Идел буе калкулыгы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Рельеф: clean up using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Рельеф: clean up
Юл номеры - 26:
[[Идел]]нең уңъяк ярында, төньякта [[Нижгар]] белән [[Казан]], көньякта [[Волгоград]] белән Казан арасында урнашкан. Төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә Иделгә таба (хәзер [[Чабаксар сусаклагычы|Чабаксар]], [[Куйбышев сусаклагычы|Куйбышев]], Сарытау, Волгоград сусаклагычларына таба) текә тау битләре белән өзелә; көнбатышта сөзәкләнеп [[Ока-Дон түбәнлеге]]нә төшә; көньякта тарая һәм Ерген калкулыгына күчә. Көнчыгыш өлешнең иң зур биеклекләре [[Хвалынск]] шәһәре тирәсендә (367 м) һәм Жигули тауларында (370 м). [[Субүләр]] платолар ике ярустан тора, елга үзәннәренең тыгыз челтәре, сызалар һәм ерымнар белән телгәләнгәннәр. Югарыгы биегрәк плато (300-360 м), төп елга араларының үзәк өлешләрендә су белән юылудан сакланган. Өслекнең өлешчә җимерелүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән түбәнге плато (180-240 м) киңрәк таралыш тапкан.
 
Калкулык палеоген чоры ахыры - неоген башында, юра, акбур һәм палеогенның диңгез утырмалары ([[балчык]], комлык, акбур, трепель һәм диатомитлар) тупланган Сембер-Сарытау бөгелешен үз эченә алган тектоник күтәрелеш нәтиҗәсендә барлыкка килә. Төньяк өлешендә Пермь токымнары ({{comment|акшар|известьташ}}, доломит, гипс, мергельләр) үсеш алган, төньяк-көнбатыш өлеше дүртенчел чор бозлыгы белән капланган була. [[Алатыр елгасы]] бассейнында һәм Иделнең уңъяк ярында шәһәр тибындагы [[Кама ТамагыЗывыз]] бистәсе тирәсендә Пермь системасының гипс һәм акшарларында карст күренешләре үсеш алган. Идел буеның [[Сембер]] һәм [[Сарытау]] тирәсендәге юра һәм түбән акбур балчыкларында көчле шуышмалар булгалый.
 
Идел буе калкулыгының төньяк өлеше - [[көрән (төс)|көрән]] урман туфраклы, селтесезләнгән һәм көлсуланган кара туфраклы урман-дала зонасына, көньяк өлеше - типик кара туфраклы һәм каштан туфраклы дала зонасына керә. Территориянең күп өлеше сукаланган. Төньякта урыны беләнкиң яфраклы урманнар, палеоген һәм дүртенчел система комнарында - [[нарат]] урманнары сакланган.