«Шикәр» битенең юрамалары арасында аерма

9 байт убрано ,  3 ел элек
к
clean up using AWB
к (clean up using AWB)
{{Кулланучы:Derslek/Калып:Nutritional value|name = Чөгендер шикәре|kJ=1619|аксым=0 g|майлар= 0 g|углеводлар = 99.98 g|шикәр=99.91 g|fiber = 0 g|рибофлавин_mg=0.019|кальций_mg=1|iron_mg=0.01|potassium_mg=2|су=0.03 g|source_usda=1|right=1}}
{{nutritionalvalue|name = Камыш шикәре|kJ=1576|аксымнар=0 g|майлар= 0 g|углеводлар= 97.33 g|шикәр=96.21 g|fiber = 0 g|тиамин_mg=0.008|рибофлавин_mg=0.007|niacin_mg=0.082|folate_ug=1|vitB6_mg=0.026|calcium_mg=85|iron_mg=1.91|magnesium_mg=29|phosphorus_mg=22|potassium_mg=133|sodium_mg=39|zinc_mg=0.18|water=1.77 g|source_usda=1|right=1}}
'''Шикәр''' — сахарозаның (молекуляр формуласы C<sub>12</sub>H<sub>22</sub>O<sub>11</sub>) көнкүрештәге исеме. Ул суда бик яхшы эри торган, тәме татлы булган төссез кристаллик матдә. Сахарозаның җылыдан эрү температурасы 160 °С; эретелгән сахароза каткан вакытта үтә күренмәле аморф масса — карамель ясала. Шикәр (сахароза) [[күмерсулар]]га карый.
 
Сахароза күп кенә үсемлекләрдә — [[каен]] һәм [[өрәңге]] суында, [[кишер]]дә, [[кавын]]да бар. [[Шикәр чөгендере]]ндә һәм [[шикәр камышы]]нда ул бигрәк тә күп. Сахароза шушы үсемлекләрдән алына. Чөгендер һәм камыш шикәре – мөһим азык-төлек, шикәр комы һәм рафинад кисәкчекләре сыйфатында кулланыла.
 
Ашарга яраклы барлык шикәрләр дә өч "кирпечтән" – [[глюкоза]], [[фруктоза]] һәм [[галактоза]]дан тора. Сахароза аш кайнату трактында глюкозага һәм фруктозага таркала, алар кан әйләнешендә катнашалар.
 
==Шикәр җитештерү==
Бер яктан глюкоза ми эшчәнлеген яхшыртса да, икенче яктан кешенең аңа наркотик бәйлелеге арта, һәм сәламәтлеккә зыян килә башлый.
 
Ак шикәрдә сахароза микъдары 99,75 процентка җитә. Ә менә сары һәм коңгырт-сары шикәрдә бу матдә – 89-96 процент кына. Калган 4-11 процентын "пычрак" – су һәм патока тәшкил итә. Патока исә [[минераллар]], [[витаминнар]], [[органик кислоталар]]дан һәм фәнгә әлегә мәгълүм булмаган биологик актив матдәләрдән тора.
 
Танылган фармаколог [[Израиль Брехман]] [[1980-еллар|1980 еллар]]да ак шикәр урынына сарысын (коңгырт-сарысы СССРда гомумән дә булмаган әле) кулланырга тәкъдим иткән. Ул шушы "пычрак" шикәрне бик җитди өйрәнеп, сары шикәрнең агына караганда файдалырак икәнлеген: матдәләр алмашына һәм тешләргә зыян ясамавын, организмның эш¬кә сәләтен һәм башка мөмкинлекләрен яхшыртуын раслаган.
 
Сары шикәрнең күзләрне камаштырып торучы агына караганда өстенрәк булуы бәхәссез, ди белгечләр. Шулай да сәламәт кешеләр өчен аның көнлек нормасы, ак шикәрнеке кебек, 60 граммнан артмаска тиеш (моңа әле тагын ризыкларга кушылган "яшерен" шикәрне дә кертергә кирәк). Шикәр авыруыннан интегүчеләргә исә сары шикәр¬не дә бик сирәк кенә куллану рөхсәт ителә.
 
== Глюкоза ==
 
== [[Фруктоза]] ==
Киң таралган табигый шикәр алмаштыргыч. Ул татлы [[җиләк-җимеш]]ләрдә, [[яшелчәләр]]дә һәм [[бал]]да була. Фруктоза кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләш­терә, балаларда диатез барлыкка килүдән саклый. Гади шикәрдән аермалы буларак, фруктоза гликемия индексы түбән булган [[уг­леводлар]]га карый, шуңа күрә аны ризыкка кушып ашаганда, канга кинәт инсулин бүленеп чыгу күзәтелми. Аның шушы үзен­чәлеге шикәр чиреннән интегү­челәр өчен дә мөһим. Шулай ук фруктоза каннан бик тиз юкка чыга. Аны тәүлегенә 35-45 грамм күләмендә кулланырга ярый. Фруктоза диабетиклар өчен шикәр комы рәвешенә китерелеп, кибет киштәләренә дә куела. Фруктозаны үзләштерү өчен инсулин, глюкоза белән чагыштырганда, өч тапкырга кимрәк кирәк. Тик монысын да күп кулланырга ярамый. Чөнки ул, кандагы май микъдарын арттырып, [[кан тамырлары]] тараюга китерергә мөмкин.
 
== [[Лактоза]] ==
 
==Шикәр алмаштыргычлар==
Русиядә кеше елга уртача 37 кг «ак үлем» ашый. Шикәрне кирәгеннән артык кулланучыларга [[кариес]], [[симерү]], [[шикәр диабеты]], [[гипертония]], [[атеросклероз]] һ.б. яный. Менә шул «шатлыкларны» булдырмас өчен, кеше тәүлегенә 60—90 г гына шикәр ашарга тиеш. Ә өлкәннәргә тагын да азрак күләмдә. Тәмлетамакларга исә шикәр аналогларына күчәргә киңәш ителә. Шикәр аналоглары ике төргә: татлыландыргыч һәм шикәр алмаштыргычларга бүленә. Аларның татлылыгы һәм калориялелеге төрлечә була. Татлыландыргачлар — күп атомлы спиртлар, ягъни чиста химик матдәләр. Иң татлы татлыландыргычлар булып сахарин (E954), аспартам (E951), цикламат (E952) санала. Цикламат шикәргә караганда — 30, [[аспартам]] — 200, [[сахарин]] 500 тапкыр татлырак. Алар [[чәй]], [[каһвә]] эчәргә яратучылар өчен яхшы, ә камырга салсаң, бәлешләрдән әче тәм килә. Бу төр татлыландыргычларның [[калория]]се аз. Шулай да аларның файдасы һәм зыяны турында галимнәр арасында бүгенге көнгә кадәр бәхәс бара.
 
Шикәр алмаштыргычлар — [[сорбит]] (E420) һәм [[ксилит]] (E967) — табигый чималдан җитештерелә. Мәсәлән, ксилит [[үзагач]]тан, [[кукурузмәккәй]] чәкәненнән ясала. Сорбит алма, өрек, миләш кебек җи­мешләрдән алына. Сорбит татлылыгы ягыннан шикәрдән калыша, ә ксилит шикәр белән бер дәрәҗәдә. Алар белән чәй эчәргә дә, камырга салырга да була. Шикәр алмаштыргычлар диабет белән авыручылар өчен алыштыргысыз ризык санала. Ә менә симез кешеләргә аларны кулланырга киңәш ителми. Сорбит белән ксилитны кирәгеннән артык куллану зарарлы. Алар эчне йомшартырга һәм [[үт]]не артык кудырырга мөмкин.<ref>[http://www.tatknigafund.ru/books/1239/read#page44 Хаков В.Х., Латыйпова Ә.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек бит44]</ref>
 
Ксилитның тәүлеклек норманы 40-50 граммнан арттырмаска киңәш ителә. Сорбитны тәүлегенә 30 грамм кулланырга ярый. Ул үт кудыру үзлегенә ия. Сорбит организмга кирәкле булган В1, В6 витаминнарын һәм биотин мат­дәсен “янга калдырырга” булыша, эчәклек микрофлорасын яхшырта, әлеге витаминнарны синтезлый. Әмма сорбит шикәргә караганда калориялерәк, димәк, ябыгырга теләүчеләргә ул ярамый. Күп кулланган очракта эч күперү, косасы килү кебек күре­нешләрне китереп чыгара.<ref>[http://www.vatantat.ru/index.php?a2pg=353 Балсыз тормыш күңелсез]</ref>
1 234 896

правок