Борһан Мансуров: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
Marat-avgust (бәхәс | кертем) Төзәтмә аңлатмасы юк |
||
Юл номеры - 62:
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1889 ел]]ның 24 июнендә [[Сарытау губернасы]] [[Хвалын өязе]] [[Иске Зеленай]] [[авыл]]ында туган. Әтисе Хөснетдин [[авыл]] [[мулла]]сы булганлыктан, башлангыч белемне әтисенең [[мәдрәсә]]сендә ала. [[1900 ел]]да [[Әстерхан]]га җибәрелә, [[шәһәр]] [[мәдрәсә]]ләренең берсендә укый, шул ук вакытта кибеттә йомышчы малай була. [[1907 ел]]да [[Казан]]ның [[Шиһабетдин Мәрҗани|Мәрҗани]] мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. [[«Идел» газетасы (1907-1914)|«Идел»]], «Уйгату» [[газета]]ларында хәбәрче була. [[Әстерхан]], [[Сарытау]], [[Тубыл]], [[Петроград]] губерналарында,
== Иҗтимагый эшчәнлеге ==
Укыган [[мәдрәсә]]ләрендә яшьләр арасында котырту эшләре башкарган өчен, эшләгән [[газета]]ларында инкыйлаби мәкаләләр бастырган өчен күп мәртәбәләр куыла, полиция күзәтүе астына эләгә. [[Февраль инкыйлабы]]ннан соң [[большевиклар]] фиркасенә керә. [[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң [[Петроград]]та Үзәк мөселман комиссариатын төзүдә катнаша, аның хезмәт бүлеген җитәкли. [[1918 ел]]ның июнендә коммунист-мөселманнарның үзәк комитетына сайлана. [[Петроград]]та нәшер ителүче «Коммунизм байрагы», «Хөррият», [[Кызыл Шимал (гәҗит)|«Кызыл Шималь»]] [[газета]]ларында эшли. [[1919 ел]]дан [[Мәскәү]]дә [[КПСС|РКП (б)]] каршындагы [[Көнчыгыш]] халыкларының коммунистчыл оешмасы үзәк бюросына сайлана, аның басма органы булган «[[Эшче (газета, Мәскәү)|Эшче]]» [[газета]]сын мөхәррирли. Марксистчыл әдәбиятны [[төрки телләр]]гә ([[татар теле|татар]], [[азәрбайҗан теле|азәрбайҗан]], [[казакъ теле|казакъ]], [[үзбәк теле|үзбәк]]) һәм [[фарсы теле|фарсы]] телләренә тәрҗемә итүне җайга сала.
Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының үзәк мөселман комиссариаты рәисе урынбасары буларак, [[Мулланур Вахитов]], [[Камил Якуб]], [[Сәхибгәрәй Сәетгалиев]] белән [[Татарстан]] җөмһүриятен оештыру эшен башлап йөри. Бу мәсьәлә буенча [[Владимир Ленин|В.И. Ленин]] янында киңәшмәдә катнаша. ТССРның [[РСФСР]] составына аның мохтариятле өлеше буларак кергән [[Азәрбайҗан]], [[Башкортстан АССР|Башкорт]], [[Кыргызстан|Кыргыз]], [[Төрекмәнстан|Төрекмән]], [[Украина|Украин]] җөмһүриятләре белән тигез хокуклы булуын тәэмин итә.
|