Нәүрүз: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
IanraBot (бәхәс | кертем)
к clean up using AWB
Юл номеры - 10:
|significance= Яңа ел башы
}}
'''Нәүрүз''' ({{lang-fa|نوروز}} — ''яңа көн''<ref>'''Нәү''' — яңа, яшь; '''руз''' — көн, көндез. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 464, 482.</ref>, tat.lat. [http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Нәүрүз Näwrüz]) — [[шәмси тәкъвим]] буенча [[Яңа ел]]ның башы ''([[Хәмәл|Фарвардин]] аеның беренче көне)'', [[Урта Азия]]дә, [[Иран]]да, [[Әфганстан]]да һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау [[бәйрәм]]е<ref>Нәүруз — иранлыларның иске календаре буенча ел башы көне, яңа ел бәйрәме (төн белән көннең язгы тигезлек көне 21 март көненә туры килә). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. – Б. 461.</ref>.
 
[[Кояш тәкъвиме]] буенча яшәгән борынгы иранлы һәм [[төрки халыклар]]ының ышануларына бәйле чара, язгы [[көн-төн тигезлеге]] чорына (19, 20, 21 йә 22 мартка) туры килә.
Юл номеры - 17:
 
==Тарих==
Яңа чор башлану бәйрәменең [[Хәмәл|Фарвардин]] аеның беренче көнендә рәсми котланылуның [[Ахәменид дәүләте]] чорында ''(б.э.к. VI-IV гасырлар)'' абашланганы [[Шаһнамә]] поэмасыннан билгеле, тик Нәүрүз сүзе язма чыганакларда яңа эраның II гасырыннан башлап кына очрый.<ref>[http://www.irna.com/occasion/norouz/eng/hist.htm Novrouz in the Course of History]</ref> [[Ислам]]ның таралуына карамастан, халык үз [[мәдәни мирас]]ына хөрмәт йөзеннән бәйрәм итүне дәвам итә.
 
Бу бәйрәмнең [[анимизм]] элементлары барлыгы мәгълүм. Нәүрүз көнендә борынгы иран халыклары үзләренең борынгы бабалар рухларына табынганнар иде. Соңрак бу гадәт [[Борынгы Иран]]ның рәсми дине булган [[зәрдөштлек]] тарафыннан үз ителә. Зөрдештләрнең төп җиде бәйрәмнәренең берсе {{Цитата|совпадал с концом зимы и преддверием весны и переходил в праздник поминания душ предков (Новруз). Он приходился на ночь накануне весеннего равноденствия<ref>(Дорошенко. Е. А. «Зороастрийцы в Иране». М., «Наука», 1982., стр. 69]</ref>.}}
Юл номеры - 27:
== Татарларда Нәүрүз ==
Нәүрүз бәйрәмен [[татарлар]] да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
{{цитата|Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы Алпамша билгеләнгән. Алпамша булган кеше: «Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!» – дип кычкырып җибәргән. Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткән, дуслашу билгесе итеп, бүләкләр бирешкәннәр. Ә яшьләр кызыклы такмаклар әйтешкән. Нәүрүз бәйрәмен шулай ук «Карга туе» дип йөрткәннәр һәм бу көнне «карга боткасы» пешергәннәр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын каргалар килү белән бәйләгән, җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карга изге кош булып саналган. Иген чәчәр алдыннан бабаларыбыз, бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргән. Иртәннән балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, [[йомырка]], май, җимешләр җыйганнар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр. Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрә. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, бер-берләренә теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар.
 
Бүгенге көндә Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Нәүрүзбикә», «Нәүрүз гүзәле» бәйгеләрен үткәрү таралды. Ул бәйгеләрдә татар кызлары бөтен яклап үзләренең осталыгын күрсәтә. Анда алар татар халык җырларын башкаруда, милли бию осталыгында, татар халык ашларын әзерләүдә ярыша. Егетләр арасында канат тартышу, уктан ату һәм башка ярышлар үткәрелә. Татар халкында гадәттә Нәүрүзне өч көннән алып 13 көнгә хәтле билгеләп үткәннәр. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, әйләнү булган, кешеләр бер-берсенә бәхет, муллык теләгән.<ref>[http://beznen.ru/basma/2015-11/hush-kilesen-yana-el/ Н. Нәбиуллин. Хуш киләсең, Яңа ел!], [[«Безнең гәҗит»]], 2015-11.</ref>|автор=[[Наил Нәбиуллин]]}}
Юл номеры - 58:
 
{{Татар бәйрәмнәре}}
 
[[Төркем:Төрки бәйрәмнәр]]
[[Төркем:Иран бәйрәмнәре]]