Әсгать Айдар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Әсгать Айдар''', тулы исем '''Әсгать Харис улы Айдаров''' — күренекле [[татар]] шагыйре, [[Татарстан язучылар берлеге]] әгъзасы ([[1944 ел]]дан).
 
Ул [[1906 ел]]ның [[6 июнь|6 июнендә]] элекке Самара губернасының Иске Сорочино авылында мулла гаиләсендә туа. [[1921 ел]]га кадәр туган авылындагы мәктәптә укый. Ачлык елны әти-әниләре белән [[Урта Азия]]гә китеп, берничә ел балалар йортында тәрбияләнә һәм укуын дәвам иттерә. [[1923 ел]]да [[Уфа]] шәһәрендә совет-партия мәктәбен тәмамлагач, ике ел комсомолның кантун комитетында бүлек мөдире, аннары, яңадан [[Ташкәнт]]кә күчеп, “Кызыл Үзбәкстан” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. [[1927 ел]]да [[Казан]]га килә һәм [[1929 ел]]га кадәр башта [[Татарстан]] тамаша предприятиеләре Идарәсендә, аннары “Кызыл Татарстан” (хәзерге [[«Ватаным Татарстан» газетасы|«Ватаным Татарстан»]]) газетасы редакциясендә эшли. 1929-1930 елларда [[Кызыл Армия]]нең чик буе гаскәрләрендә (кавалериядә) хезмәт итә, контузия ала. Армиядән кайткач, берникадәр вакыт [[Мәскәү]]дә татарча чыга торган [[Коммунист (гәҗит, Мәскәү)|“Коммунист” газетасында]] әдәби хезмәткәр, аннары, [[1932 ел]]дан башлап, [[Казан]]да Татарстан дәүләт нәшриятында редактор һәм [[Татарстан радиокомитеты]]нда әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1938-1941 елларда Ә. Айдар [[Үзбәкстан]]ның Сәмәрканд өлкәсендә яши һәм эшли.
 
[[Бөек Ватан сугышы|Ватан сугышы]] башлану белән, Әсгать Айдар үзе теләп фронтка китә, башта солдат-разведчик, аннары гвардияче старшина сыйфатында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, берничә тапкыр авыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугыш елларында Ә.Айдар фронт газеталарына актив языша, совет сугышчыларының фронттагы батырлыклары турында күп санлы очеркларын бастыра. Армиядән соң ул [[Казан]]да яши һәм “Кызыл Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.