Галимҗан Баруди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к яңа бүлек исеме өстәү: Хәтер
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
==Тәрҗемәи хәле==
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди (Галиев) 1857 елның [[17 февраль|17 февралендә]] [[Казан өязе]]нең [[Кече Кавал]] авылында сәүдәгәр [[Мөхәммәтҗан Галиев]] гаиләсендә туа. Өч елдан гаилә Казанга күчеп килә.
[[1862 ел]]да Галимҗанны Казанда мәдрәсәгә укырга барәләрбирәләр. [[1875 ел]]да ул укуын дәвам итәргә [[Бохара]]га китә.

[[1882 ел]]да Г.Баруди, Казанга кайткач, дүртенче мәхәллә мәчетенә икенче мулла итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул танылып өлгерә. Тиздән мөселманнарның [[Үзәк диния нәзараты|Диния идарәсе]] аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала.

[[1882 ел]]да Г.Баруди мәдрәсә ача, ул анда [[Җәдитчә укыту|җәдитчә]] укыта, әтисенең хөрмәтенә мәдрәсәгә [[Мөхәммәдия (мәдрәсә)|“Мөхәммәдия”]] исеме бирелә. Мәдрәсә Русиядә мөселманнарның иң зур һәм дәрәҗәле уку йортына әверелә.

[[1905 ел]]га кадәр Г.Баруди үзен тулысынча педагогик эшчәнлеккә багышлый. Ул дәреслекләр яза һәм бастырып чыгара, [[Мөхәммәдия мәдрәсәсе]]ндә укыта, аның биналарын киңәйтү һәм төзекләндерү белән шөгыльләнә, уку-укыту программасын яңарта һәм камилләштерә. Бу елларда мәдрәсә безнең төбәктә җәдитчә белем бирүче иң эре үзәкләрнең берсенә әверелә.

[[1906 ел]]да Казанда Г.Баруди мөхәррирлегендә [[«Әд-дин вәл-әдәп» журналы|«Әд-дин вәл-әдәб»]] (“Дин вә әхлак”) журналы чыга башлый. [[1908 ел]]да журналны чыгару хакимият тарафыннан тыела. Шул ук елда Г.Барудины панисламизмда гаепләп ике елга [[Вологда губернасы|Вологда губернасына]] сөргенгә җибәрәләр. Сөргеннән кайткач, ул журналны чыгаруны [[1917 ел]]га кадәр дәвам итә.

Г.Баруди Русия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша. Ул [[1906 ел]]ның гыйнвар һәм август айларында узган Русия мөселманнарының 2нче һәм 3нче съездлары эшендә катнаша. “Иттифак әл-мөслимин” мөселман фиркасе Үзәк комитетының әгъзасы итеп сайлана.

[[1917 ел]]ның 1,2 маенда [[Мәскәү]]дә 1 Бөтенроссия мөселман корылтае уза. Күпчелек тавыш белән [[Русия]] [[Ислам|мөселманнарының]] [[Үзәк диния нәзарәте]] мөфтие итеп Галимҗан Баруди сайлана.