Албания: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Ajdar (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 187:
[[1912 ел]]ның [[28 ноябрь|28 ноябрендә]] көньяк [[Влёра]]да узган Бөтен албан конгрессында Влёра мәҗлесе оештырыла. Сиксән өч кешедән торган бу Мәҗлес илнең бәйсезлеген игълан итә һәм Вакытлы хөкүмәт оештыра. Хөкүмәт оештыру турында карарны Мәҗлеснең икенче сессиясендә, ягъни 1912 елның [[4 декабрь|4 декабрендә]] кабул итәләр. Ул 10 әгъзадан тора, аны [[1914 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ына кадәр Исмәгыйль Кәмали җитәкли. Шул ук вакытта Мәҗлес хөкүмәт эшчәнлеген күзәтеп торыр өчен Сенат (''Pleqësi'') дигән органны да булдыра, анда Мәҗлеснең 18 әгъзасы хезмәт итә.
 
Албаниянең бәйсезлеген [[1913 ел]]ның [[29 июль|29 июлендә]] [[Лондон конференциясе (1912–1913)|Лондон конференциясендә]] таныйлар. Яңа барлыкка килгән [[Албания кенәзлеге]]нең чикләрен билгеләгәндә ул чорның демографик үзенчәлекләре исәпкә алынмый кала. Шул ук елның [[15 октябрь|15 октябрендә]] Албаниянең үз сәяси институтлары тәртипкә килеп беткәнче дәүләт эшен карар өчен [[Халыкара контроль комиссиясе]] корыла. Ул Влёрада урнаша. Албания кенәзлегенең беренче көч структурасы буларак, [[Халыкара жандармерия]] дә оештырыла. Ноябрь аенда ук беренче жандармнар илгә килеп җитә. Албания кенәзе [[ВильһелмВилһелм Вид]] кенәзлекнең беренче кенәзе итеп сайлана. [[7 март]]та ул [[Дуррес]] вилаять башкаласына килә һәм беренче хөкүмәтен оештыра башлый. Моның өчен ул Турхан паша Перметига беренче албан кабинетын формалаштырырга әмер бирә.
 
1913 елның ноябрендә госманлы яклы албан көчләре Албания тәхетенә [[Госманлы дәүләте]]нең сугыш министры, чыгышы белән албан милләтле [[Әхмәд Иззәт Фугач]] пашаны күтәрмәкче була <ref>Elsie, Robert. "Albania under prince Wied".</ref>. Госманлы яклылар фикеренчә, Албания кенәзлегенең яңа режимы чынлыкта христиан державаларының һәм җирле аксөякләр-җирбиләүчеләрнең кулында чираттагы корал гына булган <ref> Jelavich, Barbara (1999) [1983], ''History of the Balkans: Twentieth century'', '''2''', Cambridge, United Kingdom: The Press Syndicate of University of Cambridge, p. 103, ISBN 0-521-27459-1, </ref>.
 
Албания белән кушылырга теләмәгән греклар исә [[Гирокастер]]да 1914 елның февралендә Төньяк Эпир мохтари җөмһүриятен (автономияле республикасын) игълан итә. Бу дәүләтчелек озын гомерле булмый һәм [[1921 ел]]да көньяк вилаятьләр тулысынча Албан кенәзлеге белән берләштерелә <ref>Bowden, William (2003). ''Epirus Vetus : the archaeology of a late antique province''. London: Duckworth. p. 28. ISBN 978-0-7156-3116-4.</ref>. Әмма шул ук вакытта мөселман руханилары төркеме җитәкчелегендә, беренче чиратта, [[Әссәд паша Топтани]] тирәсендә берләшкән албан крестьяннарының баш күтәрүе калкып чыга. Әссәд паша бу хәрәкәттә үзен Албанияне һәм Исламны коткаручы дип игълан итә<ref> Vickers, Miranda (1999).''The Albanians: a modern history''. I.B. Tauris. p. 81. ISBN 978-1-86064-541-9.</ref>. Мирдита төбәгендәге католик ихтыяри көрәшчеләренә ярдәм итү максатыннан, Албан кенәзе ВильһельмВилһелм Вид аларның җитәкчесе Пренк Биб Доданы Албаниянең тышкы эшләр министры итеп билгели. 1914 елның мае һәм июнендә Халыкара жандармерия гаскәрләренә Иса Болетини да кушыла, һәм аның кешеләрен, күбесе Косоводан тупланган гаскәрләрне һәм Мирдита католиклары вәкилләрен, фетнәчеләр җиңә. Баш күтәрүчеләр 1914 елның август ахырында Үзәк Албаниянең күпчелек җирләрен басып алалар. Шулай итеп, кенәз Видның режимы бәреп төшерелә, кенә үзе 1914 елның 3 сентябрендә илдән кача <ref> Springer, Elisabeth; Leopold Kammerhofer (1993). ''Archiv und Forschung''. Oldenbourg Wissenschaftsverlag. p. 346. ISBN 3-486-55989-3. </ref>.
 
== География ==
Юл номеры - 255:
 
== Сәясәт ==
Илнең сәясәте [[Албания конституциясе]] кысаларында гамәлгә ашырыла. [[1913 ел]]да Албаниядә [[монархия]] оештырыла, аннары [[1920 ел]]да кыска вакытка [[җөмһүрият]] кертелә, аннары [[1928 ел]]дан ул яңадан демократик монархиягә әйләнә. Сугыштан соң илдә [[социалистик җөмһүрият]] оештырыла, ул [[коммунизм]] чоры тәмамланып, [[капитализм]] һәм [[демократия]] кайтарылганчы гамәлдә була. Бүгенгесе көндә Албания – унитар парламентар конституцион җөмһүрият, ил президенты дәүләт башлыгы, ә премьер-министр хөкүмәт җитәкчесе буларак хезмәт итәләр <ref> https://www.constituteproject.org/constitution/Albania_2008?lang=en </ref>.
 
Президент дәүләтне җитәкли, хәрби көчләрнең югары сәргаскәре булып тора һәм барлык албан халкының бердәмлеген чагылдыра <ref> http://www.wipo.int/edocs/lexdocs/laws/sq/al/al057sq.pdf </ref>. Дәүләт башлыгы биш еллык мөддәткә парламент тарафыннан сайлана (парламент әгъзаларының биштән өче тавыш риза булырга тиеш). Президент Конституциянең һәм барлык кануннарның үтәлешен гарантияли, парламент сессиягә җыелмаган чакта аның вазыйфаларын башкара һәм премьер-министрны билгели. Башкарма хакимиятне хөкүмәт башлыгы һәм министрлар шурасы – хөкүмәт гамәлгә ашыра. Парламент хөкүмәт төзелгәндә соңгы ризалыкны бирергә тиеш. Премьер-министр тышкы һәм эчке сәясәт өчен җавап тота, министрларның һәм башка дәүләт органнарының эшенә юнәлеш бирә һәм аларны контрольдә тота.
Парламент – Албания ватандашларының бер пулатлы вәкиллекле органы. Аның әгъзалары халык тарафыннан 4 еллык мөддәткә туры, гомуми, периодик һәм тигез хокуклы сайлауларда яшерен тавыш бирү ярдәмендә сайлана. Парламентта 140 депутат бар, алар фирка исемлекләре нигезендә пропорциональ сайлау системасы белән сайлана. Парламент эчке һәм тышкы сәясәтнең юнәлешен билгели, Конституциягә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертә, башка дәүләткә сугыш игълан итә, халыкара килешүләрне раслый (ратификацияли) яки аларны гамәлдән чыгара, президентны, югары мәхкәмәне, баш прокурорны һәм аларның урынбасарларын сайлый, дәүләт радио һәм телевидениесе, дәүләт мәгълүмат агентлыклары һәм башка мәгълүмат чараларын идарә итә.