Габделбари Баттал-Таймас: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к төркем өстәү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 23:
|Сайт =
}}
'''Габделбари Габдулла улы Сәетбаттал''' яки '''Габделбари Баттал''' ([[1880 ел|1880]]—[[1969 ел|1969]]) — күренекле татар әдибе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, татар эмиграциясенең күренекле вәкиле.
 
Ул [[Русия империясе]]нең Самара губернасының Бозаулык өязе Яңа Алтан ([[Яңавыл (Ырынбур өлкәсе)|Яңавыл]]) авылында таза хәлле зыялы гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары соң [[Ырынбур]]дагы Кәрвансарай мәхәлләсе һәм [[Ырынбур Каргалысы]] мәдрәсәләрендә укый, соңрак [[Троицк]]идагы «Рәсүлия» мәдрәсәсендә белем ала. [[Рус-япон сугышы]] башланыр алдыннан [[Мисыр]]га китә, [[1904 ел|1904]]-[[1906 ел|1906]] елларда [[Каһирә]]дәге [[Әл-Әзһәр университеты|«Әл-Әзһәр» университетында]] укый. Шул вакытта ул гарәп газеталарында яза башлый.
 
[[1908 ел]]да Габделбари [[Мисыр]]дан кайта, [[«Вакыт» газетасы]], [[«Шура» журналы]] һәм башка матбугат чараларында яза. Әдәбият, милли-иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләре белән ул киң таныла. [[1910 ел|1910]]-[[1913 ел|1913]] елларда Троицкидагы мәдрәсәдә [[гарәп теле]] һәм тарих укыта, аннары, [[Казан]]га килеп, [[«Йолдыз» газетасы]]нда эшли.
 
[[1920 ел]]ның августында Габделбари Баттал чит илгә чыгып китә. [[1925 ел]]га кадәр [[ФинляндияФинләндия]]дә, аннары [[Төркия]]дә яши. Чит илдә дә әдәби иҗат эшен туктатмый, газета-журналларда яза, тарихи, публицистик, биобиблиографик хезмәтләрен бастыра. Әдип [[1969 ел]]да [[Истанбул]]да якты дөньядан китә.
 
== Шулай ук карагыз ==
Юл номеры - 40:
{{Rq|image}}
 
{{DEFAULTSORT:Баттал, Габделбари}}
[[Төркем:Татар язучылары]]
[[Төркем:Татар тарихчылары]]
[[Төркем:Чит илләрдә яшәүче татарлар]]
[[Төркем:Әл-Әзһар университетын тәмамлаучылар]]
{{DEFAULTSORT:Баттал, Габделбари}}