Шәехзадә Бабич: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
176.59.110.60 кулланучысының (бәхәс) 2261881 үзгәртүеннән баш тарту
Тамга: кире кайтару
176.59.41.4 кулланучысының (бәхәс) 2261887 үзгәртүеннән баш тарту
Тамга: кире кайтару
Юл номеры - 38:
 
== Иҗат ==
Беренче шигырьләрен [[Башкорт-казакъ мөнәсәбәтләре|Шәехзадә Бабич казакъ далаларында яза]]. Матбугатта аның шигырьләре инде [[1913 ел]]да күрелә башлый. Шуннан соң Бабичның иҗаты зур тизлек белән үсә бара, өч-дүрт ел эчендә ул үзен нечкә хисле лирик һәм үткен телле сатирик шагыйрь итеп таныта.
Февраль революциясен ул «Яшәсен эшчеләр!», «Хөррият бүләге», «Тәмсил кисәге» кебек революцион рухлы шигырьләре белән алкышлый.
 
Кыска гына гомере эчендә Шәехзадә Бабич бай һәм үзенчәлекле шигъри мирас калдыра. Аның лирикасы Ватанга, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Аның шигырьләре камил эшләнгән, алар нәфислеге, ритмик музыкальлеге, тел-сүрәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге ягыннан сокландыра. Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик әсәрләрендә калку чагыла. [[1916 ел|1916]]—[[1917 ел|1917]] еллар дәвамында язылган «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») кебек күләмле һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын казанган поэмалар татар юмор-сатира жанрының классик үрнәкләре булып саналырга хаклы.
<blockquote>
'''Без үзебез — башкортлар'''</br>
''Без үзебез — башкортлар,'' </br>
''Күп ырыуга баш йортлар.'' </br>
''Бездә гәүһәр, бездә йәүһәр,'' </br>
''Бездә һәрбер ашлыклар.''</br>
 
''Бездә тиңсез сәхрәләр.'' </br>
''Сәхрәләр — оҗмах алар;'' </br>
''Анда гөлләр тирбенеп,'' </br>
''Ямләнергә чакыралар.''</br>
 
''Анда кошлар сайраша,'' </br>
''Күлдә камыш шаулаша.'' </br>
''Камыш буе аруша,'' </br>
''Тамаша, әй тамаша.''</br>
 
''Бездә калын урманнар,''</br>
''Бездә данлы [[Урал]] бар;'' </br>
''Урал асты алтындыр,'' </br>
''Өстә — шәфкать балкыйдыр.''</br>
 
''Сизен башкорт бәхетеңне,'' </br>
''Төшен, башкорт, атыңны;'' </br>
''Күрер өчен тәхетеңне,'' </br>
''Истикбалың алтынлы.''
</br>
(1919)
</blockquote>
 
== Хәтер ==