Габдрахман Рәсүлев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 8:
| һөнәр = дин әһеле, мөфти
| туу датасы = 10.11.1889
| туу җире = Верхнеуральск өязе, [[Ахун (Учалы районы)|Ахун]] авылы<ref> башка мәгълүмат буенча - [[Акхуҗа]]да</ref>
| гражданлык =
| милләт =
Юл номеры - 23:
}}
<small>{{мәгънәләр|Кадыйров}}</small>
'''Габдрахман Зәйнулла улы Рәсүлев''' — күренекле дин әһеле, [[мөфти]] ([[1936]]-[[1950]]). [[Үзәк диния нәзарәте]] архивында аның турында «замананың голәмәләре белән нык бәйләнештә була», дип язылган.
 
Габдрахман Рәсүлевнең Ислам дөньясында танылуында [[Зәйнулла Рәсүлев|атасының]] күренекле [[ишан]] булуы да зур роль уйнаган дип санала. Совет хөкүмәте аның чагыштырмача бәйсез эшчәнлегенә түзеп торырга мәҗбүр булган.
 
== Тәрҗемәи хәле ==
Габдрахман Рәсүлев Верхнеуральск өязенең [[Ахун (Учалы районы)|Ахун]] исемле зур татар авылында күренекле ишан [[Зәйнулла Рәсүлев]] гаиләсендә [[1889 ел]]ның [[10 ноябрь]] көнне туа.<ref>[http://rdum.info/manhistory/bcnjhbz/bcnjhbz_88.html Девятый муфтий ЦДУМ РОССИИ Габдрахман Расулев (годы жизни: 1889-1950 гг.; муфтий с 1936 по 1950 гг.)]</ref> Атасы [[1884 ел]]да [[Троицк|Троицки шәһәре]]нең 5нче мәчетенә икенче имам итеп билгеләнә. Габдрахман атасы җитәкләгән «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем ала, [[1901 ел]]да шунда укытучы, [[1903 ел]]да мөдәррис (директор) итеп билгеләнә. Бу мәдрәсәдә [[Мәҗит Гафури]] белем ала, инкыйлабтан соң мәдрәсә Татар-башкорт педагогика техникумы итеп үзгәртелә.
 
[[1936 ел]]да, [[Риза Фәхретдин|Риза хәзрәт Фәхретдинов]] вафат булгач, Рәсүлев сайлаусыз гына мөфтилек вазифасын башкарырга тотына.
 
[[1943 ел]]да армия өчен халыктан акча җыела. Мөфтинең бу турыда хәбәр итеп [[Сталин]]га телеграмматилиграм җибәрүе һәм җавап та алуы билгеле.<ref>[http://www.islam.ru/content/history/1488 Г. Расулев: «Мы, учёные Ислама и духовные деятели, призываем мусульман к единодушной защите любимой Родины»]</ref> Диния Нәзарәтенең тугызынчы мөфтие булган Г. Рәсүлевнең эшчәнлеге шактый кызыклы һәм нәтиҗәле була. Г. Рәсүлев сугыш елларында барлыкка килгән мөмкинлекләрдән файдаланырга тырыша. Бу елларда исә дини тормыш җанлана башлый, яңа мәчетләр, дини оешмалар ачыла.
 
[[СССР]]да дүрт Диния Нәзарәте барлыкка килгәч, [[1945 ел]]да хөкүмәт тарафыннан, мөфтиятләрнең эшләрен бер-берсенә туры китереп кору максаты белән, бердәм дини идарә төзү мәсьәләсе дә кузгалтыла. Мондый фикернең барлыкка килүенә мөфтиятләрнең төрле программа белән эш итүләре һәм, нәтиҗәдә, хаҗ сәфәрен оештырганда, чит ил кунакларын каршылаганда һ.б. очракларда төрле кыенлыклар килеп чыгу сәбәп була. Бу уңайдан Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле Кәримов, Мәскәүдәге җитәкчеләре кушуы буенча, мөфти Рәсүлев белән очрашып, аның фикерләрен сорашкан. Әлеге идея мөфтидә зур кызыксыну тудыра һәм ул, Мәскәүдә әлеге дини идарә оеша калса, үзен аның җитәкчесе итеп куярга тәкъдим итә. Гомумән, Г.Рәсүлев бу фикерне Уфа Диния Нәзарәтен Мәскәүгә күчереп, аның статусын күтәрү дип кабул иткән.
 
Мөфти бәйсез эш йөртергә тырышкан. Дини культлар эше буенча Советның Башкортстандагы вәкиле язган: “Элеккеге мөфти Рәсүлев үзенең гамәлләре белән теркәлмәгән дини жәмгыятьләрнең һәм төркемнәрнең күбәеп китүенә мөмкинлек бирде,... ул бернинди тикшерүсез “таныклыклар”, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле дини кануннарны үтәргә хокуклар бирде, бөтен дини төркемнәрне еллык календарьлар белән тәэмин итеп торды”. Габдрахман Рәсүлев үз кулы белән “мәчетсез муллаларга” 917 таныклык тапшырган. 1945 һәм 1947 елларда хаҗ сәфәренә чыга.
 
[[1950 ел]]ның [[6 июль|6 июлендә]] мөфти Габдрахман Рәсүлев вафат була. Совет хөкүмәтенең дингә каршы көрәше кабат мөфти Г.Рәсүлев вафат булгач көчәеп китә.
Юл номеры - 52:
{{рәсемнәр юк}}
 
[[Төркем:Татар дин әһелләре]]
[[Төркем: Мөфтиләр]]
{{DEFAULTSORT:Рәсүлев, Габдрахман}}
[[Төркем:Татар дин әһелләре]]
[[Төркем: Мөфтиләр]]