Фатих Сәйфи-Казанлы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: «Ак юл» журналы - Changed link(s) to Ак юл (журнал, 1913)
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 29:
==Иҗаты==
Әдипнең революциягә кадәрге әдәби иҗатыннан «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме» исемле сәхнә әсәрләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук ул [[«Ялт-Йолт» журналы|«Ялт-йолт»]], [[«Мәктәп» журналы|«Мәктәп»]], [[Ак юл (журнал, 1913)|«Ак юл»]], [[«Аң» журналы|«Аң»]] журналларында, «Йолдыз», «Тормыш» кебек газеталарда актив языша, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре белән шул чорда ук үзен танытып өлгерә.
==1917 елгы Февраль революциядәнреволюциясеннән соң==
1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә Ф. Сәйфи-Казанлы [[Уфа]]да татар социалист-революционерлары (эсерлары) органы «Ирек» газетасының нашире була. 1917 елның июль вакыйгаларыннан соң эсерлар партиясе карашларыннан арына барып, 1918 елның январенда Казанга әйләнеп кайткач, алар белән араны бөтенләй өзә һәм шул ук елда [[Мулланур Вахитов]] җитәкчелегендәге [[Үзәк мөселман комиссариаты]]нда эшли башлый. Гражданнар сугышы чорында ул Казан техникумнарында, хәрби-политик һәм хәрби кызыл командирлар әзерләү курсларында тарих һәм иҗтимагый фәннәр Укыта, бер үк вакытта [[«Эшче» газетасы|«Эшче»]], [[«Эш» газетасы|«Эш»]] кебек беренче татар совет газеталарында актив языша. 1920 елда ул РКП(б)га член итеп алына.
[[Татарстан АССР]] төзелгәч, Ф. Сәйфи-Казанлы Мәгариф халык комиссариатында, Җир эшләре халык комиссариатында җаваплы урыннарда эшли. 1923—1925 елларда «Кызыл Татарстан» һәм «Крәстиян гәзите»нең җаваплы Редакторы вазифаларын башкара.