Органик химия: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:Ch4-structure.png|300px|мини|уңда| CH<sub>4</sub> - метан, углеродның бәйләнешләре бер мисалы]]
 
'''Органик химия''' – [[углерод]] кушылмаларын, аларның төзелешен, химик әверелешләрен өйрәнә торган химия бүлеге. Органик матдәләрнең составына, башка элементлар белән беррәттән, һәрвакыт углерод керә. Иң күп кушылмаларны углерод органогеннар белән ясый ([[Водород|H]], [[Азот|N]], [[Кислородәче тудыргыч|O]], [[Күкерт|S]], [[Фосфор|P]]).
 
Органик матдәләр составына, углерод белән беррәттән, еш кына водород, кислород[[әче тудыргыч]] һәм азот керә; ә инде күкерт, фосфор, галогеннар һәм башка элементлар чагыштырмача сирәк очрый. Билгеле булган органик кушылмалар саны берничә миллион исәпләнә, органик булмаган матдәләрнең саны исә шактый ким. Химик элементлар арасында тик углерод кына шулкадәр күп кушылмалар бирә.
 
Органик матдәләр барлык [[үсемлекләр|үсемлек]] һәм [[хайваннар|хайван]] [[организм]]ында, димәк, без туклана торган азык (икмәк, ит, яшелчәләр һ. б.) составында да бар, кием тегү өчен материал булып хезмәт итәләр, төрле ягулыклар барлыкка китерәләр. Органик матдәләрне без дару, буягычлар, ашлыкларны корткычлардан саклау чарасы һ. б. сыйфатында файдаланабыз.