Фәрит Ибраһимов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
'''Фәрит Таҗетдин улы Ибраһимов''' – татар шагыйре, педагог.
 
Фәрит Ибраһимов [[1893 ел]]ның [[13 февраль|13 февралендә]] [[Казан губернасы]] [[Лаеш өязе]] (хәзерге [[Татарстан]]ның [[Балык Бистәсе районы]]) Түбән Ырга авылында хәлфә гаиләсендә дөньяга килә. [[Беренче дөнья сугышы]] башлангач, Ф. Ибраһимов солдатка алына һәм сугышта катнаша. Фронттан яраланып кайткач, Ф. Ибраһимов укытучы булып эшли, [[Аң журналы|«Аң»]], “Сөембикә”, [[Ак юл (журнал, 1913)|“Ак юл”]], [[Балалар дөньясы (журнал)|“Балалар дөньясы”]] журналларында актив языша.
 
Мәдрәсәдә укыганда ук [[Габдулла Тукай|Тукайга]] ияреп шигырьләр яза башлый. [[1912 ел]]да аның “Уйларым” һәм “Өмидемнең нурлары” исеме белән кечкенә ике шигырь җыентыгы басылып чыга. Фронтта алган тәэсирләре нәтиҗәсендә туган шигъри әсәрләре (“Дөнья”, “Позициядә”, “Аптырау”, “Михнәтләр”, “Гармун тавышы” һ.б.) шул заманның газета-журналларында басыла. Шагыйрьнең фронттан соң булган чор поэзиясендә төшенкелек мотивлары өстенлек итә. [[Октябрь инкыйлабы]]н Ф. Ибраһимов бернинди икеләнүсез, шатланып каршылый. “Укытучыларга сәлам” (1918) исемле шигырендә ул, мәсәлән, элек изелгән, кыерсытылган-эзәрлекләнгән халык укытучыларына Октябрьнең чын азатлык, рухи хөрлек китерүе турында горурланып җырлый. [[1919 ел]]да Ф. Ибраһимов [[Казан]] рабфагында укый. 1918-1919 еллар арасында әдип, халык иҗаты әсәрләре сюжетларына таянып, романтик рухтагы “Халык арасында”, “Өрәк”, “Төшләр” исемле поэмаларын иҗат итә, 1926 елда “Безнең юл” журналында искелек белән яңалык көрәшенә багышланган “Таулар арасында” дигән хикәясен бастыра.