«Билсур Габделхәев» битенең юрамалары арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
[[1986 ел]]да Билсур Габделхәев докторлык диссертациясе яклап физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елдан — Казан университеты профессоры, [[1988 ел]]дан — кафедра мөдире. Галим математик анализ, дифференциаль һәм интеграль тигезләмәләр, исәпләү математикасы һәм математик физика өлкәләрен берләштергән тармакны өйрәнүче дөньякүләм танылган зур фәнни мәктәпне тудырды. Аның югары һәм гамәли математика өлкәсендә 200гә якын фәнни хезмәте һәм күп илләрдә басылган өч монографиясе бар. Б. Габделхәев 35 фән кандидаты, өч фән докторы тәрбияләде — аларның күбесе үсеп килүче илләр өчен.
 
[[1974 ел]]да якташыбыз Казан университеты каршындагы югары уку йортларының берләштерелгән фәнни семинары җитәкчесе итеп сайланды. «Югары уку йортлары хәбәрләре. Математика» фәнни журналының редактор урынбасары, аның редакция советы әгъзасы. [[1992 ел]]дан — Татарстан Фәннәр Академиясенең әгъза-корреспондентымөхбире, математика буенча аның фәнни советышурасы рәисе.
 
[[1996 ел]]да аңа Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелде. Шул ук елда [[АКШ]]ның география җәмгыяте аны үзенең шәрәфле әгъзасы итеп сайлады, АКШның биография институты математика өлкәсендә иң югары уңышка ирешкән кеше дип танып, үзенең алтын медале белән бүләкләде. [[1997 ел]]дан — әлеге институтның җитәкче шурасы әгъзасы.
Анонимный участник