaissance Orbiter|''Mars Reconnaissance Orbiter'']] һәм [[Mars Express|''Mars Express'']] Марсны яңа җиһазлар ярдәмендә өйрәнүне һәм җиргә иңүче космик аппаратларга ярдәм күрсәтүне дәвам итте. НАСА ике онлайн кулланма тәкъдим итә — болар 50 еллык тикшеренүләрдән килгән мәгълүматка нигезләнгән визуализацияләр күрсәтүче [[Mars Trek|''Mars Trek'']] һәм 3D режимында Кьюриосити марсгизәрендә сәяхәт итүне симуляцияләүче [[Experience Curiosity|''Experience Curiosity'']] сайтлары.
 
== Мәдәнияттә ==
Юл номеры - 386:
</blockquote>
 
Пикеринг соңрак марслыларга сигнал бирү өчен [[Техас]]та көзге комплексы урнаштырырга тәкъдим итә<ref name=fradin99 />. Соңгы унъеллыкларда, Марсның өслеген югары сыйфатлы хариталарга төшерү барышында, аерым алганда [[Mars Global Surveyor|''Mars Global Surveyor'']] программасы кысаларында, "акыллы" тереклекнең бернинди эзләре дә табылмый. Моңа карамастан, [[Ричард Хогленд]] кебек комментаторлар тарафыннан Марста акыллы тереклек формалары булуы хакындагы ялган-фәнни фаразлаулар дәвам итә. Әлеге фаразлаулар космик кораблар төшергән рәсемнәрдәге кечкенә зурлыктагы үзенчәлекләрне "пирамидалар" һәм "[[Марстагы йөз]]" дип интерпретацияләүгә нигезләнгән һәм "каналлар" хакындагы бәхәсне хәтерләтә. [[Карл Саган]] исемле планетар астроном түбәндәгене яза:
 
<blockquote>Марс безнең Җир белән бәйле өметләребезнең һәм куркуларыбызның шәүләсе белән капланган бер мифик арена төренә әйләнде<ref name=sagan80 />.</blockquote>