Ленар Шәех: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 40:
Ленарның публицистик мәкаләләре, шигырьләре, хикәяләре, яңа чыккан китапларга рецензияләре республикабызның “[[Казан утлары]]”, [[Мәйдан журналы|“Мәйдан”]], “[[Чаян журналы|Чаян]]”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын”, “[[Татарстан яшьләре]]”, “[[Мәдәни җомга]]”, “[[Шәһри Казан]]”, “[[Ватаным Татарстан]]”, “[[Мәгърифәт (газета)|Мәгърифәт]]”, [["Сабантуй" газетасы|“Сабантуй”]], “[[«Салават күпере» (журнал)|Салават күпере]]”; Башкортстанның [[Тулпар журналы|“Тулпар”]], «[[Шоңҡар (журнал)|Шоңҡар]]», “Йәшлек”, [[«Кызыл таң» газетасы|«Кызыл таң»]] кебек газета-журналларында даими басыла.
 
Ленар Шәех – балалар өчен “Авылдан килгән мендәр” (2005), “Керпе ничек энәле булган?” (2007), “Безнең ишегалдында” (2010, 2012), “Алдамыйм!” (2014), “Безнең урманда” (2017) исемле китаплар авторы. “Дүртенче кат... Бишенче кат...” (2008), "Җылытасы килә дөньяны!.." (2011), "Бар бездә берәү!.." (2015) һ.б. җыентыкларында исә аның лирик, фәлсәфи һәм юмористик-сатирик шигырьләре, "Үзем белән очрашу" китабында әңгәмәләре, әдәби портретлары, иҗат бәяләмәләре, язмалары, сәяхәтнамәләре, уйланулары, хикәяләре урын алган. Аның авторАвтор-төзүче буларак башкарган “Җил каян килә?” (2008) китабы балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы фәнни-популяр басма булып тора.
 
Аның шигырьләре Татарстан, Россия һәм дөнья күләмендә басылган шигъри антологияләргә кертелгән.
 
[[2008 ел]]да Татарстан китап нәшриятында Л.Шәех төзегән «Нәҗип Газизов» исемле китап дөнья күрә. Ул аның дәү әтисе – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, [[Татарстанның атказанган укытучысы|Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы]], Актаныш районының 4 нче номерлы [[Яңа Әлем]] һәм 3 нче номерлы Такталачык балалар йортлары директоры, күренекле педагог, татар Макаренкосы [[Нәҗип Газизов|Нәҗип Газиз улы Газизовның]] ([[1918]]–[[1977]]) якты истәлегенә багышлана.
 
Ленар Шәех татар классикларының китапларын бүгенге көн таләпләренә туры китереп төзеп, дөньяга чыгаруда күп көч куя. Арада Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ, Фатих Кәрим, Гамил Афзал, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев һ.б. ның китаплары бар. Ул – биш китаптан торган "Балачак энциклопедиясе"н төзүчеләрнең берсе (Талия Шакирова белән берлектә), шулай ук рус, немец, башкорт, кыргыз, якут һ.б. телләрдән шигъри тәрҗемәләр һәм китаплар авторы. Татарстан китап нәшриятында дөнья күреп килгән "Татар прозасы" һәм "Төрки әдәбият" серияләренең проект җитәкчесе. Аның шигырьләре Татарстан, Россия күләмендә дөнья күргән шигъри антологияләргә кертелгән.
 
Ленар Шәех – [[Татарстан Журналистлар берлеге]] ([[2006 ел]]), Русия Журналистлар берлеге ([[2006 ел]]), [[Халыкара Журналистлар Ассоциациясе]] – [[IFJ]](2006), Халыкара [[ПЕН-клуб]]ның Татар ПЕН-үзәге ([[2007 ел]]) әгъзасы, Кыргызстан Республикасының Омор Солтанов Халыкара иҗтимагый Поэзия академиясе академигы ([[2015 ел]]).