Венесуэла: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 48:
XIX гасырның 30 еллары башында Венесуэла бәйсез дәүләт статусына ия булган. XX гасыр башына кадәр Венесуэла үзара граждан сугышлары чиратын кичергән. Венесуэла территориясендә нефть чыганаклары ачу белән һәм аларны үзләштерү башлану белән тиз темплар белән илнең икътисады үсә башлаган. 1920-нче еллар ахырында Венесуэла нефть экспорты буенча дөньяда беренче урыннарның берсендә булган. Нәкъ менә нефть чыгару һәм эшкәртү Венесуэлага ахыр чиктә эчке икътисади халәтен тотрыкландырырга ярдәм иткән. Нефтьтан кала, Гвиана яссы таулылыгы чикләрендә бокситлар, алтын, ярым затлы ташлар чыгарыла. Җанга исәпләнгән керемнәр буенча хәзерге заманда Венесуэла Латин Америкасы илләре арасында беренче урыннарның берсен алып тора.
== Кыскача икътисади тасвирлама ==
Венесуэла икътисадының нигезе - нефть сәнәгате. Нефть чыгаруның төп районнары - Маракайбо күле, Кариб диңгезенең шельфы. Шулай ук [[табигый газ]], тимер рудасы, ташкүмер, алтын, алмазлар чыгаралар. Иң үсеш алганнар - нефть эшкәртү, химик һәм нефтехимик сәнәгать, кара металлургия, автотөзелеш. Эре азык-төлек, текстиль сәнәгате. Авыл хуҗалыгында эре җирбиләүчелек хөкем сөрә. Төп авыл хуҗалыгы культуралары: кукуруз[[мәккәй]], ногыт борчаклылар, кофе, какао, шикәр камышы. Хайванчылыкта - эре мөгезле мал-туар, сарыклар һәм кәҗәләр үрчетү. Тропик агач әзерләү. Балыкчылык. Экспортның 90%-ы - нефть һәм нефть продуктлары.
Акча берәмлеге - боливар.
== Кыскача мәдәният тасвирламасы ==