Әхмәт Хөсәенов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 33:
Әхмәтнең сәүдә эшләре уңышлы бара. [[XIX гасыр]]ның соңгы чирегендә Әхмәт һәм Мәхмүт байларның Казан төбәгендә генә егерме мәчет һәм мәдрәсә, мәктәпләр ачуы билгеле. Шәһәр һәм авыл [[мәчет]], [[мәдрәсә]]ләренә алдынгы карашлы [[мулла]] һәм мөгаллимнәрне алар үзләре сайлыйлар, аларга хезмәт хакын үзләре түлиләр<ref>Мәсәлән, Оренбург өлкәсенең дәүләт архивында Казанның 5 нче мәхәлләсе каршындагы мәктәп укытучысының Хөсәеновлардан эш хакы алуына распискасы сакланган. Егерменче гасыр башына Хөсәеновлар җәмгысы кырыклап мөгаллимгә эш хакы түләп торганнары, ике йөзләп мәктәп һәм мәдрәсәне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин иткәннәре, аларның биналарын төзекләндерү максатында да ярдәм булдырганнары билгеле.</ref>. [[1889 ел]]да бертуган Хөсәеновлар [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]н ачалар.
 
Әхмәт Хөсәеновнең, кардәшләре белән бергә, шулай ук [[Эрбет ярминкәсе|Эрбет]], [[Мәкәрҗә ярминкәсе|Мәкәрҗә]] ярминкәләрендә, [[Урта Азия]]нең [[Сәмәрканд]], [[Кукан]] шәһәрләрендә, [[Мәккә]]дә дә мәчет һәм мәдрәсәләр ачканнары турында мәгълүматлар бар<ref>Фәхретдин Риза. "Әхмәт бай". Оренбург, 1911</ref>. Һәр елны берничә сәләтле егет алар билгеләгән стипендия хисабына [[Питырбур]], [[Мәскәү]], [[Сарытау]], [[ТомскТум]], [[Каһирә]], [[Бәйрут]], [[Истанбул]] югары уку йортларына укырга җибәрелгән.
 
Әхмәт Хөсәенов [[1906 ел]]да вафат була. Вафат булганнан соң Әхмәт байның балаларына калдырган мирасы 1,255,994 сумнан торганы билгеле. Ул [[Казан]]да җирләнгән.