Уфа: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Ayratayrat кулланучысының (бәхәс) 2257335 үзгәртүеннән баш тарту
Тамга: кире кайтару
Ayratayrat (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 150:
[[1586 ел]]дан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой [[Иван Грозный]]ның хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Марияның дусты була. Беренче воеводаның исем-шәрифләрен Михаил Ногай дип тә аңлаталар.
 
[[1708 ел]]дан — [[Казан губернасы]] составында, [[1728 ел]]дан — Уфа провинциясе үзәге, [[1744 ел]]дан — Ырынбур губернасына беркетелгән, [[1781 ел]]дан — [[Уфа наместниклыгы|Уфа калгайлыгының]] үзәге, [[1796 ел]]дан — яңадан [[Ырынбур губернасы]] составында, [[1802 ел]]дан — гражданнар губернаторы резиденциясы һәм губерна учреждениелары булган губерна каласы, [[1865 ел]]дан — [[Уфа губернасы]] үзәге, [[1922 ел]]дан — [[Башкортстан]]ның баш каласы.
 
1918 елның 5 июлендә, [[Русия ватандашлар сугышы|Ватандашлар сугышы]] барышында, Уфа большевикларга каршы баш күтәргән [[чехословак корпусы]] өлешләре тарафыннан яуланган. Шәһәр [[Oyıştıruçılar cıyını əğzələre komitəte|Оештыручылар җыелышының әгъзалары комитәте]] контроленә күчте. Шул ук елның 8-23 сентябрендә биредә Уфа дәүләт киңәшмәсе (большевикларга каршы хөкүмәтләрнең, фиркаләрнең, казак гаскәрләренең һәм җирле үзидарәләр форумы) үткәрелгән. 23 сентябрьдә биредә Вакытлы бөтенрусия хөкүмәте (шулай ук «Уфа директориясе» исеме астында таныш) игълан ителә. Ул шәһәрдә 9 октябренә кадәр урнашкан, шуннан соң [[Омски]]га күчте. Декабрь аенда шәһәргә Кызыл Гаскәре өлешләре керәләр. 1919 елның 13 мартында шәһәр Колчак гаскәре тарафыннан алына, әмма 9 июнендә үк [[Уфа операциясе|Кызыл Гаскәре аны кире ала]].