Зур Нөркәй: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
IanraBot (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 123:
 
''Халыкның культура агарту учреждениеләре''.
1923 нче елларда уку йортлары, халык клублары эшли башлый. Уку йортының мөдире булып Баһаутдинов Мәхмүт эшләгән. Ул комсомол ячәйкәсы секретаре булып та торган. Уку йортларында авылның комсомол активлары кычкырып китап укуларны оештырганнар. Хаҗи ага Галиев күп китаплар укыган һәм аның эчтәлеген яшьләргә сөйләгән. Ул үзе шаян табигатьле булып, байлардан эчке сарказм белән көлдерә торган әкиятләр сөйли торган булган. Аннары ул башта «Ялкынлы яшьлек», аннары «Трактор» исеме белән чыккан [[стена]] газетасының редакторы да булган. Озак еллар райком секретаре булып торган, партиянең Татарстан өлкә комитеты постында да эшләгән.
 
Мансур Хәсәнов дингә каршы лекцияләр укыган, спектакльләрдә картлар ролен бик оста башкарган. 1939 нчы елда авылда беренче халык клублары оешкан. Бу халык клубы «Нардом» дип аталган. Аның мөдире Яхин Гайсә булган. Радио, кино, телевидениеләрне күрмәгән, ишетмәгән яшьләр көз һәм кышның озын төннәрен аулак өйләрдә, мунчаларда, сафсата сатып утыра торган булганнар. Комсомол яшьләр бу артталыкка каршы көрәшкә күтәрелә. Волисполком урнашкан урамның икенче очында элек бай йорты булган калай түбәле зданиене клуб итәләр. Клубны утыргыч өстәлләр, плакатлар, рәсемнәр белән җиһазлыйлар. Клуб ачылуга багышлап «Яшь йөрәк» исемле [[стена]] газетасы да чыгарыла. Иң элек, авылның актив яшьләреннән, укытучы һәм кайбер вулыс актив хезмәткәрләреннән драма түгәрәге оештырыла. Драма түгәрәгенең актив членнарыннан Сәүбанов Гатуф, Харисов Зәки, Галиев М., Валиева Асия, Салиха апалар һ.б. санарга була. Сәхнәгә «Башмагым», «Казанга сәяхәт», «Үрмәкүч оясында» һәм башка күп пьесалар куела. Комсомолларның җитди рәвештә культура агарту эше белән шөгыльләнүләре, спектакль, концерт, уку йортында оештырылган беседалар, кычкырып китап укулар авыл яшьләренең активлыгын күтәрә һәм алар аулак өйләрдә йөрүдән туктыйлар.
1952 нче елда агачтан клуб салына. Ә 1968 нче елда таштан яңа клуб салына. 1956 нчы елда агачтан библиотека салына.