Маҗарстан Совет Республикасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «{{Тарихи дәүләт |исеме = Маҗарстан Совет Республикасы |үзисеме = {{lang-hu…»
 
к викиләштерү
 
Юл номеры - 56:
[[File:A Tanácsköztársaság kikiáltása - 1919. március 21, Kossuth tér.jpg|thumb|Маҗарстан Совет Республикасын игълан итү. [[1919 ел]]ның [[21 март]]ы]]
[[File:Bela.Kun.Revolution.1919.jpg|thumb|right|200px|Бела Кун, инкыйлабчылар башлыгы]]
[[Маҗарстан]]дагы социаль, икътисади һәм сәяси кризис шартларында, [[1919 ел]]ның [[20 март]]ында [[Маҗарстан|илнең]] беренче президенты граф [[Михай Каройи]] (''[[:en:Mihály Károlyi|en]]'') (''[[1875 ел|1875]]-[[1955 ел|1955]]'') Маҗарстан социал-демократлар фиркасенә ил хакимиятен үз кулына алырга тәкъдим итә. [[21 март]]та маҗар социал-демократлары тәкъдимне кабул итәләр, маҗар коммунистлары белән берләшеп, Маҗарстан социалистик фиркасен һәм социал-демократ [[Шандор Гарбаи]] (''[[:hu:Garbai Sándor|hu]]'') (''[[1879 ел|1879]]-[[1947 ел|1947]]'') җитәкчелегендәге Инкыйлаби хөкүмәт шурасын төзиләр. Тышкы эшләр министры вазифасына коммунист [[Бела Кун]] (''[[:hu:Kun Béla (népbiztos)|hu]]'') (''[[1886 ел|1886]]-[[1938 ел|1938]]''), эчке эшләр, сәүдә, соңрак тимер юллар халык комиссары вазифасына [[Йенө Ландлер]] (''[[1875 ел|1875]]-[[1928 ел|1928]]'') билгеләнә. Инкыйлаби хөкүмәт шурасы төп бурычы итеп [[эшче сыйныф|пролетариат]] диктаторлыгы урнаштыруны игълан итә. Эре сәнәгать предприятиеләре, шахталар, банклар, [[тимер юл]]лар дәүләт милкенә күчә, эре һәм урта зурлыктагы җир биләмәләре дәүләт милке дип игълан ителә һәм оешып килүче авыл кооперативларына тапшырыла. Җитештерү өстеннән контроль урнаштырыла, 8 сәгатьлек эш сәгате кертелә. Инкыйлабка каршы көчләр белән көрәшү өчен маҗар [[Кызыл гаскәр]]е һәм [[инкыйлаб]]и трибуналлар булдырыла. [[Июнь|Июнь аенда]] Бөтенмаҗар шуралар корылтае Маҗарстан Совет Республикасының конституциясен кабул итә. Инкыйлаби хөкүмәт шурасы эшчәнлегенә халык баштарак теләктәшлек күрсәтә. Ләкин артык җир кишәрлекләрен тартып алу һәм барлык хуҗалык эшчәнлеген үзәкләштерү сәясәте хакимият белән керәстияннар арасында каршылык китереп чыгара. Ил эчендә инкыйлабка каршы көчләрнең активлашуы, илне икътисади камауга алу, соңрак [[Чехословакия]] белән [[Румыния]]нең турыдан-туры хәрби интервенциясе башлану Маҗарстан Совет Республикасының җиңелүенә китерә. [[Румыния]] гаскәренең [[Будапешт]]ка һөҗүм итүе шартларында, уң социал-демократлар басымы астында, Инкыйлаби хөкүмәт шурасы [[1 август]]та хакимияттән баш тарта.
 
== Чыганаклар ==