Әхмәт Гадел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
1977 елда Ә. Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
 
Әхмәт Гадел урта мәктәптә укыганда ук әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый. Армиядә хезмәт иткәндә аның солдат тормышыннан алып язган русча шигырьләре «Поиск» («Эзләү») исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга. Шулай да яшь авторның шагыйрь буларак формалашуы 1970 нче елларга туры килә. Бу чорда ул заманча эчтәлекле, тормышчан детальләргә бай, үзенә генә хас җылы бер аһәң белән өртелгән лирик шигырьләрен яза. 1978—1985 еллар арасында аның ([[Ташкәнт]]тә «Чам» («Нарат», [[Кырымтатар теле|кырым татар телендә]], 1978), Казанда «Яшьлек урамы» (1978), «Көмеш кылган җырлары» (1982) һәм «Яшьлегем былбыллары» (1985) исемле дүрт китабы дөнья күрә. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре, русчага тәрҗемә ителеп, «Октябрь», «Молодая гвардия» журналларында һәм «Литературная газета»да басылды.
 
Ә. Гадел тормышның төрле якларын яктырткан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та билгеле.
Юл номеры - 44:
* Татар баласына Күгәрченнәр: Шигырьләр. — Ташкәнт: Үзбәк. кит. нәшр., 1971. — 30 б. 3000.
* Чам: Шигырьләр. — Ташкәнт: Үзбәк. кит. нәшр., 1978. — 64 б. 1000.
* Яшьлек урамы: Шигырьләр. — Казан: [[Татарстан китап нәшрияты|Таткитнәшр]]., 1978. — 80 б., портр. 3000. Рец.: Миңнуллин Р. * * Яшьлек урамына чакыру.— [[Татарстан яшьләре]], 1978, 5 окт.
* Көмеш кылган җырлары: Шигырьләр. — Казан: [[Татарстан китап нәшрияты|Таткитнәшр]]., 1982. — 72 б. 5000. Рец.: Сафин Ф. Көмеш кылганнар җырлый. — Татарстан яшьләре,. 1982, 17 авг.;
* Лаисов Н. Шигъри тамчылар ни сөйли. — Соц. Татарстан, 1983, 23 окт.
* Юзеев И. Әхмәт Гадел.— [[Казан утлары]], 1980, № 8, 171 б.
* Цыбин В. Радость бытия. — [[Комсомолец Татарии (гәҗит)|Комсомолец Татарии]], 1977, 16 янв.
* ©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
* [http://www.millattashlar.ru/index.php/%D0%93%D0%B0%D1%8F%D0%B7%D0%BE%D0%B2,_%D0%90%D1%85%D0%BC%D0%B5%D1%82_%D0%A5%D0%B0%D0%B4%D1%8B%D0%B5%D0%B2%D0%B8%D1%87 «Милләттәшләр». ӘХМӘТ ГАДЕЛ]