Закир Кадыйри: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
→‎Тормыш юлы: викиләштерү
IanraBot (бәхәс | кертем)
к using AWB
Юл номеры - 30:
[[1917 ел]]да Бөтенрусия мөселман төрки-татар корылтайларын оештыруда актив катнаша. Милләт мәҗлесенә, мәгариф нәзарәтенә әгъза итеп сайлана. Уфада [[«Тормыш» гәзите]]нең мөхәррире була. Закир Кадыйри — киң карашлы галим. Аның “Ислам мәдәнияте тарихы”, “Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәяте”, “Гарәп сарфы” һәм “Гарәп нәхүе” кебек хезмәтләре әле дә әһәмиятен югалтмаган. Мәгърифәтче галим хатын-кызны җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы итеп күрергә тели. Ул “Кызлар дөньясы” һәм “Хатын-кыз мәсьәләсе” дигән китаплар яза. Күренекле инглиз философы һәм социологы [[Герберт Спенсер]]ның тәрбиягә багышланаган хезмәтләрен инглиз теленнән татарчага тәрҗемә итә. Шәех Мөхәммәд Әйяд Тәнтавиның “Куәт һәм рух”, “Гыйльме калям дәресләре”, “Низам вә Ислам”, “Тормыш һәм дин” хезмәтләрен гарәпчәдән тәрҗемә итүче дә Закир Кадыйри була.
 
Революциядән соң Закир Кадыйри туган илен ташлап китәргә мәҗбүр була. [[Кытай]], [[Төркия]] һәм [[ФинляндияФинләндия]]дә, янә Төркиядә яши. Мөһаҗирлектә ул педагогик һәм гыйльми эшләр белән шөгыльләнә.
 
[[1954 ел]]ның 22 октябрендә Төркиядә вафат була, Әнкара шәһәрендә җирләнгән.