Владимир Короленко: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 32:
Әтисе Галактион Афанасий улы Короленко (''[[1810 ел|1810]]-[[1868 ел|1868]]'') казый булып башта Житомир өяз судында, аннары [[Дубно]]да, соңыннан [[Ровно]]да — барысы 20 ел эшли. Намуслы, канун буенча эшләүче, дөреслек яклы казый була. Әлеге сыйфатларны улы Владимирда да тәрбияли алган. Язучының әнисе Эвелина Иосиф кызы милләте буенча [[Польша|поляк]] хатыны була.
В.Г. Короленко әтисе үрнәгендә хокук яклаучы булырга тели. Ләкин ул укыган Ровно гимназиясен тәмамлау, анда борынгы телләр укытылмаганлыктан, университетның юридик факультетына керү хокукы бирми. Экстерн тәртибендә хәзерләнү өчен гаиләсе матди ярдәм итә алмый. Гимназияне көмеш медаль белән тәмамлаган В.Г. Короленко [[Петербург]]та технология институтына укырга керә. Гаиләсенә авырлык китермәс өчен, уку елларында корректор, сызымчы булып эшли. Барыбер укуны ташларга туры килә. Соңрак [[Мәскәү]]дә Петр җир эшкәртү һәм урман академиясендә, [[Петербург]]та тау институтында укый башлый, ләкин народниклар хәрәкәтендә катнашуы өчен кулга алыну һәм [[Глазов]]ка (''[[1879 ел|1879]]''), аннары [[Себер]]гә (''[[ТомскТум]], [[Якутия]]'') сөргенгә сөрелү сәбәпле, әлеге уку йортларын тәмамлый алмый кала.<br/>
[[1885 ел]]да [[Нижгар]]да төпләнергә рөхсәт ала. Биредә хикәя һәм очерклар яза, [[Мәскәү]], [[Нижгар]] һ.б. шәһәрләрдә нәшер ителүче журналларда басыла башллый.