Польша: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 194:
Польшада [[ташкүмер]], [[күкерт]], [[табигый газ]], [[көмеш]] казып алына, корыч эретүдә ил Аурупада адынгы урыннардан берсендә тора. Күмер дәүләт ягулык-энергетика балансының нигезен тәшкил итә. Ташкүмер Югары Силезиядә, [[Валбжих]] һәм [[Люблин]] бассейннарында, көрән күмер дә казып чыгарыла. Электр станцияләре, нигездә, күмер кәннәре (шахталары) тирәсендә төзелгән. Җылылык электр станцияләрдә елга уртача 135,3 млрд. кВсәг электр эшләп чыгарыла. [[Бакыр]], кургаш рудалары, азрак микъдарда нефть тә чыгарыла.
 
Дәүләт ихтыяҗлары өчен зарур нефтьнең 90% өлешеннән күбәрәге чит илләрдән сатып алына. Нефтьне эшкәртү сәнәгатенең төп үзәкләре — [[Плоцк]] һәм [[Гданьск]]. Читтән китерелгән тимер руда һәм җирле кокс нигезендә эшләүче металлургия заводлари (шул исәптән, [[Краков]]тагы металлургия комбинаты һәм мәшһүр "Катовице" комбинаты) Югары [[Силезия]] агломерациясендә урнашкан. Төсле металлургия сәнәгате тәркибендә бакыр ([[Глогув]], [[Легница]]), кургаш, рух ([[Катовице]], Буковно, Мястечко-Слёнске) һәм алюминийәлүмин ([[Конин]]) заводлары бар. Сәнәгатьнең төп тармаклары булып торучы машиналар төзү һәм металл эшкәртү сәнәгате төрле мәхсулат эшләп чыгара. Көймәләр төзү (Гданьск, [[Гдыня]], [[Щецин]]), очкычлар төзү ([[Варшау]], Мелен, Свидвин), вагун һәм локомотивлар төзү ([[Свидница]], [[Зелёна-Гура|Зелена-Гура]], [[Вроцлав]], [[Познань]], [[Хшанув]]), автомобильләр төзү (Варшау, Стараховице, Елч, [[Люблин]], Ныса), тракторлар төзү (Варшау) үсеш алган. Шахта һәм металлургия заводлары өчен технология әсбап-җиһазлары, кою, химия, азык-төлек, агач эшкәртү, төзелеш материаллары эшханәләре өчен комплект әсбап-җиһазлары, станоклар, көймә йөрткечләре, электр моторлар, һ.б. нәрсәләр эшләп чыгарыла. Химия сәнәгатендә күкерт әчелеге, минирәл ашламалар, сода, хлор, пластмасса, синтетик тола, каучук эшләп чыгаручы эшханәләре бар. Төп үзәкләре — [[Тарнув]], [[Освенцим]], [[Плоцк]], [[Быдгощ]]. Фармацевтика, фотохимия, парфюмерия (Варшау, [[Луҗ]], Краков), резина, цемент, шешә, {{коммент|фәгъфур|фарфор}}-фаянс, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, аяк киеме, тегүчелек сәнәгате бар. Тукымачылык (җеп, җитен, трикотаж), азык-төлек ([[шикәр]], спирт-аракы, ит, май, балык, [[тәмәке]]) сәнәгать тармаклары үсеш алганнар. Урманнарда агач хәзерләнә.
 
=== Авыл хуҗалыгы ===