Әхмәт Гадел: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Тормыш юлы: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
 
==Тормыш юлы==
Әхмәт Гадел [[1942 ел]]ның [[2 февраль|2 феврале]]ндә [[Татарстан АССР]]ның [[Мамадыш районы]] [[Акчишмә (Мамадыш районы)|Акчишмә]] авылында туган. [[Бөек Ватан сугышы]] тәмамланганчы шунда яши. 1946 елда әтиләре армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга даими күчеп йөри, һәм Әхмәткә кечкенәдән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә аның урта белем алу этаплары да, яшәгән урынына карап, төрле мәктәпләрдә — йә татарча, йә русча аралашып бара. 1959 елда хәзерге [[Балык Бистәсе районы]]ндагы [[Котлы Бөкәш]] урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул [[ЛубянЛубиян]] урманчылык техникумында махсус белем ала, аннары, 1962—1965 елларда, [[Совет Армиясе]] сафларында хезмәт итә.
 
1966—1982 еллар арасында Ә. Гадел Түбән Кама район газетасында — хәбәрче, [[Шомыртбаш]] сигезьеллык мәктәбендә — немец теле укытучысы, Үзбәкстанның [[Ташкәнт өлкәсе]]ндә — производство гимнастикасы инструкторы, [[Тольятти]] шәһәрендә — слесарь-монтажчы, янә [[Түбән Кама]] шәһәрендә — тракторчы, компрессорчы, [[Казан телевидениесе]]ндә — тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында, Культура министрлыгында методист һәм [[«Социалистик Татарстан» газетасы]]ның корреспонденты була. 1983—1984 елларда ул — СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры. Эшчәнлегенең соңгы елларында - [[«Шәһри Казан» газетасы]]ның әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире.