Синтетик материаллар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 1:
Төрле әйберләр ясау өчен материалларны кеше һәрвакыт табигатьтән алган. Таш, [[металл]], [[үзагач]], [[каучуккаучык]] ел саен күбрәк кирәк була барган. Әмма табигать хәзинәләре бик тиз ярлылана башлаган. [[Урман]]нарны күпләп кисү климат бозылуга, елгалар саегуга, табигый тотрыклылыкның башка төрле бозылуларына китергән. Табигый материалларны алыштыра алырлык ясалма материаллар табу зарурлыгы килеп баса. Табигатьтә бөтенләй очрамый торган материаллар да кирәк булып чыга. Самолет төзүчеләргә бронядан да ныграк, үтә күренмәле материал кирәк. Ракета төзүчеләргә бик югары температурага да, бик түбән температурага да бер үк дәрәҗәдә чыдамлы материал кирәк. Судно төзүчеләргә иң җиңел һәм иң чыдам материаллар таләп ителә. Галим химиклар менә шундый материаллар табу өстендә эшли башлыйлар.
 
Һәрбер үсемлектә дә гаҗәеп әверелүләр булып тора. [[Үсемлекләр]] һавадан һәм туфрактан гади матдәләрне алалар да алардан катлаулы матдәләр барлыкка китерәләр. Галимнәр дә күп «енә гади матдәләрнең молекулаларыннан яңа материаллар «төзергә» өйрәнделәр.
Юл номеры - 7:
Реакция барышында гади молекулаларның катлаулы молекулаларга кушылу процессы бара. Мондый кушылуны химиклар «синтез» сүзе белән атыйлар. Ә синтез нәтиҗәсендә алынган материаллар синтетик материаллар дип атала. Бер үк төрле кирпечләрдән төрле-төрле йортлар төзеп була. Гади молекулалардан табигатьтә билгеле булмаган бик күп төрле катлаулы матдәләр төзергә мөмкин.
 
Безнең планета миллиардларча ел яши инде. Шул вакыт эчендә табигать нибарысы берничә төрле сүс ([[ефәк]], [[йон]], [[киҗе-мамык]], [[җитен]]) һәм бары тик бер төрле генә эластик материал — [[каучуккаучык]] барлыкка китергән. Химиклар берничә дистә ел эчендә дистәләп синтетик сүс һәм 50 гә якын төрдә [[синтетик каучуккаучык]] уйлап таптылар. [[Буяу]]лар, [[пластмасса]], [[резин]], [[дару]], синтетик мехлар һәм сүсләр — болар барысы да синтетик материаллар.
 
== Чыганаклар ==
* Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
 
[[Төркем:Химия]]
[[КатегорияТөркем:Текстиль]]
[[Төркем:Материаллар]]