Электр корылмасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Rinazz (бәхәс | кертем)
Yeni bet: '''Эле'ктр корылмасы''' — җисемнең электр кыры чыганагы булу һәм электромагнит тәэсир итешүләрдә к...
(аермасы юк)

12 сен 2009, 09:15 юрамасы

Эле'ктр корылмасы — җисемнең электр кыры чыганагы булу һәм электромагнит тәэсир итешүләрдә катнашу мөмкинлеге бирүче үзлеге. Корылма микъдар характеристикасы булып тора. СИда корылманың үлчәү берәмлеге - кулон. Корылма беренче тапкыр 1785 елда Кулон законында кертелә. Бер кулонлы корылма бик зур: әгәр вакуумда ике корылма (q1=q2=1Кл) 1 м ераклыкта урнашса, алар үзара 9×109 H көч белән тәэсир итешерләр иде. Электр корылмасы йөртүчеләре булып электр корылган элементар кисәкчекләр - электрон (бер тискәре элементар электр корылмасы), протон (бер уңай элементар корылма) һәм башка азрак таралган кисәкчекләр.

Йомык системаның[1] электр корылмасы вакыт үтү белән саклана һәм квантлаша - элементар электр корылмасына кабатлы үзгәрә. Корылманың саклану законы - физиканың төп законнарыннан берсе.

Искәрмәләр

  1. Электрик яктан йомык система — чикләүче тышчасы аша электрик корылган кисәкчекләр үтә алмый торган система.