Фәхрелислам Агиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
к Бот ярдәмендә мәгънәләр киңәйтелмәсе: Ак юл журналы - Changed link(s) to Ак юл (журнал, 1913)
Юл номеры - 28:
Ул [[1887 ел]]да [[Пинзә губернасы]]ның [[Темников өязе]] [[Тенеш (Мордовия)|Тенеш]] авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала. Ундүрт яшендә, бер сәүдәгәргә ялланып, [[Харбин]]га китә. Анда алдынгы карашлы кешеләр белән аралаша, бик яшьли эшчеләр хәрәкәтенә кушылып, [[1905 ел]]гы революция көннәрендә тимерьюлчылар арасында пропаганда алып бара. [[1906 ел]]да Фәхрелислам Агиев [[Казан]]га килә һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, [[Татар укытучылар мәктәбе|укытучылар мәктәбе]] программасы нигезендә имтиханнар тапшыра. [[1908 ел|1908]]—[[1915 ел|1915]] елларда [[Казан]] шәһәрендә балалар укыта һәм бер ук вакытта язу белән дә шөгыльләнә. Аның мәкалә һәм хикәяләре [[1907 ел]]дан башлап [[Казан]]да чыга торган [[Әл-ислах газетасы|«Әл-Ислах»]], [[«Әхбар» газетасы|«Әл-Әхбар»]] газеталарында, соңрак «Кояш» газетасында һәм [[«Аң» журналы|«Аң»]], «Мәктәп» журналларында басыла. Шулай ук ул мәктәпләр өчен дәреслекләр язу, уку китаплары төзү эшенә дә күп көч куя.
 
Әдипнең иҗат эшчәнлегендәге иң әһәмиятле тармак итеп аның татар балалар әдәбиятын устеругә салган хезмәтен санап була. [[1913 ел]]ның апреленнән башлап ул үз наширлегендә һәм мөхәррирлегендә балалар өчен [[Ак юл журналы(журнал, 1913)|«Ак юл»]] исемле әдәби журнал чыгара башлый. Биш ел дәвамында чыгып килгән бу журнал битләрендә балалар әдәбиятында эшләүче әдипләрнең күп санлы шигырһләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре басылып чыга. Совет чорында күренекле татар балалар шагыйре булып танылган [[Бари Рәхмәт]], әдип [[Нәкый Исәнбәт]]нең дә беренче шигъри тәҗрибәләре иң башлап шушы журнал битләрендә дөнья күрә. Фәхрелислам Агиев үзе дә балалар язучысы буларак «Ак юл» журналын чыгарган чорда формалаша. Аның балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшь үзенчәлекләренә яраштырып язган шигырьләре, кечкенә хикәяләре, тәрҗемә әсәрләре журналның һәр санында диярлек биреп барыла. Әдипнең «Кәкре аяклы тавык» исемле шигъри әкияте балаларның иң яратып укый торган китапларыннан берсенә әверелә.
 
[[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң, [[1917 ел|1917]]—[[1924 ел|1924]] елларда, Фәхрелислам Агиев туган якларында волость ярлылар комитеты председателе, губернадагы татарлар арасында мәгариф эшләрен оештыручы була, [[Пинзә]] шәһәрендә «Сабанчы» газетасын чыгаруда актив катнаша. [[1924 ел]]да ул [[Мәскәү]]гә күчә һәм [[РСФСР]] Мәгариф комиссариатында инструктор-методист, [[СССР]] халыклары үзәк нәшриятында (Центриздат) татар бүлеге секретаре, соңыннан үзәк татар драма театрының директоры булып эшли. Шушы елларда аның берничә тәрҗемә китабы һәм «Хикәяләр жыентыгы» басылып чыга.