Сәет Вахиди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
мәгълүмат өстәү
Ajdar (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 2:
 
== Тормыш юлы ==
Казан губернасы Спас өязенең Ташбилге авылында крәстиян гаиләсендә туа. Туган авылының һәм Иске Рәҗәп авылының мәдрәсәләрендә укыганнан соң, 1905 елдан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1911 елда укуын тәмамлый һәм туган ягында балалар укыту белән шөгыльләнә башлый. Башта Уразлы мәктәбендә эшли, соңрак Мамадыш якларына китә. 1912 елда туган авылы Ташбилгедә мәктәп ачтыруга ирешә.<ref name=":0"»>[http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/19/150609/ Әлки районы мәктәбенә Сәет Вахиди исеме бирү тәкъдим ителде] – [[Татар-информ]]</ref>
 
Авылларда укытучы булып эшләгән елларда татар тарихына караган кулъязма әсәрләрне туплый башлый. Күп кенә язма китаплар һәм документлар туплый. Шул исәптән, Казан ханлыгы чорына караган социаль-юридик документлардан берсе булган [[Сәхиб-Гәрәй|Сәхип-Гәрәй хан]] [[Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы|ярлыгын]] таба.
 
Совет чорында Сәет Вахиди кулъямалар эзләү эшен дәвам итә. [[1925 ел|1925]] һәм [[1930 ел|1930 елларда]] үзе җыйган сирәк һәм уникаль кулъязмалар байлыгын [[Казан (Идел буе) федераль университеты|Казан университетының]] [[Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә|китапханәсенә]] бүләк итә<ref name=":1"»>[[Исмәгыйль Рәми]], [[Рәис Даутов]]. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 399 б. – 63 Б.</ref>.
 
Казанда [[Татарстан Республикасының милли музее|Үзәк татар музеенда]] Көнчыгыш кулъязмалары бүлеген җитәкли, Казанның төрле югары уку йортларында белем бирә. 1937-1938 елларда [[Русия фәннәр академиясе|РФА]] [[Русия Фәннәр академиясенең Шәрекъне өйрәнү институты|Шәрекъне өйрәнү институтында]] эшләп ала.