«Авыл хуҗалыгы» битенең юрамалары арасында аерма

Нет изменений в размере ,  2 года назад
к
к
# '''Салкынча пояс''' Ауразиянең, Төньяк Американың зур өлешен, Көньяк Американың көньягын алып тора. Монда соры икмәк культуралары, яшелчәләр, тамыразыклар, иртә бәрәңге үстерелә. Урыны-урыны белән җир эшкәртелә.
# '''Уртача пояс''' [[Патагония]]ны, [[Чили]]ны, [[Яңа Зеландия]], [[Тасмания]] утрауларын, [[Аурупа]]ны (көньягыннан башка), Себернең һәм Ерак Көнчыгышның көньягын, Монголияны, Төньяк Кытайны, Тибетны, Көньяк Канаданы һәм АКШның төньягын били. Монда җир ныклап эшкәртелә. Эшкәртелгән җирләрнең өлеше 60–70 %ка җитә. Монда [[арыш]], [[бодай]], [[солы]], [[арпа]], [[киндер]], [[бәрәңге]], [[яшелчәләр|яшелчә]], тамыразыклар, терлек үләннәре, ә көньягында [[мәккәй]], [[дөге]], [[йөзем]], көнбакты, җимеш агачлары үстерәләр. Даими көтүчелек бик үсеш алмаса да, куулы көтүчелек үсештә.
# [[Рәсем:Agriculture---Tea.jpg|thumb|200px|right|Ява утравындагы чәй кыры]]'''Җылы пояс''' Урта диңгез буен, АКШ, Мексика, Аргентинаның күпчелек өлешләрен, көньяк Африканы һәм Кытайны, Австралияны үз эченә ала. Монда елга ике мәртәбә уңыш җыялар: кышын- урта пояс культураларын һәм җәен- тропик беръеллыкларны (мамык) яки күпьеллыкларны ([[зәйтүн агачы]], [[чәй]], [[цитруслар]], [[инжиринҗир]] һ.б.).
# '''Эссе пояс''' Африканы, Көньяк Американы, Австралияне, Индонезияне, Гарәп ярымутравын, Көньяк Азияны били. [[каһвә агачы|Каһвә]], [[шоколад]], [[финик]], пальма агачлары һ.б. үстерелә. Субарид зоналарда зур аз үсемлекле көтүлекләр урнашкан.
 
1 215 225

правок