Берлин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 139:
 
=== Патша башкаласы ===
[[1701 ел]]да узган Фридрих I коронациясе нәтиҗәсендә Берлин [[Прусси]]янең башкаласы дип игълан ителә. 1709 Берлин, Кёльн, Фридрихсвердер, Доротеенштадт һәм Фридрихштадт шәһәрләрекушыла. Ләкин алар инде күптәннән Берлин шәһәренең өлешләре дип саналып килгән була. [[1760 ел]]ның [[9 октябрь|9 октябрендә]] Җидееллык сугыш ([[1756 ел|1756]] – [[1763 ел|1763]] еллар) вакытында Берлин генерал граф [[Захар Чернышёв|З.Г. Чернышев]] җитәкчелегендәге рус корпусына бирешә. Әсирлеккә 4500 солдат алына. Ганимәт (трофей) буларак руслар 143 корал, 18000 мылтык һәм пистолетпистәлит, контрибуция буларак 2 миллионга якын талер акча алалар. Шул вакытта рус генералына бирелгән Берлинның символик ачкычы әле дә [[Питырбур]]ның Казан соборында саклана. Берлинда дүрт көн торганнан соң, Чернышев дошманның шәһәргә якынаюы турында хәбәр ала һәм корпусын кышкы фатирларга күчерә.
 
[[1806 ел]]ның [[14 октябрь|14 октябрендә]] Йен һәм Ауэрштедт тирәсендә узган Наполеон гаскәрләренә каршы сугышта Пруссия җиңелә. Бу прусс дәүләте үсешендә мөһим роль уйнаган реформаларга китерә. «Прусс реформалары» икътисад һәм мәгариф үсешенә зур этәргеч була. [[1806 ел]]ның [[Ноябрь|ноябрендә]] француз гаскәрләре Берлинга керә. [[1806 ел]]ның 21 (9) ноябрендә [[Наполеон]] [[Англия]]гә каршы континенталь блокада игълан итә. Наполеон армиясенең калдыкларын куганда, 1813 елның февралендә рус гаскәрләре кабат Берлинны ала. [[1861 ел]]га Берлинга Веддинг, Моабит, Темпельхоф һәм Шёнеберг бистәләре кушыла.