Әбрар Сәгыйди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Ак юл журналы - Changed link(s) to Ак юл (журнал, 1913)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
Әбрар Сәгыйди [[1895 ел]]ның [[13 апрель|13 апрелендә]] хәзерге [[Татарстан]]ның [[Кайбыч районы]] [[Кошман|Түбән Кошман]] авылында [[мулла]] гаиләсендә туа. [[Казан]]да [[«Мәрҗания» мәдрәсәсе]]н һәм [[Казан Татар укытучылар мәктәбе|мөгаллимнәр әзерли торган мәктәпне]] тәмамлаганнан соң, укытучылык эшен башлап җибәрә.
 
Бер үк вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә: [[1913 ел]]дан башлап [[Кояш (гәҗит)|“Кояш”]], “Тормыш”, “Йолдыз”, “[[Шура журналы|Шура]]”, “[[Сөембикә журналы (XX гасыр башы)|Сөембикә]]”, “[[Ак юл (журнал, 1913)|Ак юл]]” кебек ул заманның абруйлы газета-журналлары битләрендә романтик рухта язылган шигырьләрен, поэмаларын бастыра. [[1916]]-[[1917 ел]]ларда “Сугыштан абыем хатлары”, “Ирек азаны” исеме белән ике шигъри җыентыгы дөнья күрә.
 
[[1922]]-[[1924 ел]]ларда Ә. Сәгыйди [[Буа]] төбәгенең Килдураз авылында мулла булып тора, аннан авыл мәктәпләрендә, мәгариф оешмаларында эшли. Иҗатта да активлык күрсәтә. (Кайбер мәгълүматларга караганда, аның әдәби мирасында кулъязма хәлендә ике дистәдән артык пьесасы саклана.) “Сәхра кызы”, “Кызыл тау” пьесалары үз вакытында сәхнәгә дә куела.