Майлар: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:Trimyristin-3D-vdW.png|260px|right|thumb|Триглицеридның шарсыман моделе. Кызыл төс белән - [[әче тудыргыч]], кара белән - углерод[[күмер тудыргыч]], ак төс белән [[су тудыргыч]] күрсәтелгән.]]
[[Файл:Tripalmitoylglycerol.png|260px|right|thumb|Триглицеридлар. Яшел төс белән [[глицерин]] «умырткасы», ак фонда [[кара төс]] белән — май кислотасы молекулының бер өлеше (биредә — [[Пальмитин кислотасы]]ның [[радикал (химия)|радикалы]]).]]
 
Юл номеры - 79:
|}
 
Таблицадан күренгәнчә, туендырылган, 16, аеруча 18 углерод[[күмер тудыргыч]] атомына ия май кислоталарының күләме күбрәк булган саен, майның эрү температурасы шуның кадәр югарырак.
 
==Үсемлек майлары==
Майларның сыек, каты, табигый һәм башка төрләре була. Үсемлектән алына торган майлар, алар чиксез май кислоталарыннан төзелә. [[Көнбагыш]], [[соя]], [[мәккәй]], [[җитен]], [[рапс]] үсемлекләреннән алына торган майларның 50-80% ын чиксез май кислоталары тәшкил итә, алар организмның алыштыргысыз биологик актив матдәләре. Үсемлек майлары составындагы туенмаган яки чиксез кислоталар түбән эретелү температурасына ия. Туенмаган май кислоталары “туенмау” дәрәҗәсе буенча аерылалар. Кайбер чиксез кислоталарда углерод[[күмер тудыргыч]] атомнары арасында [[су тудыргыч]] белән туенмаган бер икеле бәйләнеш була, политуенмаган кислоталарда андый бәйләнешләр саны 2-6 була ала. Иң таралган чиксез май кислотасы - олеин кислотасы, ул [[зәйтүн мае]]нда 68%, маргаринда 47 % , ә терлек майларында 10-20% чамасы була ала. Линоль, линолен һәм арахидон кислоталары—политуенмаган яки алардагы икеле бәйләнешләр саны 6 кадәр була ала.
 
Майлар [[күзәнәк]] мембранасы һәм тукымалары составына керәләр, организмның нормаль үсеше, матдәләр алмашы, [[кан тамырлары]]ның эластиклыгын тәэмин итәләр. Туклануда политуенмаган май кислоталалары бөтенләй булмаганда, үсүнең тукталуы, тиредәге некротик авырулар, капиллярлар үткәрми башлавы күзәтелгән. Политуенмаган май кислоталары кеше организмында синтезланмыйлар, аминокислоталар һәм витаминнар кебек үк алыштыргысыз булып исәпләнәләр. Әлеге май кислоталары кергән үсемлек майларын көн саен куллану кирәк. Аның көнлек нормасы балаларга - 10 грамм, өлкән яшьтәгеләргә - 30 грамм. Организмда линоль кислотасы В6 витамины катнашында арахидон кислотасына әверелә, ул кабат - простагландиннарга - күзәнәкнең әһәмиятле гормонына әверелә. Организмга линоль кислотасы тәүлегенә 10 грамм кирәк. Хайван майларындагы холестеринга бай булган продуктларның артыгын чыгарырга булышыр өчен бу көнлек ихтыяҗ. Фосфолипидлар - липидларның состав өлеше, күзәнәк тышчасы составына кереп, тышчаның үткәрүчәнлеге өчен, күзәнәк арасында һәм күзәнәк эчендә матдәләр алмашы өчен җавап бирәләр.Аның көнлек нормасы 5 грамм. Рафинирланмаган майда, сырда, кош итендә ул иң күбе. Алар вакыт узу белән төпкә утыралар һәм үсемлек мае савытында яхшы күренәләр. Үсемлек майларын рафинирлаганда, алардагы фосфолипидлар кими.
Юл номеры - 91:
 
==Терлек майлары==
Хайваннардан алына торган майлар чикле май кислоталарыннан төзелә. [[Дуңгыз]], [[каз]], [[тавык]], [[үрдәк]], [[балык]], [[сарык]], [[кәҗә]] һәм [[сыер]]дан алына торган майларның чиксез май кислоталары бик аз, биологик актив матдәләре 50% азрак. Хайван һәм үсемлек майлары составына керүче иң киң таралганы югары төзелешле карбон кислоталары – пальмитин кислотасы һәм стеарин кислотасы. Алар суда эреми торган ак төстәге каты матдәләр, алар булганга күрә терлек майлары югары температурада эри. Аларның молекулаларындагы углеводород радикаллары сигма бәйләнешләр белән тоташкан 15-17 углерод[[күмер тудыргыч]]-С атомыннан торган тармакланмаган чылбырдан гыйбарәт. Пальмитин һәм стеарин кислоталары – алар туенган май кислоталары, организм тарафыннан энергетик материал буларак кына файдаланыла. Туклануда туенган, чикле май кислоталарының күп булуы еш кына майлар алмашы бозылуга, канда холестерин күләме артуга китерә.
 
== Искәрмәләр ==