Николай Катанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
 
== Тормыш юлы һәм эшчәнлеге ==
Николай Катанов [[1862 ел]]ның 6([[18 май|18]]) маенда [[Янәсәй]] кушылдыгы [[Абакан]]ның сул ярында урнашкан Аскиз авылыннан 17 км ераклыктагы Изюм дигән даладагы җирдә хакас гаиләсендә туа. [[1869 ел|1869]]-[[1876 ел]]ларда ул Аскиздагы училищеда укый, ә [[1876 ел]]да [[Красноярски]]дагы гимназиягә укырга керә, аны [[1884 ел]]да алтын медаль белән тәмамлый. [[1884 ел|1884]]-[[1888 ел]]ларда ул – [[Питырбур]] университетының көнчыгыш факультеты студенты. [[1888 ел|1888]]-[[1892 ел]]ларда Катанов Фәннәр академиясенең [[СеҗерСебер]]дә, [[Монголия]]дә, [[Кытай]] Төркестанында үткәргән фәнни экспедициясендә катнаша, төрки халыкларның тормыш-көнкүрешен гореф-гадәтләрен, телен, авыз иҗатын өйрәнә. [[1893 ел]]ның ахырында ул төрки-татар теле магистры дәрәҗәсенә имтихан бирә һәм [[КДУ|Казан университетының]] төрки-татар теле кафедрасына гадәттән тыш профессор итеп билгеләнә. [[1894 ел]]ның [[29 гыйнвар]]ында ул “Төрки-татар кабиләләренә этнографик күзәтү” дигән кереш лекциясен укый.
 
[[1903 ел]]да Н. Катанов “Урянхай телен фәнни тикшерү тәҗрибәсе” дигән темага докторлык диссертациясен яклый. [[1907 ел]]да [[Казан]] университеты аңа, диссертация якламыйча гына, икенче докторлык дәрәҗәсе бирү турында карар чыгара. [[1911 ел]]да Катанов Казан рухани академиясенә эшкә күчә, анда ул татар теле укыта. [[1917 ел]]гы инкыйлабыннан соң Катановның эшчәнлеге Казан университетында үтә.