Мускуллар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:Genga 19.jpg|right|thumb|Куше мускуллары төзелешенең борынгы рәсеме]]
[[Файл:Skeletal muscle.jpg|right|thumb|Скелет мускулы төзелеше|430px]]
'''Мускуллар''' (''сум ит''<ref>http://g-farsi.belem.ru/gaz.htm</ref>, {{lang-lat|musculus}} — кечкенә сычкан) – кеше һәм җәнлекләр тәненең тыгыз, сыгылмалы мускул тукымасыннан торучы, [[нерв импульс|нерв импульслары]]лары тәэсирендә кыскару сәләтенә ия [[Орган (биология)|органнар]]. Мускулларның функцияләре – органнарны тотып тора, саклый, төрле позаны алырга ярдәм итә, гәүдәне вертикаль тота. Мускуллар күкрәк, корсак куышлыгы пәрдәсе, йоткылык стенасы составына керә; күз алмасы, ишетү сөякчекләре хәрәкәтен тәшкил итә. Бу әле бик аз функцияләр генә.
 
==Мускулның төзелеше==
Юл номеры - 23:
Скелет һәм мускуллар терәк-хәрәкәт системасын барлыкка китерә. Аның төп роле — [[организм]]ның терәген һәм хәрәкәтен тәэмин итү.
 
Нинди дә булса хәрәкәт ясарга теләсә, баш миеннән билгеле бер мускулларга сигнал китә, һәм алар кыскара. Димәк, хәрәкәтләребез белән үзебез идарә итә алабыз. Ләкин күп хәрәкәтләрне уйлап тормыйча башкарабыз. Кинәт кенә кулыңны кайнар чәйнеккә тидерсәң, кайвакыт хәтта ни булганын уйлап та тормыйча, шунда ук кулыңны тартып аласың. Тиредән сигнал [[нервлар]] буйлап арка миенә килә. Ә арка мие икенче нервлар буйлап кулда урнашкан мускулларга җавап сигналы җибәрә. Бу сигнал буенча мускуллар шунда ук кыскаралар һәм кулның сөякләрен күтәртәләр. Менә шулай кул бөгелә, тартып алына. Хәтта шундый гади генә хәрәкәттә дә — кулны тартып алуда — тире дә, нервлар да, ми дә, сөякләр дә, мускуллар да катнаша.
 
Кешенең сын-гәүдәсе скелетка һәм мускулларга бәйле. Сын-гәүдәсе дөрес булган кеше аркасын төз, [[иңбаш поясы|иңбаш]]ларын һәм башын туры тота. Андый кеше зифа, матур күренә. Сын-гәүдәсе дөрес үсмәгән кеше бөтенләй башка кыяфәттә: аның иңбашлары һәм башы салынкы, күкрәге эчкә баткан була. Өстәвенә гәүдә дөрес үсеш алмаганда сулыш алу авырлаша, йөрәк һәм башка эчке органнар начаррак эшли.
Юл номеры - 31:
Сыйныфта моны физкультминут вакытында эшлиләр. Физкультминуттан соң яңадан дөрес утыр.
 
Йөргәндә гәүдәңне төз тот, аркаңны чыгарма. Әгәр авыр әйбер күтәреп барырга туры килсә, ике кулыңа да тигезләп бүлеп тотарга тырыш. Әгәр бүленә торган әйбер булмаса, бер кулдан икенчесенә күчереп барырга кирәк. Мәктәпкә, портфельпәртфил белән йөрүгә караганда, ранец белән йөрү яхшырак.
Йомшак караватта йокларга ярамый. Яткан урының тигез, аз гына катырак булырга тиеш.
Мускуллары үсмәгән кешенең гәүдәсе бервакытта да төз, матур була алмый. Арканы, иңбашларны, башны нәкъ менә мускуллар тотып тора. [[Физик хезмәт]], [[физкультура]], [[спорт]] белән шөгыльләнгән кешенең генә мускуллары нык була. Бу малайларга да, кызларга да кагыла. Мускулларның төп дошманы — хәрәкәтсезлек, ә иң яхшы дусты — хәрәкәт.
 
== Мускуллар==