Исхак Әхмәров: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
Юл номеры - 29:
[[1901 ел]]ның [[2 апрель|2 ({{comment|15|яңа тәкъвим}}) апрелендә]] [[Ырынбур губернасы]] (''хәзерге'' [[Чиләбе өлкәсе]]) [[Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Троицк]] шәһәрендә тирече [[татар]] гаиләсендә туган. Әлеге дата [[өяз]] үзәге булган [[Троицк (Чиләбе өлкәсе)|Троицк]] шәһәренең 2нче җәмигъ мәчетенең метрикәсендә язып куелган. Атасы үлгәч, әнисе белән бабасында яши, ул да үлгәч, өйрәнчек малай, батрак булып эшли башлый. [[Октябрь инкыйлабы]]ннан соң урта белем ала, [[1921 ел]]да [[Казан]] шәһәр шурасы юллама белән аны [[Мәскәү]]гә, [[И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты|Көнчыгыш халыкларының коммунистик университетында]] бухгалтерлыкка укырга җибәрә. [[1930 ел]]да Беренче дәүләт университетының ([[Мәскәү дәүләт университеты]]) халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлый.
 
[[ТАССР|Татарстан мохтар җөмһүриятенең]] азык-төлек халык комиссариатында эшләгән, [[армия|гаскәрне]] тәэмин итү идарәсе башлыгы, соңрак [[Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы|мәгариф халык комисссариатында]] тәэмин итү идарәсе башлыгы булган. [[1920 ел]]да [[Казан]] шәһәр шурасы депутаты булып сайланган.
 
[[1930 ел]]дан [[ССРБ]] хәвефсезлек органнарында (ОГПУ, [[НКВД]]) эшли. [[1930 ел|1930]]-[[1931 ел]]ларда [[Урта Азия]]дә (''Бохара'') [[басмачылык]]ка каршы көрәштә катнаша. [[1932 ел|1932]]-[[1935 ел]]ларда [[Төркия]]дә [[ССРБ]] генераль консуллыгында сәркатип, соңрак генераль консул вазифасында була. [[1935 ел]]да [[Кытай]]га җибәрелә, анда америка көллиятендә укый, [[Кытай]]дагы [[япон]] эшмәкәрләре белән бәйләнеш урнаштыра. [[Рус теле|Рус]], [[татар теле|татар]] телләреннән башка, [[Инглиз теле|инглиз]], [[француз теле|француз]], [[төрек теле|төрек]] телләрен камил белә<ref>[http://svr.gov.ru/history/ah.htm Ахмеров Исхак Абдулович]. Страница на сайте Службы внешней разведки РФ</ref>.
 
[[1935 ел]]да [[АКШ]]ка җибәрелә (''псевдонимы'' Юнг). Анда [[Колумбия университеты]]на укырга керә, легаль булмаган разведка җитәкчесе Базаровның урынбасары булып тора. 12 ел [[Америка]]да совет резидентурасы җитәкчесе була. Сәяси, фәнни-техник, хәрби мәгълүматларны җыю белән шөгыльләнә. Америка хәрбиләренең [[Манһэттен проекты]] серен ачуда һәм совет [[атом-төш коралы]]н булдыруны тизләтүдә өлеше зур<ref>''Анастасия Позняк''. [http://www.карта74.рф/tourism/articles/ishak_ahmerov_shpion_bez_prikras/ Исхак-Ахмеров- шпион без прикрас]. Чиләбе өлкәсенең туристлар порталы, 13.05.2015</ref>.
 
[[ССРБ|Совет]] разведкасы тарихында иң яхшы операцияләрнең берсе саналган «White» ''(Уайт, «Ак (Кар)»'') операциясен тормышка ашыручыларның берсе (разведчик Виталий Павлов белән бергә) — [[Икенче бөтендөнья сугышы]] чорында [[Ерак Көнчыгыш]]та «икенче фронт» – [[ССРБ]] белән [[Япония]] арасында сугыш башланмауны тәэмин итүче, япон милитаристларының агрессиясен [[Америка]]га каршы юнәлтүче (''[[Перл-Харбор]]'').
Юл номеры - 69:
== Сылтамалар ==
* [http://nailtimler.com/people_page/people_01a/ahmerov_ishak_abdulovich.html Исхак Әхмәров «Чикләрсез татарлар» порталында]
* [http://www.карта74.рф/tourism/monument/pamyatnik_razvedchiku/ Кто вы, Исхак Ахмеров ?] КАРТА74.РФ
 
== Искәрмәләр ==
Юл номеры - 75:
 
{{DEFAULTSORT:Әхмәров, Исхак}}
 
[[Төркем:ССРБ разведчиклары]]
[[Төркем:Полковниклар (ССРБ)]]