Рокыя Ибраһимова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 30:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[Файл:Р.Г.Ибраһимова_1.jpg|200px|thumb|right|[[Илһам Шакиров]]ка уйный]]
[[1913 ел]]ның [[20 гыйнвар]]ында [[Казан]]да күп балалы эшче гаиләсендә унберенче бала булып туган. Әтисе Габдерәхим, әнисе Сәхипҗамал чыгышлары белән [[Питрәч районы]] [[Шәле]] авылыннан. Гармунда уйнарга 5 яшендә өйрәнә. Күршесе Галимулла гармунчыдан яхшы хәтерле, сәләтле кыз шактый көйләрне отып-өйрәнеп ала. [[1927 ел]]ның [[май|маенда]] [[Казан]]да үткән гармунчылар ярышында (''жюри рәисе [[Фәйзулла Туишев]]'') «Саратовский» һәм «Венский» гармуннарында уйнап, беренче урынны ала. Рәсемен «[[Кызыл Татарстан]]», [[Красная Татария (гәҗит)|«Красная Татария»]] газеталарында бастыралар. Әлеге газеталарны һәм 1нче дәрәҗә конкурс дипломын кулына тотып, [[Татар театр техникумы|Көнчыгыш музыка техникумына]] укырга керә. [[Солтан Габәши]]дә укый башлый. [[Татар дәүләт академия театры]]нда «Эшче», «Сания», «[[Наёмщик (драма)|Наёмщик]]» операларында (''музыкаль драмаларында'') хорда җырлый. Үзенең пианиносы булмау сәбәпле, техникумда укуын өзәргә мәҗбүр була. [[1931 ел]]да А.В. Луначарский исемендәге ФЗӨ мәктәбен бетереп, хәреф җыючы булып эшли башлый.
 
== Хезмәт юлы ==