«Билсур Габделхәев» битенең юрамалары арасында аерма

төзәтмә аңлатмасы юк
Ул [[1936 ел]]ның [[29 октябрь|29 октябрендә]] [[Корган өлкәсе]]ндә туган. [[1954 ел]]да [[Балтач]] урта мәктәбен тәмамлый, ике ел дәвамында Яңгул урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.
 
Билсур Габделхәев [[1961 ел]]да бик яхшы билгеләр белән [[Казан Дәүләт университеты]]ның физика-математика факультетын тәмамлый, аспирантурада укуын дәвам итә. [[1962 ел]]дан — ассистент, [[1967 ел]]дан — өлкән укытучы. [[1966 ел]]да диссертация яклап, физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәседәрәҗәсен ала. [[1968 ел]]дан — университетның математик анализ кафедрасы доценты. [[1968 ел|1968]]—[[1973 ел|1973]] елларда — [[Болгария]]нең [[София]] һәм [[Пловдив]] университетлары доценты.
 
[[1986 ел]]да Билсур Габделхәев докторлык диссертациясе яклап физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. Шул ук елдан — Казан университеты профессоры, [[1988 ел]]дан — кафедра мөдире. Галим математик анализ, дифференциаль һәм интеграль тигезләмәләр, исәпләү математикасы һәм математик физика өлкәләрен берләштергән тармакны өйрәнүче дөньякүләм танылган зур фәнни мәктәпне тудырды. Аның югары һәм гамәли математика өлкәсендә 200гә якын фәнни хезмәте һәм күп илләрдә басылган өч монографиясе бар. Б. Габделхәев 35 фән кандидаты, өч фән докторы тәрбияләде — аларның күбесе үсеп килүче илләр өчен.
Анонимный участник