Сәет Вахиди: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
YiFeiBot (бәхәс | кертем)
к Бот: бу мәкаләнең интервики сылтамалары (1) хәзер Wikidata-да
Ajdar (бәхәс | кертем)
мәгълүмат өстәү
Юл номеры - 1:
{{Шәхес}}'''Сәет Вахиди''' (Сәет Габделманнан улы Вахитов, {{wikidata-2|properties|linked|qualifiers|{{#invoke:wikibase|id}}|P569|P19}}, {{wikidata|P19}} — {{wikidata-2|properties|linked|qualifiers|{{#invoke:wikibase|id}}|P570|P20}}, {{wikidata|P20}}) — тарихчы, педагог, Көнчыгышны өйрәнүче, археограф, кулъязмалар җыючы.
 
== Тормыш юлы ==
Казан губернасы Спас өязенең Ташбилге авылында крәстиян гаиләсендә туа. Туган авылының һәм Иске Рәҗәп авылының мәдрәсәләрендә укыганнан соң, 1905 елдан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1911 елда укуын тәмамлый һәм туган ягында балалар укыту белән шөгыльләнә башлый. Башта Уразлы мәктәбендә эшли, соңрак Мамадыш якларына китә. 1912 елда туган авылы Ташбилгедә мәктәп ачтыруга ирешә.<ref name=":0">http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/19/150609/ Әлки районы мәктәбенә Сәет Вахиди исеме бирү тәкъдим ителде</ref>
 
Авылларда укытучы булып эшләгән елларда татар тарихына караган кулъязма әсәрләрне туплый башлый. Күп кенә язма китаплар һәм документлар туплый. Шул исәптән, Казан ханлыгы чорына караган социаль-юридик документлардан берсе булган [[Сәхиб-Гәрәй|Сәхип-Гәрәй хан]] [[Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгы|ярлыгын]] таба.
 
Совет чорында Сәет Вахиди кулъямалар эзләү эшен дәвам итә. [[1925 ел|1925]] һәм [[1930 ел|1930 елларда]] үзе җыйган сирәк һәм уникаль кулъязмалар байлыгын [[Казан (Идел буе) федераль университеты|Казан университетының]] [[Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә|китапханәсенә]] бүләк итә<ref name=":1">Исмәгыйль Рәми, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001. – 399 б. – 63 Б.</ref>.
 
Казанда [[Татарстан Республикасының милли музее|Үзәк татар музеенда]] Көнчыгыш кулъязмалары бүлеген җитәкли, Казанның төрле югары уку йортларында белем бирә. 1937-1938 елларда [[Русия фәннәр академиясе|РФА]] [[Русия Фәннәр академиясенең Шәрекъне өйрәнү институты|Шәрекъне өйрәнү институтында]] эшләп ала.
 
[[1938 ел|1938 елда]] кулга алына, «Солтангалиевчеләрнең» берсе булуда гаепләнә. Вафат булу датасы турында төрле фаразлар бар<ref name=":0" />. [[Миркасыйм Госманов]] аны [[1941 ел]]<nowiki/>да һәлак булган дип әйтә<ref name=":0" />, Исмәгыйль Рәминең «Әдәби сүзлегендә» [[1942 ел]] датасы китерелә<ref name=":1" />. Күпчелек биографик мәгълүмат чыганакларында 1938 елда үлүе хәбәр ителә.
 
== Истәлек ==
2017 елда [[Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе|Татарстан Фәннәр академиясендә]] Сәет Вахидинең тууына 130 ел тулуга багышланган «Татар кулъязма мирасы: өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре»дип исемләнгән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырылды<ref>http://www.antat.ru/tt/news/7625/</ref>.
 
== Искәрмәләр ==