Хәбил Бикташев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 27:
Әбдеки – [[Самар өлкәсе]]нең [[Шонталы районы]]ндагы иң зур татар авылларының берсе. Кечкенәдән үк баһадир гәүдәле Хәбил [[1957 ел]]да шунда, Хаҗи Бикташев гаиләсендә дөньяга килә. Һәм, әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсеп, ул инде мәктәптә укыганда ук [[Сабантуе|Сабан туйлары]] батыры булып танылырга өлгерә. Хәбил Бикташевның зур спортка тәүге адымнары шул Сабан туйларында бил алышудан башлана да.
 
Хәбилнең көрәшкә һәвәслеген армиядәәрмедә чакта күреп алалар. Самбочы буларак, ул озак еллар [[Самар|Куйбышев]] шәһәренең «Динамо» җәмгыяте данын яклый. Тора-бара халыкара спорт аренасына да чыга. [[1983 ел]]да аның исеме инде бөтен дөньяга танылу ала. Ул [[дзюдо]] көрәшендә авыр үлчәүдә [[Европа]] чемпионы исемен яулый. [[1985 ел]]да [[Сеул]]да ([[Көньяк Корея]]) узган дөнья беренчелегендә өченче урынга чыга. Тренеры - Н.Ф.Петров, ССРБ атказанган тренеры.
[[Файл:Biktashev-1986.jpg|200px|thumb|left| Хәбил Бикташев — Изге ният уеннары чемпионы, Мәскәү-[[1986]]]]
Шунысы кызык, күпмедер вакыт узгач, Хәбил Бикташев бездә шактый экзотик саналган [[Япония|япон]] көрәше – [[сумо]] белән шөгыльләнә башлый. Һәм монда да ул, хәтта японнарның үзләрен дә шаккатырып, гаять зур күрсәткечләргә ирешә.