Балчык: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎top: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:Clay-ss-2005.jpg|thumb|Балчыклар <!-- [[четвертичный период|четвертичного периода]]--> ([[Эстония]])]]
 
'''Балчык''' — башлыча балчыклы минераллардан торган утырма [[тау токымы]]. Балчыкның мөһим үзенчәлекләре минераль, гранулометрик һәм химик составына бәйле. Балчыкның төп химик компонентлары булып кремний оксиды (30—70%), [[алюминийәлүмин]] (10—40%) һәм [[су]] (5-10%) тора. Минераль составы буенча полиминераль һәм мономинераль (каолинитлы, гидрослюдалы, монтмориллонитлы); чыгышы буенча — физик (ватык) һәм химик (калдык — ашалу катлаулары балчык); утырма туплану шартлары буенча — диңгез һәм континенталь; техник таләпләр характеры буенча — җиңел эрүчән, утка чыдам һәм авыр эрүчән, каолиннар, монтмориллонитлы (адсорбция һәм югары дисперсион) балчыкларга бүленә. Җиңел эрүчән балчык [[кремний]] окисьларының югары микъдары (70% ка кадәр) белән билгеләнә. Катлам булып ята. Төсе саргылт көрәннән куе көрәнгә таба; дисперслы(?); яну температурасы 900-1000°С. [[Кирпеч]], [[керамзит]], [[цемент]] җитештерү өчен чиймал булып тора. Утка чыдам һәм авыр эрүчән балчык алюмин окисларының югары микъдары (30—40%) белән билгеләнә. Төсләре ак, ачык [[соры төс|соры]], ачык көрән яки кара; түбән дисперслылар; яну температурасы 1100-1250°С. Йөзләү кирпече, утка чыдам эшләнмәләр, керамика җитештерүдә кулланыла. Каолин (ак балчык) түбән сыгылмалылыгы белән аерыла. Керамика, кәгазь һ.б. җитештерү өчен чимал булып тора. Монтмориллонитлы балчык югары сыгылмалылык белән билгеләнә. [[Металлургия]]дә кулланыла (тимер мәгъдәне окатышлары җитештерүдә беркетү, бораулау эретмәләре компоненты сыйфатында һ.б.).
 
== Әдәбият ==