Леонид Говоров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 17:
 
== Тәрҗемәи хәле ==
[[1897 ел]]ның [[10 февраль|10]] ([[22 февраль|22]]) [[февраль|февралендә]] [[Вятка губернасы]] [[Яраң өязе]] (''хәзерге'' [[Киров өлкәсе]] [[Советск районы]]) Бутырки авылында крәстиян гаиләсендә гаиләдә иң өлкән бала булып туган. Милләте — [[рус]]. Әтисе Александр Григорий улы (''[[1869 ел|1869]]—[[1920 ел|1920]]'') [[Николай Стахеев|Стахеевлар]]ның шәхси пароходчылыгында матрос булып эшли, аннары [[Алабуга]]да реальный укуханәсендә хат ташучы булып урнаша һәм балаларын шунда бушлай укыту мөмкинлеге ала. Әнисе Мария Александр кызы Панфилова (''[[1867 ел|1867]]—[[1919 ел|1919]]''). Л. Говоров [[Яраң]]да 4 сыйныфлы һөнәри укуханәне бетергәч, [[Алабуга]]да реальный укуханәсен тәмамлый (''[[1916 ел|1916]]''). Иң яхшы укучы буларак, [[армия|хәрби хезмәттән]] кичектерелү мөмкинлеге һәм [[Россия империясе]]ндәге теләсә кайсы уку йортына имтихансыз керү хокукы ала. Петроград политехника институтының урман техникасы факультетын сайлый. [[1916 ел]]ның [[декабрь|декабрендә]] патша армиясенә алынып, Константин артиллерия укуханәсен тизләтелгән чыгарылышта тәмамлый (''[[1917 ел|1917]]''). «''Подпоручик''» дәрәҗәсе бирелеп, [[ТомскТум]] гарнизонының мортира батальонына кече офицер итеп җибәрәләр. [[1918 ел]]да Советларның декреты белән патша армиясе таркатылгач, [[армия|хәрби хезмәттән]] баш тартып, [[Алабуга]]га кайта, потребкооперациягә эш башкаручы булып урнаша.
 
== Ватандашлар сугышында ==
Юл номеры - 24:
 
==== Кызыл гаскәрдә ====
[[1919 ел]]да аклар гаскәреннән качып, [[ТомскТум]]идада сугышчан эшче дружинасы башлыгы ярдәмчесе булып тора. [[1920 ел]]ның гыйнварында, үзе теләп, [[Василий Блюхер|В.К. Блюхерның]] 51нче укчы дивизиясенә кушыла, артиллерия дивизионы оештырып, аның командиры итеп билгеләнә. Дивизионы белән [[Көньяк фронты (Русия ватандашлар сугышы)|Көньяк фронтка]] барон Врангельгә каршы көрәшкә җибәрелә. [[Каховка]] һәм [[Перекоп (Кырым)|Перекопны]] камауда катнаша. Ике тапкыр яралана. Врангель танкларына һәм кавалериясенә каршы тупларны куллану осталыгы өчен беренче сугышчан ордены — [[Кызыл Байрак ордены]] белән бүләкләнә.
[[Файл:Leonid Govorov1923.JPG|180px|right|thumb|Л.А. Говоров хатыны Лидия белән. [[1923 ел|1923]]]]
[[Ватандашлар сугышы]] тәмамлангач, 51нче Перекоп укчы дивизиясендә хезмәт итүен дәвам итә: [[1923 ел]]ның [[октябрь|октябреннән]] артиллерия дивизионы, [[1924 ел]]ның ахырыннан артиллерия полкы командиры. Соңрак ныгытылган районның, 14нче һәм 15нче укчы корпусларның артиллерия башлыгы, [[Киев хәрби округы]]ның артиллерия бүлегендә бүлекчә командиры.