«Электр корылмасы» битенең юрамалары арасында аерма

1609 байт добавлено ,  12 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
(Yeni bet: '''Эле'ктр корылмасы''' — җисемнең электр кыры чыганагы булу һәм электромагнит тәэсир итешүләрдә к...)
 
'''Эле'ктр корылмасы''' — җисемнең [[электр кыры]] чыганагы булу һәм [[электромагнит тәэсир итешү]]ләрдә катнашу мөмкинлеге бирүче үзлеге. Корылма микъдар характеристикасы булып тора. [[СИ]]да корылманың үлчәү берәмлеге - [[кулон]]. Корылма беренче тапкыр [[1785.|1785]] елда [[Кулон законы]]нда кертелә. Бер кулонлы корылма бик зур: әгәр [[вакуум]]да ике корылма (q1=q2=1Кл) 1 м ераклыкта урнашса, алар үзара 9×10<sup>9</sup> H көч белән тәэсир итешерләр иде.
Электр корылмасы йөртүчеләре булып электр корылган [[элементар кисәкчекләр]] - [[электрон]] (бер тискәре [[элементар электр корылмасы]]), [[протон]] (бер уңай элементар корылма) һәм башка азрак таралган кисәкчекләр.
 
 
Йомык системаның<ref>Электрик яктан йомык система — чикләүче тышчасы аша электрик корылган кисәкчекләр үтә алмый торган система.</ref> электр корылмасы вакыт үтү белән саклана һәм квантлаша - [[элементар электр корылмасы]]на кабатлы үзгәрә. Корылманың саклану законы - физиканың төп законнарыннан берсе.
 
'''Электр корылмасы зурлыгы''' (яки, электр корылмасы) – уңай һәм тискәре мәгънәгә ия булырга мөмкин, корылма йөртүчеләрнең һәм корылган кисәкчекләрнең микъдари характеристикасы.
 
Электр корылмасының билгеле йөртүчеләре булып электр корылган [[элементар кисәкчекләр]] - [[электрон]] (бер тискәре [[элементар электр корылмасы]]), [[протон]] (бер уңай элементар корылма) һәм башка азрак таралган кисәкчекләр. Электрон корылмасы −1,602176487(40)×10<sup>−19</sup> Кл. Тулаем алганда, табигаттә уңай һәм тискәре корылмалар саны бер үк. Атом һәм молекулаларның корылмалары нулгә тигез, ә уңай һәм тискәре ионнарның корылмалары каты җисемнәрнең кристаллик рәшәткәләре бүлекләрендә үзара компенсацияләнгән.
 
== Тарих ==
[[1729.|1729]] елда [[Шарль Дюфе]] ике төрле корылма булганлыгын ачыклый. Беренчесе пыяла белән ефәк, икенчесе сумала белән йон ышкылганда барлыкка килә. Шуңа күрә Дюфе бу корылмаларны «пыяла» һәм «сумала» корылмалары дип атый. Уңай һәм тискәре корылмалар атамаларын [[Бенджамин Франклин]] кертә.
 
== Искәрмәләр ==
 
<references />
 
== Шулай ук кара ==
* [[Нокта электр корылмасы]]
* [[Корылма тыгызлыгы]]
 
[[Törkem:Физика]]
[[Törkem:Электродинамика]]
 
[[af:Elektriese lading]]
1253

правки