Фатих Сәйфи-Казанлы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: «Ак юл» журналы - Changed link(s) to Ак юл (журнал, 1913)
Юл номеры - 28:
Мөхәммәтфатих башта иске типтагы Казан мәктәпләрендә укый, аннары үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. [[Мөхәммәдия мәдрәсәсе|«Мөхәммәдия]]»не тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Минзәлә өязендә яңа методлы мәктәпләрдә укытучы булып эшли, ә 1906 елда яңадан Казанга кайтып, үзенең әдәби һәм журналистлык эшен башлап җибәрә. 1912—1918 еллар арасында Ф. Сәйфи-Казанлы [[Уфа]] шәһәрендә яши һәм эшли. 1915—1917 елларда [[«Галия» мәдрәсәсе]]ндә тарих фәне укыта.
==Иҗаты==
Әдипнең революциягә кадәрге әдәби иҗатыннан «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме» исемле сәхнә әсәрләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин. Шулай ук ул [[«Ялт-Йолт» журналы|«Ялт-йолт»]], [[«Мәктәп» журналы|«Мәктәп»]], [[«Ак юл» журналы(журнал, 1913)|«Ак юл»]], [[«Аң» журналы|«Аң»]] журналларында, «Йолдыз», «Тормыш» кебек газеталарда актив языша, әдәби тәнкыйть һәм иҗтимагый тормышның төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре белән шул чорда ук үзен танытып өлгерә.
=1917 елгы Февраль революциядән соң=
1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә Ф. Сәйфи-Казанлы [[Уфа]]да татар социалист-революционерлары (эсерлары) органы «Ирек» газетасының нашире була. 1917 елның июль вакыйгаларыннан соң эсерлар партиясе карашларыннан арына барып, 1918 елның январенда Казанга әйләнеп кайткач, алар белән араны бөтенләй өзә һәм шул ук елда [[Мулланур Вахитов]] җитәкчелегендәге [[Үзәк мөселман комиссариаты]]нда эшли башлый. Гражданнар сугышы чорында ул Казан техникумнарында, хәрби-политик һәм хәрби кызыл командирлар әзерләү курсларында тарих һәм иҗтимагый фәннәр Укыта, бер үк вакытта [[«Эшче» газетасы|«Эшче»]], [[«Эш» газетасы|«Эш»]] кебек беренче татар совет газеталарында актив языша. 1920 елда ул РКП(б)га член итеп алына.