Афзал Шамов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 32:
Афзал Шамов — [[татар әдәбияты]]нда, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган "Рәүфә" ([[1926 ел|1926]]), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле "Днепр буенда" ([[1927 ел|1927]]), "Бер мәхәббәт турында" ([[1933 ел|1933]]), совет тормышы шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан "Ана" ([[1933 ел|1933]]), "Госпитальдә" ([[1938 ел|1938]]), "Туйда" ([[1938 ел|1938]]) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Ул язган хикәяләр [[рус теле|рус]], [[венгер теле|венгер]], [[казак теле|казак]], [[чуаш теле|чуаш]], [[башкорт теле|башкорт]] һәм башка телләргә тәрҗемә ителәләр.
 
Афзал Шамов — әдәби тәрҗемә остасы. Мәсәлән, [[Александр Пушкин]]ның "Капитанская дочка" ("Капитан кызы", 1936), [[Николай Гоголь]]нең "Старосветские помещики" ("Борынгы алпавытлар", 1939), [[Николай Островский]]ның "Как закалялась сталь" ("Корыч ничек чыныкты", 1936), [[ЖюльЖүл Верн]]ның "Дети капитана Гранта" ("Капитан Грант балалары", 1938), [[Лев Толстой]]ның "Воскресение" ("Яңадан туу", 1950) романы белән "Хаҗи Морат" (1953) повесте һ.б. бар.
 
[[Бөек Ватан сугышы]] чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм уннан артык медаль белән бүләкләнгән.