Зәй районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
IanraBot (бәхәс | кертем)
к →‎Икътисад: clean up using AWB
Юл номеры - 123:
Зәй эксперименталь модульле металл конструкцияләр заводы - шәһәрнең иң яшь предприятиеләренең берсе. Заводның төп эшләп чыгарган продукциясе - [[җиләк-җимеш]] саклагычлар, автомашиналар өчен җылытылган корылмалар, печән саклагычлар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре өчен модульле конструкцияләр һәм [[суыткыч]] камералар.
 
Зәй леспромхозы 30 елларда оешты, ул республикада алдынгы урман хуҗалыкларының берсе. Районның 26 процентын урманнар били. Бүгенге леспромхоз - югары механикалаштырылган һәм заманча техника белән җиһазландырылган предприятие. Хезмәт коллективы җитештергән продукция [[Венгрия]]гә, [[ФинляндияФинләндия]]гә һәм [[Швеция]]гә чыгарыла.
 
Районның 117,6 мең һектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуның 95 мең һектары - сөрү җире. Районда 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 195 фермер һәм крестьян хуҗалыклары бар. Хуҗалыклар икмәк, сөт, йон җитештерә, шикәр [[чөгендер]]е үстерә. Күп кенә хөкүмәт бүләкләре алган якташлар арасында 1984 елда СССР дәүләт премиясенә лаек булган Аксар авылы механизаторы Ф.Н.Миңнебаев, Социалистик Хезмәт каһарманы М.Н.Хөснетдинова, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, звено җитәкчесе М.Х.Гыйльфанов бар